Суда яхтада, катерда йөзү күренешләрен элегрәк кинолардан гына карый идек. Хәзер исә җәй көне рәхәтләнеп суда сәяхәт итәргә, катамараннарда, көймәләрдә йөрергә була. Алай гына түгел, кешеләр шәхси суднолар сатып ала.
“ГАИЛӘ БЕЛӘН СУДА СӘЯХӘТ ИТӘРГӘ ХЫЯЛЛАНДЫМ”
Илсур Гыймадиев (җырчы Лилия Муллагалиеваның ире) моннан ун ел элек катер сатып алган.
— Идел буе ярында торабыз. Гаилә белән елгада ял итәргә хыяллана идем. Үз катерың белән сәяхәт итү шундый рәхәт: утрауларга туктыйсың, шашлык кыздырасың, елга уртасында су коенырга була. Иң мөһиме — куркынычсызлык кагыйдәләрен генә онытмаска кирәк, — ди Илсур абый. Кече суднолар белән идарә итәргә мөмкинлек биргән таныклык алу өчен махсус укыган.
— Автомәктәптән катлаулырак. Минем катер 9 метрлы, 3 тонналы, 13 кеше сыешлы. Тәҗрибәң, белемең булмаса, парковкага куюы да авыр. Таныклыкны алу белән суга чыкканда аеруча сак булырга, ашыкмаска, тизлекне арттырмаска кирәк. Барысы да тәҗрибә белән килә, — ди ул.
Суда төрле хәлләр була. Берсендә көчле җил чыгып, чак кайтып җиткәннәр.
— Һава торышы кисәк үзгәрде. Көчле җил катерны чайкый, дулкыннар бәрелә. Балалар да безнең белән иде. Башта, туктап торыргамы әллә, дип тә уйладым. Шулай да кайтып җиттек. Шөкер, барыбыз да исән-сау, — дип искә ала Илсур абый. “Үз көймәң, үз катерың булу шактый кыйммәткә төшә”, — ди әңгәмәдәшем. Кече суднолар арзан тормый. Ягулык та күп китә.
— Бер тапкыр суда сәяхәт итү өчен 5 мең сумлык бензин китә, — ди Илсур абый. Судноларны тоту да шактый чыгымлы. Көз көне көймәләрне яхшылап чистартып, киптереп, консервация үткәрергә кирәк икән. Язга кабат навигациягә әзерлисе. Бу хезмәтләр түләүле. 3 тонналы транспортны күтәртү өчен махсус техника ялларга кирәк. Кыш көне катер махсус япма астында тора. Моның өчен аерым урын таләп ителә. Кыскасы, мәшәкате шактый. Техник тикшерү узмыйча да булмый, коткару жилетлары да булырга тиеш.
— Җомга-якшәмбе көннәрендә су инспекторлары еш туктата. Алар күбрәк судно йөртүченең спиртлы эчемлек куллану-кулланмавын тикшерәләр, коткару жилетларын барлыйлар, балаларга бәйле саклык чаралары үтәлүен тикшерәләр. Алар бортта олылардан башка йөрергә тиеш түгел. Гомумән, су шаярганны яратмый. Катамарандамы син, зур суднодамы — игътибарлы булырга кирәк. Һава торышын белү мөһим. Елгада ялгыш бер адым аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, — ди Илсур абый.
ТАНЫКЛЫК БУЛМАСА — ШТРАФ
Татарстанда Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясендә (ГИМС) 41 085 кече су транспорты исәптә тора. Күпертелгән резин, ишкәкле кечкенә көймәләрне, катамараннарны йөртер өчен таныклык кирәкми. Ә менә егәрлеге 10 ат көченнән күбрәк һәм авырлыгы 200 кг нан арткан судноларны ГИМСта теркәү шарт. Алар белән идарә итәр өчен махсус таныклык та таләп ителә. Республикада кече судноларны йөртергә өйрәтә торган мәктәпләр әллә ни күп булмаса да, сайлау мөмкинлеге бар. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Чистайда да укырга мөмкин. Татарстанда кече суднолар белән идарә итү таныклыгын алыр өчен ай ярым тирәсе укырга кирәк. Практиканы кертеп, уку 7500 сумга төшә.
— Былтыр безнең мәктәпне 300 кеше тәмамлады. Төрле яшьтәгеләр бар. 20 %ы — хатын-кызлар. Соңгы арада көймә сатып алучылар да арта, таныклык алырга теләүчеләр күбәйде. Таныклыксыз идарә иткән өчен штраф укуга киткән суммадан ике тапкыр күбрәк, — ди Казандагы “Профобразование” кече суднолар мәктәбе хезмәткәре.
