Авыруны дәвалауга караганда кисәтү яхшырак. Бүген моны күпләр аңлый кебек, соңгы вакытта сәламәтлекне кайгырту модага кереп бара. Республика клиник хастаханәсенең гастроэнтерологы Алинә ХӘСӘНШИНА да шул фикердә. Гастроэнтерологиягә кайсы авырулар карый? Аларны ачыклау, дәвалау юллары нинди? Унбиш еллык тәҗрибәсе булган табиб шактый кызык фикерләр белән уртаклашты.
“БАШТА ХИРУРГИЯ ПАТОЛОГИЯСЕ БУЛМАВЫНА ИНАНЫРГА КИРӘК”
— Алинә Юсуповна, гастроэнтерологка күбрәк нинди проблема белән мөрәҗәгать итәләр?
— Гастроэнтерологка кеше күбрәк эче авыртып килә. Әгәр эч кибү, эч күбү, эч китүдән интегәсез икән, һичшиксез, табибка күренегез. Сәбәпсез ябыгу яки тазару да, сару кайнау да гастроэнтерологка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булырга тиеш. Гомумән, организмдагы һәр үзгәреш кешене сагайтырга тиеш.
— Ләкин күпләр, эч авыртса, хирургка бара…
— Һәм дөрес эшли. Иң беренче чиратта, хирургия патологиясе булмавына инанырга кирәк. Үт куыгында таш булу, сукыр эчәк ялкынсыну — иң еш очрый торган чирләр. Аларны хирург ачыклый ала. Нигездә, гастроэнтерологка хроник авырулар белән баралар.
— Бүген халык, бигрәк тә яшьләр, туклануга зур игътибар бирә. Шуңа күрә нутрициологлар да гөмбәләр кебек үрчеп тора. Арада медицинага бер катнашы булмаган кешеләр дә очрый. Онлайн курслар тәмамлаган бу “табиблар” сәламәтлегебезгә зыян салмыймы?
— Безнең хәзер матур һәм яшь булып каласыбыз килә. Тик күпләр ниндидер могҗиза көтә. Бер капсула кабып, яшәрәселәре килә. Нутрициологлар бу әйберне аңлап алды. Медицина белеме булмаган кешеләр, өч айлык курслар узып, безне дөрес ашау юлына бастыру белән шөгыльләнә башлады. Тик шуны аңларга кирәк: нутрициолог дәваламый. Бу белгечкә табиб сертификаты булу да мәҗбүри түгел. Дөресен әйткәндә, мин мондый белгечләргә каршы. Ничек инде кичә инженер булган кеше бүген безнең сәламәтлекне кайгырта ала? Ул кеше организмының төзелешен өйрәнмәгән, матдәләр алмашын белми. Ләкин алар шундый ышандырырлык итеп сөйли, өмет уята. Нутрициологлар күбрәк психологиягә тәэсир итә. Иң кызыгы — кемгәдер бу булыша да. Һәрхәлдә, кыска вакытка гына булса да. Кешене бит өмет яшәтә. Тик мин үз сәламәтлегемне нутрициологларга ышанып тапшырмас идем.
— Әле диетологлар да бар. Аларга да сертификатсыз эшләргә ярыймы?
— Диетологларның медицина белеме булырга тиеш, шуннан соң гына алар кешене дәвалый ала.
“АЧ ТОРУ ТУКЛАНУ ЗАКОННАРЫНА ТУРЫ КИЛМИ”
— Тагын бер мода: “бушану” көннәре оештыру яки ач тору. Шул рәвешле кешеләр үзләрен сәламәтләндерәбез дип саный. “Безнең әби-бабайлар ачлык, сугыш елларында атналар буе ашамаган. Нәтиҗәдә сәламәт булганнар, йөзгә кадәр яшәгәннәр”, — дип аңлаталар. Сез мондый тәҗрибәгә ничек карыйсыз?
— Монда төптән уйлап җавап бирергә кирәк. Әйе, безнең әби-бабайлар ач торган, бик күп михнәт күргән. Һәм шуңа карамастан, 80-90 яшькә кадәр яшәгән. Бу урында басым ясап “кайберләре” дияр идем. Андый кешеләр йөзнең, меңнең берсе… Иң сәламәтләре генә озын гомерле. Ә бит үлүчеләр берничә тапкыр күбрәк. Халык төрле чирләрдән, ачлыктан кырылган. Шуңа күрә ач торып сәламәтлек яхшыра дигән фикер белән килешмим.
Әйе, интервал ач торулар бүгенге көндә популяр. Интернетны ачсаң, нинди генә ысулларына юлыкмыйсың. 12-16 сәгать ач торырга киңәш итәләр. Әлбәттә, ул кемгәдер ярдәм итәргә мөмкин. Әмма мондый ач тору туклану законнарына туры килми. Бу организм өчен стресс. Шуңа медицина фәне мондый алымнарны киңәш итми.
