Элек районга фотограф килү зур бер вакыйга булган. Гаиләләр матур киемнәрен киеп, бизәнеп-ясанып фотога төшәргә чират торган. Чәчең таралмаганмы, баш киемең онытылып калганмы, зыян юк — фоторәссамнар үзләре ничек кирәк, шулай ясап бетерә торган булган. Күрәсең, шуңа да элекке фотоларның күбесе ясалма кебек тоела. Ничек кенә булмасын, аларда тарих чагыла. Хәзер фотографлар җитәрлек. Алар — туй, мәҗлесләрдә алыштыргысыз кешеләр. Шуларның берсе — Чаллыда яшәүче фотограф Илсур Мансурович. Ни хикмәт, ул үзенең фамилиясен халыктан яшерә. “Сер булып калсын. Фамилиямнән оялмыйм. Рус эстрадасында популяр җырчы да шундый фамилияне йөртә. Әмма мәрхүм әтиемнең исемен саклап калырга телим, шуңа да Илсур Мансурович исемен танытасым килде”, — ди ул. Тумышы белән Сарманнан. Бу эш белән 15 елга якын шөгыльләнә. Башкаларны да фото төшерү серләренә өйрәтә. Дөньяга объектив аша карау үзенчәлекләре хакында аның үзе белән сөйләштек.
— Илсур Мансурович, белгечлегегез буенча сез кем, ничек бу өлкәне сайларга булдыгыз?
— Белгечлегем буенча мин — укытучы. Рәссам һөнәрен дә үзләштердем. Тора-бара карандашны фотоаппаратка алыштырдым.
— Фото уңышлы килеп чыксын өчен, нәрсәләрне истә тоту мөһим?
— Монда бик күп факторлар роль уйный. Кеше фотога битлексез төшә. Дөрес, җитешмәгән урыннарны фотошопта камилләштерергә була анысы. Әмма ихласлылыкны, күз карашын, елмаю, кәефне берничек үзгәртеп булмый. Шуңа да кешенең үзеннән күп нәрсә тора. Аннары дөрес локация сайлау, утны тиешенчә көйләү мөһим. Шулай ук фотоаппаратның сыйфатлы булуы да кирәк. Әлбәттә, фотографның тәҗрибәле булуы зарур. Бу клиент белән уртак тел табуда, аппарат белән эш итүдә, кешедәге матурлыкны күрә белүдә чагыла.
— Хәзер һәр кеше фотографка әйләнеп бетте бугай. Олысы-кечесенең кулында телефон. Селфи да ясыйлар. Айфон булса, фотоаппарат кирәк тә түгел, дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
— Бу начар түгел, димәк, кеше матурлыкны күрә, әйләнә-тирәгә игътибар итәргә вакыт таба. Телефонга төшерү фотоларны социаль челтәрләргә куяр өчен бик уңайлы. Төшердең, урнаштырдың. Тик айфонның соңгы моделе булса да, профессиональ фотоаппарат белән телефон аерыла, әлбәттә. Юкка гына сыйфатлы фотоаппарат 500 мең сум тормый. Фотоаппарат белән телефон камерасының матрицалары төрле. Телефонда төшерелгән фотоны зурайтып, ретушь ясап булмый. Шуңа да аны кәгазьгә бастырсаң, сыйфат югала. Тәҗрибәле, профессиональ фотографлар уйлап, композиция белән төшерә. Дөрес төшермәгән фото белән бик матур күренешне дә юкка чыгарырга, иң ямьсезен дә күркәм итеп күрсәтергә була.
— Хәзер фотоларны кәгазьгә бик бастырмыйлар. Сурәтләрне электрон вариантта саклау ышанычлымы?
