Балалар үстергәндә ата-ана мәктәп тормышыннан берничек тә читтә кала алмый. Һәм ничек кенә игътибар бирмәскә тырышсак та, имтиханнар, олимпиадалар, бәйгеләр, экскурсияләр һәм, әлбәттә, акча җыюлар, һичшиксез, булачак. Теге йә бу карар кабул ителгәч кенә ризасызлык белдерергәме, әллә ата-аналар җыелышларында актив катнашып, үз фикереңне әйтергә кирәкме?
Улым XI сыйныфта укый. Чыгарылыш кичәсенә дип, ел башыннан ук 25 мең сум акча җыялар. Шаккаткыч сумма бит бу! Ай саен 2-3 мең сум булса да биреп барырга, диләр. Әле шуның өстенә репетитор кирәк. Ярар инде, безнеке малай, костюм-чалбары бар, ә кызларга затлы күлмәк кирәк. Әти-әниләр артыгын кылана хәзер. Кыланмаслар иде, акчалары күп. Бөтен кешенең дә алай түгел бит. Баланы башкалардан аерып калдырасы да килми. Нишләргә дә белгән юк…
Рания.
Франс:
— Элек “бишле”гә укучы мактаулы иде, хәзер кыйммәтле күлмәк кигәннәр, “матур тышлы”лар хөрмәтле. Заманалар үзгәрде. Бүген эчке матурлык түгел, тышкы кабык әһәмияткә ия.
Рушания:
— Акчасы булганнар бөтенесен болгатып ята инде!
Фәнзилә:
— Әйе, акчаны көрәп алганнар теләгәнен ала инде. Ләкин барлык кешенең дә хезмәт хакы зур түгел шул. Бөтен кеше дә акчалы җирдә эшләсә, гади эшне башкаручы булмас иде.
Зәмзәмия:
— Әти-әниләр гаепле. 1980 елгы улым СССР баласы булгач, андый акча җыюлар булмады. Менә 1994 елгы улыма эләкте. Ике тәрбияче 8 март бүләген азсынып үпкә белдерде. Мәңге онытмыйм шуны. Чыгарылыш кичәсенә акча бирмәдем, өч бала һәм әти-әниләр бергәләп кафега барып утырдык.
Сәрия:
— Кызыбыз IX сыйныфта. Шәһәр җире булса да, күп сорамадылар бездән, әлегә 10 мең сум, аннары артырга мөмкин, диделәр.
Камил:
— И, балагыз гомер эченә бер мәртәбә мәктәпне тәмамлый, шунда да акча кызганасыз.
Гөләндәм:
— Кием-салым да шактый кирәк бала-чагага. 25 мең сум күп бит инде! Аның белән нишләргә җыеналардыр, аңламыйм.
Айгөл:
— Улым IX сыйныфны тәмамлагач, кафега барудан баш тартты. Кафе өчен акча бирмә, әни, диде дә авылга кайтып китте. Бала белән сөйләшегез, аларның кайберсе үзе баш тарта.
Галиябану:
— Баланың баш тартуы әйбәт түгел. Сыйныфташларыннан аерылмасын инде ул. Иптәшләреннән үч алып йөрүчеләр кеше белән аралашмаучылар арасыннан чыга бит соңыннан.
Ләйлә:
— Безнекеләр әле класс белән Мәскәүгә җыена. XI сыйныфта болай да эшләре күп югыйсә. 3 мең сум җыештык. Моннан тыш әле Соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәсе, укытучыларга бүләкләр өчен 17 мең сум кирәк. Шаккатам!
Зәлия:
— Узган ел ай саен 3 мең сум биреп бардык. Алай авыр булмады. Ә менә репетиторларга киткән акча! Ярый ла файдасы тисә. Укырга кергәндә, мисал өчен, БДИ билгеләренә генә түгел, аттестатка да карыйлар. Шуңа күрә репетиторлар яллыйсы да юк, җиңелрәк фән генә сайлыйсы. Шуны узган ел белмәгәнмен. Әйтүче дә булмаган. Химиядән БДИ бирдек, тиле кебек. Болай “дүртле” чыккан булыр иде, ә БДИны “өчле”гә бирде.
Сания:
— Аның альбомнары, видеолары беркемгә кирәкми. Балабызның укып бетергәненә 13 ел, бер тапкыр да караганы булмады. Өстәл тартмасында яталар.
Кадрия:
— Чыгарылыш кичәсенә ис китми, нинди һөнәр сайларга, дип баш вата безнеке, уку йорты эзли. Имтиханнарга әзерләнә. Тапкансыз монда сөйләшер тема!
Бала белән сөйләшергә кирәк
XI сыйныфта яшүсмерләрнең проблемалары бик күп: һөнәр сайлау, имтиханнарга әзерлек… Шуңа да карамастан, чыгарылыш кичәcен алар фикерен исәпкә алып оештыру яхшырак. Баланың фикерен һичшиксез сорарга кирәк. Әмма бу әле аның бөтен теләкләрен үтәргә дигән сүз түгел.
Бала гаиләнең матди мөмкинлекләреннән хәбәрдар булырга тиеш. Нинди генә карарга килсәгез дә, ул конфликт чыгармасын. Ә иң яхшысы — баланың үзенә сайлау мөмкинлеге тудыру, ди белгечләр. Әйтик, балага бәйрәм оештыру өчен гаилә бюджетыннан фәлән кадәр акча бирә аласыз, ди. Аның бу чарадан баш тарту һәм әлеге сумманы үз теләге буенча тоту мөмкинлеге булсын.
Әгәр бала чыгарылыш кичәсе турында хыяллана икән, һичшиксез, бу мөмкинлекне тудырырга кирәк. Матди хәлегезгә карап, өс-башын кайгыртырга тырышыгыз. Чөнки бу истәлекле көнне үз-үзеңә ошау бик мөһим. Аның каравы бала сезгә моның өчен рәхмәтле булачак.
Чыгарылыш сыйныфлары — балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә бик җаваплы чор. Шуңа күрә бер-береңне борчымаска тырышырга кирәк.
Ата-аналар комитетына буш вакыты күбрәк булган әти-әниләр сайлана. Күбесе, кагыйдә буларак, мул тормышта яшәүчеләр. Аларның үз мөмкинлекләреннән чыгып кына фикер йөртүе табигый. Ә сез, үз чиратыгызда, теләсә нинди тәкъдимгә каршы төшә алуыгызны онытмагыз.
X-XI сыйныф — мәктәп елларының иң матур чоры. Яшүсмерләр арасында дуслык җепләре урнашкан, кызлар белән егетләрнең бер-берсенә игътибарлырак карый башлаган чоры. Бу яшьтә баланың иптәшләреннән читләшүе, уртак чаралардан баш тартуы ниндидер психологик проблемалар хакында сөйли, дип кисәтә белгечләр. Моның сәбәпләре турында сораштыру урынлы.
Чама турында онытмыйк
Соңгы вакытта җәмгыятьтә бер начар күренеш тагын да киңрәк таралды: ул да булса кешегә иярү. Теге йә бу чараларны оештырганда, гадәттә, бер-беребезгә иярәбез.
Туйда салют аттыру, әйтик, кирәкме, юкмы? Бер караганда, бернинди ихтыяҗ да юк. Бу тынгысыз, авыр заманнарда бигрәк тә. Әмма кемдер салют аттырган икән, башкалар да калышмаска тырыша.
Мәктәпне тәмамлау белән бәйле чараларда да чамадан узу булырга мөмкин. Шуңа күрә барысын да яхшылап уйларга кирәк.
Сәхифәне Ризидә ГАСЫЙМОВА әзерләде.