Текстолог, филология фәннәре кандидаты Зөфәр МӨХӘММӘТШИНның күптән хастаханәгә барганы юк, авырулардан котылу өчен гадәти булмаган дәвалану ысулларын файдалана, кадакка баса, хиҗама ясата башлаган.
— Бөерем борчып торгач, хастаханәгә барган идем. Диспансеризация узыгыз, дип теңкәгә тиделәр. Табибка эләгер өчен алдан язылырга, анализлар бирергә, күпмедер вакыт үткәч, тагын килергә, диләр. Мәшәкате шактый. Җитмәсә, барысы өчен дә акча кирәк. Кыскасы, табибларга күптән кул селтәдем. Баксаң, дәвалануның башка ысуллары да җитәрлек икән бит. Экспериментлардан беркайчан курыкмадым. Шуңа төрлесен сынап карыйм. Тмин эчәм. Хиҗаманың файдасын күрдем. Кадакка басуның нәтиҗәсе дә сизелә, — ди Зөфәр абый.
Металл кадаклардан эшләнгән Кузнецов аппликаторын танышлары аша моннан берничә ел элек 3 мең сумга сатып алган. “Беренче тапкыр баскач, бик авыртты. Бөтен авыруларым кузгалды”, — ди әңгәмәдәшем. Ләкин ул тәҗрибәне туктатмаган. Өч атнадан соң җиңеллек тоя башлаган.
— Шунда баса башлаганнан бирле күз төбендәге “капчыклар” кимеде, — ди. Бу стрессны җиңәргә, баш авыртуы вакытында да ярдәм итә икән.
Зөфәр абый белгечлеге буенча текстолог. Бу җиңел эш түгел. Бер сүзне танып төшенү өчен кайчак сәгатьләр буе эзләнергә туры килә. “Мин укыган кулъязмалар арасында иң пөхтәсе, аңлаешлысы — Габдулла Тукайныкы. Ә Гаяз Исхакыйның язуын тану бик авыр”, — ди галим. Текстолог ул — тарихчы да, чит телләрне дә чамаларга, сиземләү, ишетү сәләте дә көчле булырга тиеш. Озак вакыт компьютерда утырырга туры килә. Нәтиҗәдә җилкә, бил, күзләр еш авырта. Шуңа да Зөфәр абый үз дәвалану методикасын булдырган. Иртән торгач, Тибет гимнастикасын ясый, көне буе хәрәкәттә булырга, җәяү йөрергә тырыша. Көненә 2 литр чамасы җылы су эчә. Аерым диета тотмый. “Ашказаны теләсә нинди ризыкны кабул итә алырлык хәлдә сәламәт булырга тиеш”, — ди. Кич ашаганнан соң сәгать ярым узгач, физкультура белән шөгыльләнә. Гантельләр күтәрә, төрле күнегүләр ясый. Аннары, ятар алдыннан, 10-12 минут кадакларда яланаяк басып тора. Ярты ел саен хиҗама ясатырга тырыша.
— Авырмас өчен сәламәтлегеңне яшьтән үк сакларга кирәк. Туганда энергетик кыр киң була, үскән саен ул кысыла, кеше тышкы факторларга тиз бирешә башлый. Саклый торган энергетикаңны ныгытырга, үзеңне тоярга өйрәнергә кирәк. Дару авыртуны вакытлыча баса. Кеше үз-үзен дәвалый ала. Хастаханәдән мөмкин кадәр ераграк булырга туры килсен иде, — ди Зөфәр абый. Киләчәктә ул йога, медитация ысулларын да сынап карарга уйлый.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.