Казан янындагы Щербаково бистәсендә урнашкан, ак кирпечтән салынган ике катлы йорт күзгә әллә ни ташланып тормый. Баксаң, биредә яшерен рәвештә шәхси пансионат эшләгән. Шикаять килгәч, хокук сакчылары әлеге йортны тикшергәннәр. Ачучы булмагач, ишекне кисеп керергә мәҗбүр булганнар. Андагы хәлләргә ышанырлык та түгел, законсыз рәвештә эшләгән әлеге картлар йортында 22 өлкән яшьтәге әби-бабай булган, кайберләре урын өстеннән дә тора алмый. Тикшерү вакытында берничә көн үлеп яткан мәет табылган.
“ҺАВА СУЛАРГА УРАМГА ДА ЧЫКМЫЙЛАР ИДЕ”
Дәүләт картлар йортларында чират, җитмәсә, бөтен кешене дә алмыйлар. Моның өчен аерым таләпләр үтәлергә тиеш. Шуңа да кайберәүләр авыру туганын, әти-әнисен карар өчен сиделкаларга йә шәхси пансионатларга мөрәҗәгать итә. Республикада мондый оешмалар берничә. Ышанычлысын, сыйфатлысын сайлап алуы гына катлаулы.
Щербаководагы әлеге пансионат бөтенләй законсыз эшләгән. Тикшерүчеләр фаразлавынча, документларда бу адрес буенча урнашкан йорт клининг компаниясе дип рәсмиләштерелгән булган. Интернет чыганакларына караганда, хуҗасы Ленар Якупов йортны 40 яшьлек Чулпан Мифтаховага (аның икенче исеме Ләйсән) арендага биргән. Ә ул биредә пансионат оештырган булган. Чулпан тумышы белән Ульяновскидан, хәзер Апас районында яши, дүрт бала анасы.
— Әлеге коттедж урынында элек агач йорт иде. Ул янды. Аның урынына 2000 елларда ак кирпечтән ике катлы таш йорт салдылар. Баштарак йортны тәүлекләп арендага бирәләр иде. Анда еш кына яшьләр тавышланды, күңел ачтылар. Аннан соң йорт наркодиспансер булып хезмәт итте. Наркоманнар качып чыкмасын өчен, тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр дә куйганнар иде. Соңрак картлар йортына әйләнгән, күрәсең, — ди бистәдә яшәүчеләр.
— Янәшәдә генә урман, тик пансионатта яшәүчеләр һава суларга урамга да чыкмый иде. Төрмәдә кебек яшәделәр, — ди Щербаководан Мөнирә апа.
Бистә халкы биредә яшәүче әби-бабайларның ишегалдында талашкан тавышларын ишеткәннәр-ишетүен. “Йорт янына “Ашыгыч ярдәм” машинасы, кайчак текә чит ил машиналары килеп туктый иде”, — дип сөйлиләр.
100 МИЛЛИОН СУМЛЫК МӨЛКӘТ УРЛАНГАН
Йортта наркоманнар яшәгәндә, бистә халкы еш зарланган, шуннан арендага бирүчеләр бу мәсьәләне хәл иткәннәр. Ә менә өлкәннәргә шикаять белдерүче булмаган. Шуңа Якуповларның да йорттагы хәлләргә әллә ни исләре китмәгән.
— Өлкәннәрнең анда начар шартларда яшәгәннәрен белмәдек, моны без түгел, шунда яшәүчеләрнең туганнары кайгыртырга тиеш булгандыр, алар пансионатка килгән, вәзгыятьне белгән бит, — диләр.
