Әлки районында Иске Камка исемле зур булмаган авыл бар. Яшел, киң урамнарын күреп ис китте: ник бер чүп булсын! Һәм чишмәләре әсир итте: алар барысы да каралган, матур итеп эшләнгән. Шулай ук коелар да “өйле” монда. Алай гына да түгел, ял итү өчен өстәл-урындыклар ясалган. Халык суга чишмәгә йөри икән.
“БЕР ГЕНӘ ТАЛӘП — ҖЫЕШТЫРЫП КАЛДЫРУ”
Бу — иганәче ярдәме белән башкарылган изге эш икән. Аерым алганда, Иске Камкада туып-үскән, берара биредә совхоз бригадиры булып эшләгән Ришат Хатыйпов хезмәте. Дөрес, иганәче бу хакта сөйләргә бик яратмый, чөнки савап булсын, Аллаһ ризалыгы өчен дип эшләгән.
— Без бит чишмә суы эчеп үскән балалар, — диде Ришат абый. — Ләкин өйләргә су килгәч, кое, чишмәләргә игътибар кимеде. Бер кайтуымда Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров белән аларны карап чыктык. Авыл читендәге чишмәләр бигрәк мескен хәлдә иде. Менә шуннан бер фикергә килдек: су чыганакларыбызны болай яткырырга ярамый.
Санаулы вакыт эчендә Иске Камканың алты чишмә, коесы күзгә күренеп матурлана. Бүген бирегә килгән кеше су гына алмый, рәхәтләнеп ял да итә. Ә авыл башында урнашкан “Ришат” чишмәсе янында туган көннәр, сыйныфташлар очрашуы да үткәрәләр. Хәтта күрше авыллардан да киләләр икән.
— Ял итүчеләргә бер генә таләп — үзләреннән соң җыештырып калдыру. Чүп өчен зур савыт куйдык, — диде Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров. — Матурлыкны булдыру гына түгел, сакларга да кирәк, анысы инде үзебездән тора. Безнең авыл чишмәләргә бай. Аларның суы йомшак. Шуның өчен өйләргә су килгән булса да, элекке гадәт буенча халык чишмәгә йөри.
Чишмәнең “Ришат” дип аталуының сәбәбе бик гади: Ришат Сәхәбетдин улы, агач-куак арасында калган, кереп булмаслык хәлгә килгән чишмәнең тирә-юнен тотып алып, ял итү урыны ясаган. Чыганакны башта чистартып, аннан соң бетон боҗралар төшергәннәр. Саркып кына яткан чишмә киңәеп киткән. Аңа кыш көне дә юл өзелми: юлны трактор белән чистартып торалар. Шәһәрдән кайтучылар да моннан су ала.
— Бу чишмә күңелгә аеруча якын, чөнки шуның суын эчеп үстем. Печән өсте вакытында шифалы суы көч өсти иде, — диде бүген Чаллыда яшәүче Ришат абый. — Туган авылыма хөрмәтем бик зур. Әти-әни мәрхүм булса да, еш кайтып йөрибез. Тамырлар биредә бит. Авылдашлар белән дә мөнәсәбәт бик җылы. Кеше кайда гына яшәсә дә, туган туфрак иң кадерлесе, иң газизе була икән…
“ҖӘМӘГАТЕМ КАРЫЙ ИДЕ”
Әйткәнемчә, биредә һәр чишмәнең “өе” бар. Янына матур итеп язу да эленгән: “Мәктәп чишмәсе”, “Катык чишмәсе”, “Әниләр чишмәсе”, “Әмир чишмәсе”… Соңгысы Низамовлар йорты каршында урнашкан. Җиде ел элек бакыйлыкка күчкән Әмир Низамов аны карап, матурлап торган. Хәзер аның җәмәгате Румия апа көн саен монда чыга, балалары чишмәнең тирә-юнен чистартып тора.
— Иске Камкада гомер буе фельдшер булып эшләдем, — диде Румия апа. — Мин килен булып төшкәндә, чишмә бурадан иде. Авыл уртасында булганга, бөтен кеше суга монда йөрде. Авылның беренче чишмәсе бу. Хәзер дә якын-тирәләр килә. Суы бик тәмле, юшкын да утырмый. Безнең Иске Камка авылының Кирмән урамын ел саен язгы сулар баса. (Сүз уңаеннан, камкалыларны быел да су баскан, ун көнләп көймәдә йөргәннәр. — Р.Р.) Көймәгә утырып, Кирмән урамы халкы безнең чишмәгә чыга иде.
1980 елларда Әмир абый чишмәнең агач бурасын бетон боҗрага алмаштыра. Агач чери, аны яңартып торасы бар, ә бетон озакка чыдый. Кырык елдан артык вакыт узгач, “Әмир чишмәсе” янәдән матурланган. Узган ел Ришат абый аңа яшел калайдан “өй” ясаткан, бетон боҗраны яңаны куйдырган. Чишмәнең чыганагын да чистартканнар.
— Монда чыгып дога кылам, — диде Румия апа. — Чишмәнең шулай ямьләнүенә мәрхүм җәмәгатем дә сөенеп ятадыр. Ришат Сәхәбетдин улына Аллаһның рәхмәтләре яусын. Чишмәләребезне танып булмаслык: якын-тирә авылларның берсендә дә мондый хәл юк. Бик изге эш башкарды…
Иске Камка чишмәләренең һәркайсының ае бар. Бу да иганәченең теләге икән. Алар барысы да бер стильдә.
Үз эшен булдырган, хәлле кешеләр һәр авылда диярлек бар. Тик кызганыч, Ришат абый кебекләр сирәк. Сүз монда кесә калынлыгы турында түгел, ә эчке дөньяның ярлы яки бай булуы хакында шул.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.