Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВның авылыбыз мәчетендә уздыра торган вәгазьләре — җанга дәва. Гадилеге, ихласлылыгы, җор теле белән һәркем күңеленә үз сукмагын сала белгән хәзрәтебез бар. Аның сүзләре кешенең җанын сафландыра, яшәү мәгънәсен үзгәртә ала.
Шушы көннәрдә Рәдиф хәзрәт гомрә дип аталган кече хаҗ сәфәреннән кайтты. Аның белән шул хакта сөйләштек.
— Рәдиф хәзрәт, гомрәнең олы хаҗдан аермасы нәрсәдә?
— Гомрәнең билгеле бер вакыты юк. Ә савабы шулай ук зур: ике гомрә арасындагы гөнаһлар кичерелә. Шуңа да гомрә хаҗын кылырга теләүчеләр байтак. Кече хаҗда Гарәфәдә тору, Мина, Мөздәлифә үзәнлегендә булу кебек кайбер аерым гыйбадәтләр кылынмый.
— Кече хаҗ сәфәрендә кайсы шәһәрләрне, нинди тарихый урыннарны күрергә була? Сәяхәтнең тәртибе бармы?
— Хаҗ кылучыга, Мәккә шәһәренә керер өчен, Микат дигән чикне үтәргә кирәк. Аны Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзе исән вакытта ук билгеләгән. Шушы чикне үткәндә, “Тәлбия” догасын укып, кеше ихрам халәтенә керә: аңа кайбер эшләр тыела, ә икенчеләре, киресенчә, йөкләнә. Җиддә шәһәренә (Мәккәдән якынча 90 км ераклыкта) очкыч белән төштек һәм: “Йә, Аллаһ, без Синең каршыңда, әмереңне үтәргә әзербез”, — дип Мәккәгә кереп, Кәгъбәтуллаһны күргәнче кабатладык.
Кунакханәгә урнашып, ястү намазын укыгач, төркемебез белән гомрә гамәлен кылырга дип Кәгъбәтуллаһка киттек. Кәгъбәтуллаһны күрү, аның янында була алу бәхете хаҗ кылырга килүче мөселман өчен (ничә тапкыр баруына карамастан) иң дулкынландыргыч мизгел. “Хәрам” мәчетенә барып (аның тирәсендә аулау, үләнне өзү, начар сүзләр әйтү, этешү-төртешү тыела), Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребезне җиткердек. Бу мәчеттә укылган бер намаз гади мәчеттә укылган 100 мең намазга тиң. Шуңа да башка көннәрдә биш вакыт намазны да “Хәрам” мәчетендә укырга тырыштык.
Сәгать теле әйләнешенә каршы Кәгъбәтуллаһ тирәли 7 мәртәбә әйләнү тәваф гамәле дип атала. Ул күңелдәге теләкләрне Аллаһы Тәгаләгә җиткерү, гафу сорау мөмкинлеге бирә. Махсус урында пәйгамбәребез Ибраһим (г.с.) эзе артына басып, ике рәкәгать намаз укыдык.
— “Зәмзәм чишмәсе” белән бәйле берәр гамәл кылынамы?
— Пәйгамбәрләр тарихына күз салсак, Ибраһим (г.с.) улы Исмәгыйль һәм хатыны Хаҗәр анабызны (Аллаһы Тәгаләнең әмере белән) Сафа һәм Мәрвә таулары арасында калдырып китә. Хаҗәр анабыз суның тиз бетәсен аңлап, кәрван белән үтеп баручылар очрамасмы дип, йөгереп йөри башлый. Шул чакта, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, улы Исмәгыйль утырган урында чишмә бәреп чыга. Менә шул “Зәмзәм” чишмәсе дип атала. Хаҗәр анабыз бу су таралмасын өчен “Зәмзәм” дип (“таралма, китмә” мәгънәсендә), бу урынны җыйнап куя. Хаҗи-хаҗияләрнең шушы ике тау арасын йөгереп үтүе сәгый гамәле дип атала. Зәмзәм суын эчеп, кулларны күтәреп, Аллаһка догалар белән ялварганнан соң, ихрам халәтеннән чыгу өчен (Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырган шарт буенча), ирләргә чәчен алдырырга, хатын-кызларга бармакның бер буыны озынлыгында чәчен кыскартырга кирәк.
