Ни өчен соңгы елларда бакчаларда кырмыска һәм гөблә күбәйде? Сәбәбе гади. Элек яшелчә утыртканчы, аны җыеп алгач, бакчада тавык-чеби йөри иде. Алар чүпли иде.
Ә кырмыскадан котылырга кирәк. Ни өчен дисезме? Күп кешедән ишеткәнем бар: алмагач утырткан идек, бер-ике ел үсте дә корыды, дип зарланалар. Бакчада кырмыскалар бармы, дип кызыксынам. Күп инде ул, диләр. Кырмыскасы булгач, бете дә була инде. Чөнки эшче кырмыскалар бер урыннан икенче урынга күчкәндә, авыз куышлыгында бетләр дә алып киләләр һәм аларны яшь яфракларга утырталар. Шулай бер-берсе турында кайгырталар. Бет исә озын борынын яфракка батыра да, аның согын суыра. Аннары тәненә шикәр тамчылары бүлеп чыгара. Аны икенче төрле “баллы чык” дип тә йөртәләр. Ә кырмыска шушы татлы чык белән туклана. Гөбләләр бик тиз үрчи, сезонга дистәләгән колония чыгарып өлгерә.
Тагын бер кызык факт: кырмыска бетләрне камкадан, талпаннан саклый. Әгәр һөҗүм булса, алар бетләрнең борынын үсемлектән алырга булыша һәм куркынычсыз урынга күчерәләр икән. Үз вакытында кырмыска белән беттән котылмасак, алар нык үрчиячәк. Димәк, күпме агач-куактан колак кагачакбыз.
Ничек көрәшергә соң? Химик юл яки халык алымнары белән. Бет бик күп икән, химиясез мөмкин түгел. “Актара”, “Искра”, “Фуфанон”, “Командор” препаратлары белән бетерергә була.
Ә халык алымы буенча канлы үлән (чистотел), әче әрем, сарымсак төнәтмәсе кулланырга кирәк. Кырмыска оясы үсемлекләрдән ерак урнашкан булса, аңа кайнар су кою да яхшы. Әмма кырмыска анасы җир астында ике метр тирәнлектә урнашырга, ә оясы җир өстендә берничә урында булырга мөмкин. Бу очракта ничек тә ананы юк итәргә кирәк, югыйсә яңадан-яңа колонна җибәреп торачак. Болай булганда, химия кулланырга туры килә.
Хәзер алдавыч рәвешендә төрле гельләр дә чыгарыла башлады. Аларда агу азрак күләмдә. Гельне катыргага сылап, оя янына куярга кирәк. Кырмыскалар акрынлап кими. Агулы азыкны анага да илтеп җиткерәләр. Бу очракта алар колонияләре белән үләләр.
Фәридә ЗӘЙНУЛЛИНА, һәвәскәр бакчачы, Буа.