Чаллының 41 нче мәктәбендә Чаллы язучылар берлегенең 40 еллыгы уздырылды. Бәйрәмгә язучылар һәм шагыйрьләр, Чаллы мэры Наил Мәһдиев килгән иде.
Чаллы Язучылар берлегендә бүген 46 кеше теркәлгән.
40 ел эшләвенә карамастан, берлекнең бинасы да, офисы да юк. Моны дистә еллар дәвамында гел бер сәбәп — финанс киеренкелеге белән аңлаталар. Язучыларга бина яки офис тоту зур чыгым таләп итә, имеш. Шуңа күрә алар шәһәрнең үзәк китапханәсендә эшли торган “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсендә очрашып, чараларын шунда уздыра. Чаллыда балалар өчен татар телендә бердәнбер газета — “Көмеш кыңгырау”, шулай ук “Мәйдан” әдәби журналы дөнья күрә.
“40 ел — шактый гомер!”
Разил ВӘЛИЕВ, шагыйрь:
— Үземне Чаллы кешесе дим, чөнки шушы төбәктә туып-үстем. 1981 елда, Татарстан Язучылар берлеге карары белән, Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе итеп билгеләделәр. Дүрт ел эшләдем. Бунтарь рухлы еллар иде. Мин килгәндә берлектә 6 кеше әгъза булса, мин киткәндә 13 кә тулды. Ул елларда йөзләгән китап чыгардык. РСФСР Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итеп, 1982 елда РСФСР язучыларының күчмә утырышын үткәрдек. Анда бөтен Россиядән 70 ләп язучы килгән иде. Аннары зуррак масштабта эшли башладык. СССР язучыларын туплап, Чаллыда корылтай үткәрдек. 40 ел — шактый гомер!
“Чаллы татарны уятты”
Вахит ИМАМОВ, язучы, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире:
— 32 ел гомерем Чаллыда үтте, әле пропискадан төшкәнгә дә ел ярым гына. 1990 елларны искә аласым килә. Шул елларда чаллылылар Россия күләмендә бөтен татар милләтен әйдәп баручы булды. Төп көчне ул бирде һәм төп сүзне әйтүче дә Чаллыда яшәгән татар халкы булды. Күренекле шәхесләребез Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим һ.б. үз сүзен өздереп әйтте. Татар милләтен уята белгән өчен Чаллы язучыларына рәхмәт.
Бу шәһәрдә яшәп, иҗат итеп киткән кеше милли йөзен, рухын бервакытта да югалтмый. Чаллылылар хәзер дә шул рухын саклап яши белсен иде, без әле халыкка кирәк.
“Яр Чаллы түгел, Чаллы!”
Рабит БАТУЛЛА, язучы:
— 1970 елда “КамАЗ”га беренче тапкыр килдем. Шунда “Батыр” дип язылган зур таш куйдык. Аллага шөкер, Батыр дигән татар исемле машина булачак икән, дидем. Берзаман карыйм: Батырдан “КамАЗ” булган! Исеме “Камский автозавод” дигәнне аңлата. Батыр дигән сүздән курыктылармы икәнни? Ни өчен ул “Батыр” түгел, ә “КамАЗ”? Аннары Яр Чаллы дип сөйләшәбез. Татарда андый сүз юк бит. Ак Яр дигән сүз бар, әмма Яр Ак дип сөйләшмибез. Кызыл яр бар, Яр кызыл дип сөйләшмибез. Нигә Яр Чаллы дибез? Әле аның “маңгае”на да Яр Чаллы дип язылган. Ана телебезне бозабыз бит, җәмәгать! Нинди Яр Чаллы ди, Чаллы гына булырга тиеш.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Фотолар http://nabchelny.ru/ сайтыннан алынды.