Беркөнне редакциягә Мамадыштан бер абый шалтыратты.
— Картлар йортына урнашасым килә. Алмыйлар. Балаларыгыз бар, карасыннар, диләр. Тик аларның үз тормышы бит. Ялгыз яшим. Берүземә күңелсез. Чирләп китсәм дә, авызга су салучы юк. Дөнья хәлен белеп булмый, 70 яшьтә бит инде мин. Картлар йортында иптәшләр булыр иде. Анда кемнәрне генә алалар икән соң? — ди бу абый.
Күпләр картлар йортына эләгүдән куркып яши, баксаң, икенче берәүләр шунда яшәргә хыяллана. Картлар йортына урнашу таләпләре хакында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Юлия АБДРЕЕВА белән сөйләштек.
“НИ ДИСӘҢ ДӘ, ҮЗ ӨЕҢДӘ ЯХШЫРАК”
— Юлия Ивановна, картлар йортына нинди кешеләр эләгә?
— Татарстанда барлыгы 26 картлар йорты исәпләнә. Аларда 1873 кеше яши. Күбесе — караучысыз калганнар. Аларның 92 %ы — инвалидлар, мөстәкыйль хәрәкәт итә алмый, 10 %ы урын өстендә ята. Икенче категория — йорт-җирсез калганнар, торак шартлары начар булганнар. Төрмәдә утырып чыккан, 65 яшьтән узган кешеләр дә бирегә эләгә. Алар тораксыз, күбесе авырый. Гомумән, картлар йортына ихтыяҗ зур. Өлкәннәр күп. Яшьләрнең күбесе чит илгә, башка төбәкләргә, Мәскәүгә күченеп китә. Әти-әниләре ялгыз кала.
— Баласы була торып та картлар йортында яшәүче өлкәннәр бардыр?
— Кайберләренең балалары тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. Өлкәннәргә куркыныч янаганда, аларны картлар йортына урнаштыру ышанычлы. Икенчеләренең балалары үзләре инвалид, әти-әнисен карый алмый. Безнең максат — өлкәннәрне картлар йортына җибәрү түгел. “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында “Инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакыт тәрбияләү системасы турында”гы карар гамәлдә. Аның нигезендә, үзен мөстәкыйль карый алмаган өлкән яшьтәге һәм физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләргә бушлай социаль ярдәм күрсәтелә.
— Моның өчен нишләргә кирәк?
— Ярдәмгә мохтаҗ кеше теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шуннан соң белгечләр өйгә килеп, кешенең ярдәмгә ни дәрәҗәдә мохтаҗ икәнен билгели. Нәтиҗә нигезендә, кешегә бушлай ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителә. Бушлай хезмәткә ашату, санитар-гигиена хезмәтләре, кер юу, өй җыештыру, сәламәтлекне тикшереп тору һ.б. кергән. Әлеге программа икътисадый яктан да отышлы, кешегә психологик яктан да җайлырак. Ни дисәң дә, үз өеңдә булу яхшырак бит. Кеше үз-үзен бөтенләй карый алмаса, картлар йортына барырга тәкъдим ителә.
“ӨЛКӘННӘРНЕ ТӘРБИЯГӘ АЛГАН 30 ГАИЛӘ БАР”
— Өлкәннәрне тәрбиягә алу программасы ничек эшли?
— Бүген республикада өлкән кешене тәрбиягә алган 30 лап гаилә бар. Аларның күбесе авыл җирендә яши. Кемдер күршесен, кайсыдыр ерак туганын карый.
— Картлар йортында яшәгән өчен күпме түләргә кирәк?
— Картлар йортында яшәүче пенсиясенең 75 %ын учреждениегә күчерә. Ә шәхси пансионатларда бер ай тору 45-65 мең сумга төшә. Кешенең торагы бар икән, ул мирас буенча күчә. Безгә коммуналь хезмәтләр өчен кем түләп барачагы гына мөһим. Бурыч җыелырлык булмасын.
Казанда дәүләт карамагындагы картлар йортлары юк. Башкалага иң якыны Арча һәм Югары Осланда урнашкан. Арча картлар йорты 2002 елдан эшли. Ул 58 урынга исәпләнгән.
— Дәүләткә караган 50 һәм коммерция нигезендә эшли торган 8 урын бар. Соңгысында бер ай өчен
31 550 сум түләргә кирәк. Эшләүче, якынын карарга мөмкинлеге булмаганнар туганнарын түләүле бүлеккә алып килә. Авыруны өйдә бикләп тотканчы, барлык шартлар тудырылган картлар йортында яшәтүне кайгырту билгесе дип кабул итәбез, — ди Арча картлар йортының директоры Рәйсә Хөснетдинова.
“БЕР ГАИЛӘ БУЛЫП ЯШИБЕЗ”
Картлар йорты тупсасында күпме язмышлар ята. Мондагы 58 кешенең 40 ы — ирләр. Һәркемнең үз тарихы, картлар йортына эләгүнең үз сәбәпләре. Күбесенә 65-70 яшь. Иң яшенә — 40, иң өлкәне Елизавета Васильевнага 98 яшь тулган. Арада 25 ел мәктәп директоры булып эшләгән Татарстанның атказанган укытучысы, мәдәният хезмәткәре дә бар. Ирле-хатынлы бер гаилә дә яши. Арчаның үз кешесе юк та диярлек. Яшел Үзән, Казан, Чистайдан, Украинадан да килгәннәр хәтта. Кемдер балаларының комсызлыгы, мәрхәмәтсезлеге аркасында картлар йортына эләккән. Төрмәдә утырып чыгучылар да бар. Кем өчендер картлар йорты — соңгы тукталыш. Төрле булсалар да, бик тату үзләре. Бердәм булып яшиләр. Бер бүлмәдә 2-3 кеше урнашкан. Көн саен 4 тапкыр ашату, кич чәй эчерү каралган. Балык, ит, салат, камыр ризыкларын — барысын да үзләрендә әзерлиләр.
— Бездә өч төрле меню: гомуми, диабетиклар һәм йөрәк авырулы кешеләр өчен. Өлкәннәр төрле мәдәни чараларда катнаша. “Надежда” дигән ансамблебез бар. Алар республика күләмендә лауреат исемнәрен алды, төрле чараларда чыгыш ясыйлар. Сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз. “Сәламәтлек сукмагы” дигән махсус зонада өлкәннәр таш, ком, күркә һәм башка материал җәелгән өслектән йөри. Һәр бүлмәдә телевизор, зур китапханәбез бар. Бер гаилә булып яшибез, — ди Рәйсә ханым.
Күптән түгел Сабан туе уздырганнар. Биредәгеләр борчу-сагышларын онытып, рәхәтләнеп күңел ачкан. Арча картлар йортының үз музее бар. Мондагы экспонатлар өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайта, кайчак бер төймәдән башланган истәлек тулы бер тарихны күзалларга ярдәм итә.
Картлар йортының территориясе дә күз явын алырлык. Нинди генә чәчәкләр үсми. Быел алма уңышы да мул булырга охшаган. Үзләренең мунчалары бар. Өлкәннәрне күрергә туганнары, якыннары килә.
— Безнең картлар йортында 6 кеше урын өстендә ята. Аларны инвалид коляскасына утыртып, саф һавага алып чыгарга тырышабыз. Бездә авыруларның сәламәтлеген тикшереп торалар. Шәфкать туташлары бар. Табибыбыз юк әлегә, ярты ставкага кеше эзлибез, — ди Рәйсә ханым. Иң авыры — өлкәннәрне соңгы юлга озату. Моны, гадәттә, өлкәннәрнең туганнары эшли. Тик әгәр кешенең бер якыны да юк икән, әлеге җаваплылыкны картлар йорты үз өстенә ала. Барлык дини йолаларны үтәргә тырышалар. Биредә христианнар, мөселманнар да яши.
Картлар йортларына чират. Турыдан-туры килеп, урнашып булмый. Түләүле бүлеккә дип килсәң генә. Картлар йортына урнашу өчен, теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, документлар тапшырырга кирәк. Аннары кешене картлар йортында яшәргә мохтаҗ дип тапсалар, исәпкә куялар, чиратка бастыралар. Буш урын булган картлар йорты тәкъдим итәләр.
Картлар йортында никадәр уңайлы, матур булмасын, соңгы көннәренә кадәр әти-әниләребезгә терәк булып, аларның ризалыгын алып калырга язсын иде.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.