Көзге кыр эшләре әкренләп төгәлләнеп килә. Быелгы сезонда авыл хуҗалыгы тармагы өчен сынаулар аз булмады. Һава торышы үзен төрлечә күрсәтте. Ул хакта узган саннарда язган идек. Әмма уңыш елына карата начар булмады: амбарлар ашлык белән тулды, печән-салам запасы шактый тупланды. “Шикәр чөгендеренең чыгышы яхшы”, — дип уртаклашты кыр батырлары. Урып-җыю төгәлләнгәч, күпчелек авылларда, пай җирен арендалаган өчен, 2024 елга исәп-хисап ясау эшләре башланды. Ничек түләүне оешмалар үзләре хәл итә.
Сезнең пай җире бармы? Аренда өчен исәп-хисап ясалдымы әле? Ниләр бирделәр? Салымын кем түли?
Лениногорск районы Кирлегәч авылыннан бер укучыбыз:
— 1 пай җире — 6 гектар. Шуның өчен 2 ц икмәк бирделәр. 1 ц икмәк бездә якынча 1200 сум тора. Салымын үзебез түлибез. Аннары агрофирма акчалата кайтара.
Фәния ВӘЛИЕВА, Чистай районы Мөслим авылы:
— Ике пай җиребез бар. Берсе чама белән 6,5 гектарны тәшкил итә. Алар шәхси эшмәкәрдә арендада. Ике пай җире өчен 10 тюк печән бирде. Салымын үзебез түлибез.
Гөлзада ШӘРӘФЕТДИНОВА, Балтач районы Яңгул авылы:
— Ике пай җиребез бар, һәркайсы 4 әр гектар. “Яңа тормыш” ҖЧҖдә арендада. Бездә элекке колхоз системасы бетмәде. Шушы ике пай җире өчен җәен үк 11 капчык арпа алдык. Кемнәр тели, салам ала. Анысы — 1 пай җире өчен 8 тюк. Үзең сайлыйсың. Бодай да алырга була. Җир өчен салымны башта үзебез түлибез, аннары акчасын кире бирәләр. Зарланган кеше юк.
Зарифә ХИСМӘТОВА, Аксубай районы Яңа Дума авылы:
— Пай җирен күптән саттык. Былтыр гектары 13 мең сум, дигәннәр иде.
Вилдан ШӘЙХЕТДИНОВ, Кама Тамагы районы Кече Салтык авылы:
— Дүрт пай җиребез бар. Алар “Август-Кама Тамагы” агрофирмасында арендада. Элек пай җире өчен ашлык белән түлиләр иде. Яңа ширкәт үз карамагына алгач, акчалата бирә башладылар. Бу ел өчен исәп-хисап ясамадылар әле. Ел тәмамланганчы, бирерләр дип көтәбез. Салымны үзебез түлибез. Акчасын кайтармыйлар.
Чүпрәле районы Кече Чынлы авылыннан бер укучыбыз:
— Пай җире өчен исәп-хисапны өч атна элек ясадылар. Бирми калганнары юк. Үзебезнең бер пай җире 4 гектардан бераз артык. Шуның өчен 5300 сум акча алдык. Салымын үзебез түлибез. Быел 600 сумга якын булды.
Евдокия ТОЛСТОВА, Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылы:
— Авыл халкы өчен көз — елга йомгак ясау чоры. Көзге кыр эшләре төгәлләнгәндә, пай җирләрен арендалаган хуҗалар да пайчыларга исәп-хисап ясады. Бу яктан бер елда да тоткарлык булганы юк. Үзебезнең дүрт пай җиребез бар. Уңыш җыя башлаганда ук, “Бариев” һәм “Ананьева” крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәр пай җире өчен халыкка 3 әр ц ашлык бирде. Сораучылар булса, салам да бирәләр, кирәк вакытта транспорт белән дә булышалар. Рәхмәт аларга! Җитәкчеләребез пайчыларны түләү ягыннан ким-хур итә, дияргә тел әйләнми. Салымны үзебез түлибез. Аннары ул акчаны безгә кире кайтаралар. Шунысы җитә, артыгын сорамыйбыз.
Сергей КАЛИНИН, Актаныш районы Иске Теләкәй авылы:
— Без, авыл халкы, көзге кыр эшләре төгәлләнүгә: “Быел пай җире өчен ни бирерләр икән?” — дип көтеп торабыз. Былтыр акчалата алдык. 1 пай җиренә — 2000 сум. Быел, Аллага шөкер, арпа белән бодай бирделәр. Үзем арпалата алдым. Чөнки мал-туар асрыйбыз. Бер пай җиренә 3 ц арпа туры килде. Дөрес, бу пай җире үземнеке түгел, туган тиешле кешенеке. Алар шәһәрдә яши. Анда ашлык кирәк түгел. 1 пай җире 4 гектарны тәшкил итә. Салымын үзебез түлибез, 600 сум булды. Әле сөткә бәя артты, бу айда 30 сумнан түләделәр. Аллага шөкер, дибез.
Фирдүс ХАЛИКОВ, Кукмара районы Олыяз авылы:
— Өч пай җиребез бар иде. Ике ел элек аларны “Урал” агрофирмасына саттык. Үз исемебездә булып, арендада торган чакта печәнен, ашлыгын — барысын да вакытында алып бардык. Өч пай җире өчен, мәсәлән, 21 сутый печән биргәннәре булды. Ашлык белән булганда, төрлечә: арпа, бодай икән — 3 әр ц, борчак 1 капчык (50 кг) иде. Хәзер дә халыкка вакытында исәп-хисап ясап баралар, дип беләм.
Раилә КАДЫЙМОВА, Әтнә районы Ары авылы:
— Пай җирем юк.
Роза МӨКЪТӘСИМОВА, Чирмешән районы Иске Кади авылы:
— Пай җирләренә үзебез чәчәбез. Авылда күпләрнеке фермер Салават Камаловта арендада. Былтыр аренда бәясен түли алмаган иде. Быел ике ел өчен дә ашлык белән исәп-хисап ясады. Салымын да ул түли.
Клавдия НАСЫЙБУЛЛИНА, Кукмара районы Сәрдекбаш авылы:
— Пай җирләребез бар. Аларга өстәп, берничә туганыбызның пай җирләрен дә үзебез кулланабыз: чәчәбез, урабыз, сугабыз… Пай җирләре бездә булган кешеләргә 2 ц ашлык, 15 сутый печән бирәбез (бер пай җире өчен). Салымын җир хуҗалары үзләре түли.
Лилия ЙОСЫПОВА.
“АРЕНДА БӘЯСЕ — быел гектарына 1000 сум”
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте:
— Республика буенча пай җирләрен арендалау бәясе 2024 ел өчен гектарына
1000 сумны тәшкил итә. Түләү берничә төрле башкарыла: акчалата, әйберләтә (печән, ашлык, салам, он һ.б.), хезмәт күрсәтү формасында (бакчаларны сөрү, техника биреп тору һ.б.), шикәр чөгендере үстергән районнар шикәр комы белән дә исәп-хисап ясый. Кайбер районнарда аренда суммасы күләменә җир салымы бәясе дә кертелгән. Пай җирләрен арендалаган өчен түләүләр, гадәттә, октябрь ахырыннан башлап, киләсе елның апреленә кадәр башкарыла. Ә акционер җәмгыятьләр өчен исә — гомуми җыелышлар нәтиҗәләре буенча. Аренда шартлары, түләү вакытлары килешү төзегән чакта билгеләнә. Шуңа, соңрак сораулар тумасын һәм аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, аларны игътибар белән уку мөһим. Документ рәсмиләштерелгәч, ике як та үз җаваплылыгына алынган шартларны үтәргә тиеш.
Фото: © scharfsinn/123rf.com