— Фотога төшүнең үз культурасы булырга тиеш дип саныйм. Элек бит фотосессияләргә әзерләнгәннәр. Утлар куелган, фотоларны композиция белән төшергәннәр, сурәтләрне кәгазьгә бастырганнар. Бер-береңә бүләк итү гадәте булган. Фото артына истәлекләр, теләкләр, төшү датасы язылган. Басма фотолар рухый кыйммәткә ия. Аларда төрле буыннарның яшәеше, тарих чагыла. Архив материалы буларак та хезмәт итәләр. Компьютер ватылса, телефон югалса, фотолар юкка чыгарга мөмкин. Ә кәгазьдәгесе мәңгелек. Дөрес, фотоальбомнар ясату хәзер арзан түгел. Санкцияләр аркасында буяуга бәя артты. Шуңа да альбомнарга заказ бирүчеләр сирәк. Үзем дә клиентларга фотоларны электрон вариантта йә флешкада саклап җибәрәм. Ышанычлырак булсын өчен, фотоларны компьютерда “облачное хранение”дә йә сыйфатлы флешкада сакларга киңәш итәм.
— Фотога төшергәндә нинди кызыклы хәлләргә юлыкканыгыз булды?
— Танылган җырчылар белән эшлим. Никах, туй, бәйрәмнәрне төшерәм. Берсендә туйда эшләгәндә тәнәфес вакытында популяр алып баручының салатын ялгыш ашаганмын. Аны артык калган дип уйлаган идем. Дөресен әйткәндә, фотографның ашарга вакыты да калмый, ул гел аяк өстендә. Бер мизгелне дә күздән ычкындырырга ярамый.
Фотога әле яңа гына төшерә башлаган вакыт. Арзанлы флешка сатып алдым. Заказ буенча туй төшерәм. Кияүне, аның әти-әнисен төшердем, урамга чыктык. Карыйм, фотоаппаратта “ошибка связи с флешкой” дигән язу чыга. Фотолар сакланмаган дигән уй бар тынычлыгымны алды. Ахыр чиктә ул фотолар югалды, кияү егетеннән гафу үтенергә туры килде, бик уңайсыз булды. Ярый хәлемә керделәр. Туй фотоларын зур форматта бастырып, аларга бүләк иттем. Шуннан бирле ышанычлы фирмадан сыйфатлы флешкалар гына алам.
Тагын бер истәлек. Туй бара. План буенча табигатьтә ике сәгать фотосессия оештырырга тиешбез. Паркта кияү белән кәләшне төшерәм. Яшьләр арасында “төсле төтен” дигән эффект популяр. Шуны чыгара торган әйберне кулга тотып барырга кирәк. Кияү кулындагы төтен чыгара торган җайланма шартламасынмы? Кияүнең костюмы яна башлады. Кайчакта кәләшнең туй күлмәгенә чикерткәләр ябыша. Бөҗәкләрдән куркып, елаган кәләшләр дә була. Берсендә ЗАГСта ярты көн уздырдык. Яшь парлар паспортларын онытып калдырган. Өйгә кайтып, документларын алып килгәнче, дүрт пар язылышырга өлгерде.
— Нәрсәләрне фотога төшермәс идегез?
— Закон буенча нәрсә тыелган, аларны фотога төшермим. Стратегик объектлар, шәхси территорияләр һәм башкалар. Кайчакта юрист белән дә киңәшләшәм. Бездә фотога төшәргә локацияләр җитәрлек бит. Шөкер, табигатебез матур. Һәр авылның, шәһәрнең истәлекле, матур урыннары җитәрлек. Күрә белергә генә кирәк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фотога төшкәндә 5 киңәш
1. Башта образыгызны җентекләп уйлагыз. Интернеттан төрле идеяләр табарга була, фотограф белән киңәшегез.
2. Кояш баеганда фотолар матур килеп чыга.
3. Нинди позада басуың да зур роль уйный. Аяклар озынрак, төзрәк тоелсын өчен, аскырак ракурстан төшерергә кирәк. Гәүдә авырлыгын фотографтан ераграк торган аякка төшереп, шул аякка таянырга, алгысын аз гына алга куеп, бармак очына басарга. Аякларны янәшә куймасагыз яхшырак. Кулларны йодрыкка йомарламагыз, җиңелчә генә чәчләргә кагылырга, бер кулны икенчесенә куярга мөмкин.
4. Фотоаппаратка якын торган һәр нәрсә сурәттә зур булып чыга.
5. Кадрга чүп-чар, җимерек бина, чит кешеләр кермәсә яхшырак.