Щербаководагы бу пансионат, бәлки, алга таба да шулай яшерен генә эшләвен дәвам иткән булыр иде. Тик менә бу шәхси картлар йортында вафат булган Алевтина Канашеваның туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. 1947 елгы Алевтина ханым — Казанның Мәскәү районындагы күпләргә таныш “Түбәтәй” бинасы хуҗаларының берсе. Мәскәү базары янында урнашкан төсле мозаикадан ясалган түгәрәк бинаны халык телендә шулай атыйлар иде. Эшмәкәр хатынның моннан тыш та милке — шәһәр үзәгендә фатиры, Идел буенда 4 катлы йорты булган. Соңгы елларда сәламәтлеге какшагач, туганнары аны карарга сиделка яллаганнар. Билгеле бер вакыттан соң кинәт туганнары аның белән элемтәне югалткан. Сиделка йә хәле начар, йә ул чыгып киткән иде, дип мең төрле сәбәп табып, Алевтина ханымны туганнары белән телефоннан сөйләштерми торган булган. Быел февральдә Алевтина Канашеваның вафат булганы ачыкланган. Тик ул үз өендә үлмәгән. Баксаң, соңгы айларын шушы Щербаководагы пансионатта уздырган булган икән. Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча беренче бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Айрат Гыйниятуллин әйтүенчә, Алевтина Канашеваның 100 миллион сумлык мөлкәте ышаныч кәгазе буенча башка кеше исеменә күчерелгән.
— Оешкан төркем составында эш иткән билгесез затлар Алевтина Канашеваның ышанычын яулап, шуннан файдаланып, ышаныч кәгазен (доверенность) имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Шуннан соң аның 100 миллион сумнан артык мөлкәтен: торак йортын, фатирын, торак булмаган биналарын кулга төшергәннәр, — дигән “Татар-информ”га Айрат Гыйниятуллин.
“КАРТЛАР ЯРДӘМЕНДӘ АКЧА ЭШЛӘМӘДЕМ”
Бу эштә шикләнелүче Чулпан Мифтахованы ай ярымга тикшерү изоляторына озатканнар. Тик пансионат хуҗасы моның белән килешми:
— Минем бу эшкә катнашым юк. Әйе, ул хатын безнең пансионатта үлде. Ләкин безгә китергәндә, ул урын өстендә иде.
Пансионатта табылган икенче мәет турында:
— Ул әбине моннан ун көн элек китерделәр. Кызы Роза елап шалтыратты, зонд аша авыруны ашата белмим, зинһар, алып китегез, диде. Үләренә бер көн кала әбигә ашыгыч ярдәм хезмәтен дә чакырттык. Ул әбине хастаханәдән үлем хәлендә чыгарган булганнар, — дип сөйләгән судта Чулпан Мифтахова.
Пансионатның төп вазыйфасы туганнары карый алмаган йә битараф кешеләрнең якыннарына ярдәм итү иде, дип аңлатырга тырыша Чулпан. Хәтта туганнары баш тарткан бер әбине үзенә җирләргә туры килгәнен дә сөйләгән.
— Мин бу өлкәдә инде 5 ел эшлим. Рекламаны ике ай гына бирдек. Күпләр “сарафан радиосы” аша бер-берсеннән ишетеп киләләр иде. Барысы да шулай начар булса, килмәсләр иде. Әйе, пансионатта янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән. Анда мин гаепле. Ләкин картлар ярдәмендә акча эшләү нияте беркайчан булмады. Киресенчә, туганнары битараф булган авыр хәлдәге кешеләрне урамда һәлак булудан сакларга тырыша идек, — дигән Чулпан Мифтахова судта. — Минем фатирым, шәһәр читендәге йортларым да юк. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен түләнгән акчалар (пансионатта яшәүнең ае 45 мең сум булган) тиененә кадәр үзләренә китеп бара иде. Үз гомеремдә кешегә начарлык эшләгәнем юк. Биш ел эчендә безгә карата бер шикаять язганнары да булмады. Мин бу эшкә бар күңелемне бирдем.
Пансионаттагы начар шартлар аркасында дүрт ел эчендә 20 дән артык кеше вафат булырга мөмкин дип фаразлана. Бу эштә шикләнелүче уннан артык кешедән сорау алынган. Тоткарланучылар да бар. Йортта табылган медицина препаратлары тикшерүгә җибәрелгән, прокуратура пансионатны ябарга дигән карар чыгарган.
Пансионатка кагылышлы яңалыкларны күзәтеп барырбыз.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.