Татарстанда бөртекле культураларны җыю эше төгәлләнеп килә. Быелгы катлаулы һава торышы авыл хуҗалыгына йогынты ясамый калмады, игенчеләрне яхшы сынады. Майда кыраулар булып, республика хуҗалыкларына шактый зыян салырга өлгерде. Җәй башында яңгырлар булмау, июльдә культуралар чәчәк аткан чакта аномаль эсселек, корылык… Ә августта күпме хуҗалыклар урып-җыюга төшкәч, туктаусыз явым-төшем, салкыннар башланды. Шактый сынаулы шартлар булуга карамастан, республика кырларыннан 3,66 миллион тонна ашлык җыеп алынган.
— Агросектор өчен бөтен яклап әйбәт һава торышының республикада күптән булганы юк. Быел исә сынаулар бер-бер артлы килеп кенә торды, — дип белдерә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. — Татарстан аграрийлары быел бөртекле культуралар буенча 10 %ка кимрәк уңыш җыйды. 300 мең тоннага якын ашлык алына алмады. Бу — 3 миллиард сум дигән сүз. Югыйсә кулдан килгәннең барысын да эшләдек.
Айнур ӘНВӘРОВ, Актаныш районы Иске Әлем авылы фермеры:
— Һава торышы ягыннан, яңгырлар, бәлки, бераз артыграк киткәндер. Әмма зарланырлык бер нәрсә дә юк. Җитештергән ашлык, печәнгә бәя очсыз, адәм көлкесе инде. Ун ел чамасы хаклар шушылай тора. Хәзер күп хуҗалыклар үзенә җитәрлек кенә чәчә. Көнбагыш, рапс, соя, ясмык кебек культураларга күчеп баралар. Чөнки арпа, бодайдан файда юк. Мал асрау да авыр: тирес түгәргә ярамый, чалырга махсус цехка алып барырга кирәк… Шартлар катлаулана бара.
Наил МАННАНОВ, Әлмәт районы Сөләй авылы фермеры:
— Чама белән 100 баш мөгезле эре терлегем, чәчүлек җирләрем бар. Сату бәяләре канәгатьләндерми инде. Аның белән башымны да катырмыйм хәзер. Беренче елымны гына эшләмим, гомер буе мал белән эш итәм. Сөтне бүген 20 сумнан тапшырабыз. Үгезләрне тереләтә 225 сумнан сатып җибәрәбез. Бу бик арзан. Былтыр 1 кг да бөртек чәчмәдем. Сатып алып ашатып, барыбер 100 башны асрап чыктым.
68 яшем тулды. Балалар: “Әти, тукта инде, ял ит”, — дип тә карый. Әмма ул эштән башка үземне күз алдына китерә алмыйм. Быел печән, арпа, бодай үстердем. Запас җитә. Җирне былтыр ял иттергәч, уңыш яхшы булды. Арпа бәясе 10 сум тирәсе йөри, диделәр. Авыл хуҗалыгы җитештергән азык-төлеккә бәяне арттырсалар, халык та күтәрелергә мөмкин. Зарланып утырмыйбыз. Яратып эшлибез.
Салават САФИН, Чистай районының Гаделша авылы фермеры:
— Шактый еллар суган, кәбестә үстереп сату белән шөгыльләндек. Аннары бу тармакны ташладык. Авырлыгы да бар, кызыгы да бетте. 370 гектар җиребездә хәзер бөртекле культуралар: арпа, бодай, рапс, көнбагыш үстерәбез. Әле урып-җыю дәвам итә, көнбагыш җыябыз. Уңыш начар түгел. Көнбагышка быел бәя бераз күтәрелде. Арпа аз гына артты, 10 сум тирәсе йөри. Былтыр бөтенләй 5-6 сумга төшеп бетте.
Соңгы бер-ике елда техниканы яңарта алганыбыз юк әле. Кыйбат, чит ил техникасын бик кайтартып та булмый. Ягулык хакларына ничек тә түзәбез, техникага запас частьлар кыйбат. Ашлыкны урнаштыру мәсьәләсен дә хәл итәбез. Бюрократия арта бара. Шунысы бар…
Фәргать ГАЛӘВЕТДИНОВ, Балык Бистәсе районының “Арыш Агро” ҖЧҖ җитәкчесе:
— Безнең быел урып-җыярга көзге бодай гына иде. 1726 гектар чәчүлегебез бар. 1 гектардан уртача 26,3 центнер уңыш чыкты. 4599 тонна бөртек җыеп алдык. Ел безнең өчен яхшы булды. Печән кырларыбыз бар. 6 мең тонна сенаж әзерләп, базга салдык. Бер кырдан өч тапкыр җыеп алдык. Печәнне хуҗалыкка, үзебездә эшләүче механизаторларга да саттык. Фермага 200 тонна печән әзерләдек. Хәзер силос салабыз. 343 гектар кукуруз бар иде. Барысын да үз техникаларыбыз белән җыябыз. Читтән чакыртканыбыз юк. Үзебезнең механизаторлар, шоферлар белән эшлибез.
425 баш сыер бар, 356 е савыла. Бер сыерга 18,7 литр сөт савабыз. Көненә 6672 литр тапшырабыз. Хезмәт хакын айга ике тапкыр биреп барабыз.
Яңа техникага килгәндә, 2021 елда кайбер агрегатларны яңарткан идек. Түгәрәкләп әйткәндә, әлегә, Аллага шөкер, хәлләребез алай начар түгел. Үз көчебез белән ерып барабыз.
Илнар КӘЛИМУЛЛИН, Кама Тамагы районы Балчыклы авылы фермеры:
— Җәй башында яңгырлар бераз соңга калып яуды. Ул тәэсир итми калмады. Шулай да ашлык яхшы булды. Алдагы елда җыйган ашлык та сатылып бетми калды. Шуңа быел да бәяләр күтәрелми. Ә ягулыкка, ягулык-майлау материалларына бик каты артты. Санкцияләр яхшы йогынты ясады. Техника хаклары үсте. Мисал өчен, “МТЗ-82” хәзер 3 млн. сум тирәсе тора. Аны кайчан гына әле 800 мең, 1 млн., 1,5 млн. сумга алып була иде. Кисәк үсте. Ә ашлык, ит, сөткә һаман шул бәя. Техника, ашлама хаклары артты… Кем зарар күрә? Билгеле, фермерлар. Шуңа мал санын киметәләр. Ит бәясен әле генә бераз күтәрделәр. Әмма ул бик сизелми дә. 10 тәңкәгә арттырган булалар, артыннан ук ягулык-майлау материаллары, ашламаның хакы күтәрелә. Шуңа тауар бәясе артканы сизелми дә. Ит Кавказ ягыннан да кайта, анда очсызрак. Бу да үзебезнең фермерлар җитештергән азык-төлеккә бәяне төшерә. Алыпсатарларга отышлырак инде. Син үстереп, сарык итеңне 500 сумнан китереп бирәсең, алар 800 сумнан озата. Үстерүчегә караганда, алыпсатар күбрәк акча эшли.
Булган җирләрдән печәнне җыеп алдык. Әйбәт булды. Кышка җитәрлек. Сарыклар санын арттырдым. Әле тагын бераз күбәйтергә исәп бар. “Дорпер” токымлысын кайтарасым килә. Кыенлаша бара, дип тукталмыйбыз инде, эшлибез. Грантларда, ниндидер программаларда катнашканым юк. Менә, әллә берәрсендә үземне сынап караргамы, дип торам.
Лилия ЙОСЫПОВА.