Гомрә хаҗын төгәлләгәч, өстән зур йөк төшкән кебек була, Раббыбыз алдында бурычыбызны үтәдек дип, күңел сөенеч белән тула.
Шулай ук Мәккә каласындагы тарихый урыннар белән таныштык, Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән бәйле җирләрне: Аның туган йортын, Коръән иңдерелә башлаган урын — Нур тавының Хира мәгарәсен, Җеннәр мәчете дип аталган җирне, Саур тавын күрә алдык. Гарәфә үзәнлегендәге Рәхмәт тавы, Мина үзәнлегендәге хаҗилар яши торган дөньядагы иң зур Чатыр шәһәрчеген, Мөздәлифә үзәнлеген, Җамарат — таш ата торган урынны күрү дә насыйп булды. Бер көн ураза тотып, “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы һәм үз тырышлыгыбыз белән ифтар мәҗлесе оештырдык. Аллаһ гыйбадәтләребезне кабул итсен дип, Коръән укып, догалар кылдык.
Мөхәммәд (с.г.в.) һәм Аның якыннары җирләнгән урыннарда булу, Пәйгамбәребез мәчетендә (мәсҗид Ән-Нәби) намаз уку, 10 меңгә якын сәхәбә җирләнгән Бәкыйг зиратын күреп, догалар уку уе белән Мәккәдән 450 чакрым ераклыктагы Мәдинә шәһәренә (анда Мөхәммәд (с.г.в.) нең 10 ел гомере уза) юл тоттык. Элекке Куба мәчете урынына салынган зур мәһабәт яңа мәчетне, чокыр сугышы белән бәйле булган урынны, Мөхәммәд (с.г.в.) беренче җомга намазын укыган мәчетне, Өхед тавын күрдек. Пәйгамбәребез (с.г.в.) йөргән сукмаклардан атлау, ул сулаган һаваны сулау, ул тәрбия кылган халык белән очрашу хисеннән күңелләр нечкәрде. Шушы изге җирләргә тагын килә алсак иде дигән теләк белән Истанбулга очтык. Бу шәһәрдә 12 сәгатькә тукталган арада, безне биш йолдызлы кунакханәгә урнаштырдылар. Теләге булганнар Истанбулның тарихый урыннарын күрде.
— Коронавирус халыкны пошаманга салды. Моны ничек кабул иттегез?
— Күңелгә туган якка исән-имин кайтып җитеп булырмы, безне ничек каршы алырлар, дигән шик-шөбһә керде. Төркемебездә 26 кеше иде, уртак кичерешләр бер-беребез белән дуслаштырды. Гарәбстан чигеннән 24 февральдә кереп калдык, 27 февральдә чикне яптылар. Без Мәккәдә вакытта илдән чыгучылар гына булды. Соңгы көнне, саубуллашырга барганда, кеше бик аз иде, Кәгъбәтуллаһка якын ук килдек.
Ә Мәдинәдән Истанбулга өч табиб күзәтүе астында очтык. Алар температурабызны үлчәп, хәлебезне сорашып торды, шәхси мәгълүматларны алдылар һәм сәламәт дигән белешмә бирделәр. Шуңа да юлда бернинди кыенлык тумады.
— Хаҗга барырга теләгән кешенең дини белеме булырга тиешме?
— Кешенең хаҗга барырга теләге булса, аңа бернинди каршылык юк. Хаҗ кылучылар арасында намаз укый белмәүчеләр дә, диннән ерак торучылар да бар. Иң мөһиме — рухый яктан моңа әзер булу һәм исән вакытта хаҗга ашыгырга кирәклеген аңлау. Норлат районыннан барган 88 яшьлек Зөфәр абый турында әйтми кала алмыйм. Гаилә мәшәкатьләре чыгып, икеләнеп калса да, безнең белән хаҗ сәфәре кылып кайту сөенеченнән: “Өлкән яшьтәгеләр хаҗга барудан курыкмасын икән”, — диде.
Тик шуны аңларга кирәк: хаҗ кылган кеше башкалар турында начар уйлаудан, сөйләүдән тыелырга тиеш. Менә монысы — гамәлләрнең иң авыры.
Рәмзия ГАРИФУЛЛИНА.