• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

ЙОМШАК АЮ КҮПЛӘРНЕҢ КҮҢЕЛЕН ҖӘЛЕП ИТӘ

Балык Бистәсендә яшәүче 16 яшьлек Адель Шәкүров Кытайдан 40 мең сумга панда костюмы кайтартып, кечкенә генә бизнес ачып җибәргән. Мәктәптә укуыннан бушаган арада аниматор булып, райондашларының күңелен күреп йөри икән. Яшь эшмәкәр якын киләчәктә бизнесын тагын да киңәйтергә уйлый.

Тырыш гаилә Шәкүровлар турында язганыбыз бар инде. Абзар тутырып мал асрап, ит һәм сөт ризыклары җитештереп сата алар. Әнисе Алсу заказга камыр ашлары пешерә. Гаиләнең даими клиентлары бар. Соңгы елларда әтисе Миннәхмәт абый арбага көйләнгән мич сатып алган, шуның белән төрле бәйрәмнәргә йөриләр. Әнисе кунакларны самавырда чәй кайнатып, тәмле коймак пешереп сыйлый. Мич коймагы хәзер тансык, сатып алучылар күп була икән.
Улларының аниматорлык эшен әти-әнисе дә хуплый, һәрвакыт ярдәм итәләр.
2 метр 60 см биеклектәге панда костюмын машинага салып, кирәкле урынга йә берсе, йә икенчесе алып бара икән. Ә Адель аю киемендә кунакларның күңелен күрә: шарлар бүләк итә, матур көйгә биеп күрсәтә. Чыгышыннан соң чакыручы килешенгән бәяне түли. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ташлама да каралган.
Панда киемен сатып алу өчен улына әтисе акча бирә. Тик бер шарт белән: “Акча эшләп карарга теләвең яхшы, ләкин укуың беренче урында булачак!” — ди Миннәхмәт абый. Адель, әлбәттә, берсүзсез риза була. Интернеттан бизнес башлап җибәргәндә нинди адымнар ясарга кирәклеге турында укый, өйрәнә. Танылган блогерлар белән бартер ясый, социаль челтәрләрдәге төркемнәргә реклама бирә, үзе сыман аниматорлар белән аралашып, хезмәтенә бәя билгели. Азмы-күпме эшкуарлык эшендә кайнаган кеше буларак, әтисе дә бизнес нечкәлекләрен аңлата.
Ә йомшак аю күпләрнең күңелен җәлеп итә, районда бик тиз популярлаша. Олысы-кечесе туган көн һәм башка бәйрәмнәргә чакыра. Адель керем-чыгымнарын язып бара торган дәфтәр һәм социаль челтәрдә аниматорлык хезмәтенә багышланган сәхифә булдыра. 15 мең сумга чыбыксыз музыка колонкасы да сатып ала.
— Яңа ел чоры аеруча кызу булды, — ди ул.
Район үзәге белән генә чикләнми Адель, эше җәелеп киткәч, авылларга, хәтта Казанга да бара башлый. Әти-әнисе дә канатланып эшләгән улларының шөгыленә җитди карый, үз эшләрен җайлап, аниматорны заказлары буенча йөртә.
Күптән түгел Адель Балык Бистәсе районы Корноухово авылындагы картлар йортында да була. Башта җитәкчесенә шалтыратып, өлкәннәрне сөендерергә теләвен белдерә. Аны 8 март уңаеннан оештырыласы бәйрәмгә чакыралар. Адель белән әнисе лалә чәчәкләре алып, картлар йортына юнәлә. Йомшак аю бәйрәмдә катнашып, өлкәннәргә күтәренке кәеф бүләк итә.
— Панданы күреп, әби-бабайлар бик гаҗәпләнде. Кочаклашып фотоларга төштек. Аларның шатлыклы йөзләрен күреп сөендем. Киләчәктә картлар йортына ярдәм итәсем килә, — ди Адель. Балалар йортына барып, нәниләргә дә күңелле бәйрәм оештырырга тели икән. Бу ниятен дә киләчәктә тормышка ашырыр. Чөнки әйткән сүзен аяк астына салып таптый торган егеткә охшамаган. Өлкәннәрчә фикер йөртүе белән таң калдыра.
Адель IX сыйныфта укый. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, укуын Казанда дәвам итмәкче. Планнары зурдан: башта — юрист, аннары икътисадчы белгечлеген үзләштерергә уйлый. Уку белән эшмәкәрлекне бергә үреп алып бармакчы.
Ноябрь азагында сатып алган панда киеме үз-үзен күптән аклаган. Тиздән тагын бер костюмга заказ бирергә уйлый Адель. Монысы аюныкыннан 3 тапкыр кыйммәтрәк икән. Нинди кием алуын әлегә сер итеп саклый.
Гаиләдә өченче бала ул. Апасы һәм абыйсы бар. Алар да тормышта үз юлларын тапкан. Төпчек булса да, иркә бала түгел Адель, кечкенәдән кул арасына кереп, эш рәтен белеп үскән. Йорт тирәсендә дә, маллар карашу буенча да әтисенең уң кулы ул. Вакыты булганда, ашарга әзерләргә дә ярата икән. Әнисеннән күреп, хәтта өчпочмак һәм сумса да пешерергә өйрәнгән.
Әңгәмәбез барышында Адельнең үткен, тәвәккәл, итагатьле егет булуына игътибар иттем. Яшь кенә булса да, олыны олы, кечене кече итә белә. Кырыс тормыш кануннары саф күңелен керләндермәсен, киләчәккә корган уй-теләкләре чынга ашсын иде!
Сиринә ГАРИПОВА, Балык Бистәсе.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ
Бакчачы почмагы

ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru