Көрәшче Илфат Миңнегалиев — Азнакай егете. Студент, күптән түгел 20 яшь тулды. Дөнья, Европа чемпионатларында җиңүләр яулаган спортчы ул. Илфат белән 23 ноябрьдә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда күрештек. Нәкъ шул көнне ул Россия кубогына ярышта 60 кг авырлыкта көрәшеп, финалда адашы — Чиләбе өлкәсе өчен чыгыш ясаучы Илфат Ямгурсинны отып, чемпион калды. Ярышларда гел күзәтәм, нинди генә зур җиңүләр яуласа да, үзен һәрчак тыныч тота, хис-тойгыларын тышка бик чыгармый.
“АКЧА ОНЫТЫЛА, Ә ҖИҢҮЛӘР ИСТӘ КАЛА”
— Илфат, Азнакайга еш кайтып йөрисеңме?
— Гаиләдә без өч бала: апа, мин һәм энекәшем бар. 18 яшемдә, XI сыйныфны тәмамлагач, Казанга укырга киттем. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында III курста укыйм. Азнакай башкалага якын булмаса да, айга ике-өч тапкыр кайтам. Үземнең гаилә янында рәхәт, күңелем тынычланып кала, ял итеп киләм. Әти-әниемә бик рәхмәтлемен.
— Көрәшкә ничә яшьтә килдең?
— Җиде яшьтән йөри башладым. Тәүге ярышлар һаман истә. Районда I урын алган идем. Кызганыч, бүләге истә түгел. Көрәшкә килергә әти этәргеч бирде. Ул — беренче тренерым (Айрат Ясир улы Миңнегалиев Азнакайда спорт мәктәбен җитәкли, тренер, көрәш хөкемдары — Л.Й.). Аннан башка бүгенге уңышларым булмас та иде. Әти минем өчен бик тырышты. Кечкенәдән шөгыльләнгәч, көрәшне иң якын спорт төре дип саныйм.
— Ә откан тәкәләрең?
— Тәкәне биш тапкыр гына отканым бар. Чөнки үземнең үлчәү категориясе 60 кг гына булгач, югары үлчәүдәгеләр белән көрәшеп булмый.
— Бүген тренерың кем, Илфат?
— 18 яшькә хәтле әти кул астында шөгыльләнсәм, хәзер көрәшче, тренер, халыкара класслы спорт остасы Динар Кәримуллинга йөрим. Ул минем өчен иң үрнәк көрәшче булып тора. Көрәштә генә түгел, тормышта да гел терәк, иң якын кешеләремнең берсе дисәм, арттырмам. Тренерыма бик рәхмәтлемен.
— Тренировкаларга көн саен йөрисеңме?
— Егетләр белән атнага биш көн иртә-кич шөгыльләнәбез. Тренировкалар яшәү рәвешенә әверелде. Бер тренировканы калдырсам — бу бер адым артка дигән сүз.
— Кайсы район өчен көрәшәсең?
— 18 яшькә хәтле туган ягым Азнакай өчен көрәштем. Олылар сафына күчкәч, Лаеш өчен ярыша башладым. Хәзер дә шунда.
— Казанда булып узган Россия кубогына ярышта I урын яуладың. Җиңүне лаеклы бәялиләрме соң?
— Бу ярышта I урын алучыларга 20 шәр мең сум бирделәр. Минем өчен акча түгел, ә хатирәләр кадерлерәк. Күп еллар узганнан соң акчасы онытыла, ә Россия кубогына ярышта җиңүем истә калачак. Ярышларда акча дип түгел, ә турнирны отам, дип көрәшәм.
“ХӨКЕМДАРЛЫК ИТҮ ҖИҢЕЛ БИРЕЛӘ”
— Илфат, келәмдә син бик тыныч кебек күренәсең. Тормышта нинди?
— Көрәшкәндә үземне тыныч тотам. Көндәшләр һәм хөкемдарлар белән конфликтка кергәнем юк. Чөнки әти мине бәләкәйдән келәмдә үземне тиешле дәрәҗәдә тотарга өйрәтте. Көрәшкәндә без — көндәшләр, бәхәс тә булырга мөмкин. Чөнки икебезнең дә җиңәсе килә. Ә ярышып чыккач, ул мизгелләр онытыла. Тормышта көндәшләрем белән дустанә мөнәсәбәттә.
— Көрәштә үзең өчен кайсы чор авыррак булды?
— Олылар рәтенә күчү бик авыр булды. Яшьләр арасында чемпион булып йөрсәм дә, олылар белән көрәшкәндә кыенрак иде. Ярты елдан җайлаштым.
— Сине келәмдә хөкемдар буларак та күрәбез. Кайчаннан хөкемдарлык итә башладың?
— Беренче тапкыр Азнакайда хөкемдар булганмындыр, истә дә түгел. Әти дә шушы вазыйфада булгач, мине үзе белән ала. Бу эш миңа җиңел бирелә.
— Көрәштән тыш ниләр белән мавыгасың?
— Башка әйбер белән кызыксынмыйм…
— Илфатның күңелен яулаучы кыз бармы?
— 16 яшьтән Риана белән бергә йөрибез. Ул билбау көрәше белән шөгыльләнә. Бер ай элек дөнья чемпионатында III урын алды.
— Яшь көрәшчеләргә нинди киңәш бирер идең?
— Һәрвакыт хыял артыннан барырга кирәк. Бүген куйган тырышлыклар кайчан да булса үзен аклый.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Илфат Миңнегалиевның тренеры Динар Кәримуллин:
— Илфат Казанга килгәч, миндә шөгыльләнә башлады. Тренировкалар Лаеш районы Усад бистәсендә уза. Бик тыныч, тәртипле егет ул. Иң мөһиме — кечкенәдән бирелгән тәрбия. Әтисе Айрат абый күп өлеш керткән. Аның өчен беренче урында — көрәш. Ниндидер проблемалары килеп чыкса да, аларны янга куеп, тренировкага килә. Бер дәресне дә калдырмый. “Чемпион буласым килә”, — дип көрәш белән яши торган егет. Күп көрәшчеләргә Илфатны үрнәк итеп куям. Тренировкаларны кызыграк итү өчен, кайчак ярышып та алабыз: әйтик, кем күбрәк канатта менә яки кем күбрәк тартыла. Җиңелүчедән — кичке аш. Соңгы тапкырында канатта Илфат — 30, мин 25 тапкыр гына мендем. Кичке аш миннән булды инде (көлешәбез).
Илфат әтисе белән