Сәламәт туклану нигезе — көнгә 4-5 мәртәбә аз-азлап ашау. Сыеклык эчүгә игътибарлы булырга кирәк: кеше үз авырлыгын 30 га тапкырлап, шул күләмдә су эчәргә тиеш. Бу аның нормасы була. Монда cүз фәкать чиста су турында бара, чәй, кофе керми.
— Рәсми мәгълүматларга караганда, 1991-2021 елларда ашказаны-эчәк авырулары өч тапкыр арткан. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
— Кибет киштәләрендә нинди генә ризык юк. Артык күп яки файдасыз ризык ашап, ашказанына зыян салабыз. Тагын бер сәбәп — физик активлык кимеде. Кер, идән юганда да төймәгә генә басабыз. Эшкә машинада барабыз, кайтабыз… Болар барысы да сәламәтлекнең какшавына китерә.
“КОЛОНОСКОПИЯ НАЧАР ЧИРНЕ ИРТӘ СТАДИЯДӘ АЧЫКЛЫЙ”
— 50-60 яшьтән өлкәнрәкләргә бер тапкыр булса да колоноскопия ясатырга кирәк, диләр. Бу — күпләрне куркыта торган процедура. Чыннан да, моны бөтен кешегә дә эшләргә кирәкме? Эчәклектә проблема булмаса, ясамасаң да ярыймы?
— Колоноскопия эчәклектәге начар чирләрне иртә стадиядә ачыклый. Сүз күбрәк яман шеш турында бара. Колоноскопия вакытында табиб, туры эчәклектән кереп, юан эчәктән нечкә эчәккә кадәр 20 сантиметр җирне күрә. Экранда полип яисә башка үзгәрешләр ачык күренә.
Мондый тикшеренүне 50 яшьтән узган кешеләргә ел саен ясатырга киңәш итәбез. Әлбәттә, бу җиңел процедура түгел. Ләкин аны хәзер җиңелчә наркоз белән дә ясатырга мөмкин. Бу вакытта кеше йоклый һәм бер авыртуны да тоймый.
Колоноскопия буенча яшь чикләве юк, 90 яшьлекләр дә узарга мөмкин. Кайбер вакытта шушы ысулны кулланып, елына өчәр тапкыр да тикшеренү үтүчеләр бар. Барысы да авыруның хәленә карый, дәвалау ысулыннан тора.
— Эчәклектәге проблеманы вакытында күреп алу өчен, нинди анализлар тапшырырга кирәк?
— Әгәр эч авыртса, башта кан анализы бирергә кирәк. Гастроэнтеролог гемоглобин, лейкоцит, тромбоцитларга игътибар итә, ялкынсыну бармы-юкмы икәнен ачыклый.
Эчәклекне тикшерү өчен иң мөһиме — тизәк анализы тапшыру. Бу эчәклектәге кан эзен ачыклау өчен кирәк. Ул скрининг-метод дип атала. Тизәктә кан табылса, табиб авыруны колоноскопиягә җибәрә. Скрининг-метод диспансеризация программасына да кергән. 18-39 яшьлекләр — өч елга бер, 40-49 яшьтәгеләр — ел саен, 49 яшьтән өлкәннәр ике елга бер тизәк анализы тапшырырга тиеш. Нәкъ менә 40 яшьтән соң мондый авыруларның килеп чыгу проценты үскәнгә, ел саен тапшырырга кирәк.
— Газета укучыларыбызга нинди киңәшләр бирәсез? Ашказаны-эчәктә проблемалар булмасын өчен, нәрсә эшләргә, ничек тукланырга кирәк?
— Эшне диспансеризациядән башларга киңәш итәм. Күп чирләр шундый профилактик тикшеренүләр вакытында ачыклана.
Ашказаны-эчәк белән проблемалар килеп чыкмасын өчен, беренче чиратта дөрес тукланырга кирәк. Бу дөрес продуктлар белән туклану дигән сүз: аксымнар, углеводлар, майлар һәм микроэлементлар, витаминнар булган ризыклар куллану. Кеше көненә 4-5 мәртәбә ашарга тиеш. Ач тору вакыты өч сәгатьтән дә артмасын. Һәм йокларга ике сәгать кала ашамаска киңәш ителә. Икенчесе — физик күнегүләр ясау, саф һавада йөрү. Өченчесе — стресска каршы торучанлыкны арттыру, ягъни үзеңнең күңел халәтеңне һәрвакыт контрольдә тоту, кәефсезләнергә юл куймау, позитив рухта яшәү.
Организмыгызда ниндидер проблема, үзгәреш сизәсез икән, кичекмәстән табибка барырга кирәк. Интернеттан карап, үзеңә диагноз кую, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнергә ярамый. Бу куркыныч!
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.