Укыганнан соң, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясендә имтихан тапшырырга кирәк. Теорияне компьютерда бирәсең, су транспорты белән идарә итүеңне дә тикшерәләр. Таныклык 20 метр озынлыкка кадәрле, бортта 12 кешедән артмаган судно йөртү хокукы бирә. Гидроцикл йөртер өчен аерым укырга кирәк.
ИҢ МӨҺИМЕ — КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК
Машина йөртүчеләрне юл иминлеге инспекторлары тикшерсә, сулыклардагы тәртипне Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре күзәтә. “Иң мөһиме — суда куркынычсызлык таләпләре үтәлергә тиеш”, — ди алар.
Көймә белән идарә итү кагыйдәләре хакында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Регина ГАЯЗОВА белән сөйләштек.
— Регина Әдиповна, суда күбрәк нинди тәртип бозулар күзәтелә?
— Былтыр навигация чорында Татарстан сулыкларында 1216 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Аларның 501 е куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү белән бәйле: күбесендә коткару жилетлары булмаган, 13 е эчкән килеш идарә иткән. Техник тикшерү узмыйча, көймәсен теркәмичә суга чыгучылар да бар.
— Көймә, катер сатып алган кеше аны кайда теркәргә тиеш?
— Кече судноны теркәр өчен, аны сатып алганнан соң 30 көн эчендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теләсә нинди шәхси мәгълүмат үзгәрсә, әйтик, фамилия, теркәлү урыны алышынса, көймә өстәмә җиһазландырылса һ.б., бу хакта ике атна эчендә ГИМСка хәбәр итү мөһим. Судноны Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә теркәргә мөмкин. Теркәлмәгән көймә белән суга чыгу административ хокук бозу булып санала. Тиешенчә теркәлмәгән йә бөтенләй документлаштырылмаган көймә белән идарә иткән өчен, 20 мең сумга кадәр штраф яный. Бу очракта дәүләт инспекторы көймәне тоткарлый, йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкин. Судноны стоянкага урнаштыралар. Бу хезмәт түләүле, әлеге чыгымның судно хуҗасына шактый кыйммәткә төшүе бар.
— Суда нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш?
— Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 487 нче номерлы приказы нигезендә (2020 елның
6 июленнән гамәлдә), кече суднолар белән хәрәкәт иткәндә аерым кагыйдәләр булдырылган. 11 нче пункты нигезендә, суга чыкканда һәр кешедә дә куркынычсызлык жилеты булырга тиеш. 7 яшькә кадәр балаларга олылардан башка суднода йөрергә ярамый. Коткару жилетлары үлчәме буенча туры килергә, яхшы эләгергә тиеш. Әгәр суднода коткару жилетлары тиешле күләмдә түгел икән, Административ хокук бозулар кодексының 11.8 маддәсе 3 нче бүлеге нигезендә, 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Һава шартлары үзгәргәндә, давыллы көнне суга чыгудан тыелып торырга кирәк. Пассажирларны көймәдән төшергәндә, утыртканда саклык чаралары үтәлергә тиеш. Суга чыкканда, судноның төзеклеген тикшерү мөһим. Ярдан билгеле бер аралыкка гына ерак китәргә рөхсәт ителә. Дулкынның биеклеген контрольдә тоталар. Һава торышын гел күзәтеп торырга кирәк. Шәхси көймә белән суга чыккан кеше туганнары белән элемтәдә торса яхшы. Рөхсәт ителмәгән тыюлыкларга йөзеп керү тыела. Тыелган җирдә туктарга ярамый. Гидроциклларда комлык, коену урыннарына 50 метрдан да якынрак килү рөхсәт ителми.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Кече судноларга бәяләр төренә, егәрлегенә, зурлыгына карап төрле. Әйтик, 2024 елгы 115 ат көчле, 5 кеше сыешлы катерны 4,6 млн. сумга алырга була. 2024 елгы 30 ат көчле, 4 кеше сыешлы моторлы көймә 284 мең сум тора. Кулланылган судноларны арзанракка табарга була.
Гидроцикллар уртача 1 500 000 сум. Катамаран 100 мең сумнан башлана. Резин көймәләр 20 мең сум тирәсе.
Фото: © zinkevych/123rf.com