«Баланы үзем өчен таптым” — кызганыч, әмма бу сүз тагын популярга әйләнеп бара. Яшьләр гаилә корырга ашыкмый, башта карьера төзи, машина, фатир сатып ала. Чират, ниһаять, гаиләгә җиткәндә… соңгарак калынганлык аңлашыла башлый. Менә шулар арасыннан килеп чыга инде ул баланы үзе өчен табучылар. Гомумән, бу күренешкә ничек бәя биреп була соң? Шул хакта сөйләшәбез.
Кызыбыз ирсез бала тапты. Ирсез дигәч тә, кияүгә чыкмый диюем инде. Баласының атасы килеп йөри икән. Гаиләле кеше, ди. Ирем бик ачулы, мин монда булганда күземә күренмәсен, дип бик каты әйтте кызга. Ә минем күрәсе, ачыктан-ачык сөйләшәсе килә, хатыны белән мөнәсәбәтләре ничек икән, аерылырга җыенамы-юкмы? Кыз үзе борчылган кебек түгел. Ике ел булышса, аннары ташлап китсә дә, исем китми, үзем эшкә чыгам, ди. Үзем өчен таптым баланы, ди әле. Анысы тагын ни дигән сүз? Нәрсә әйтергә дә белмибез. Сезнең мондый хәлдә калганыгыз юкмы? Нинди киңәш бирер идегез?
Нәсимә.
Хәдичә:
— Ата кеше дөресрәк уйлый, дөрес эшли. Андыйларга йомшаклык күрсәтү — тишек чиләккә су салу белән бер. Бала бит ул дип, аны мескенләткән саен, әрсезлекләрен өсти генә баралар. Ата-ана дип карап тормый андый эгоистлар, үз файдалары өчен генә яшәп ятучылар. Үзгәрә икән, вакыт күрсәтер, аннан гына уртак фикерләр, темалар була ала. Ике ел булышса җитә, үзем өчен генә таптым, дигән сүзләре, миңа барыбер, ник әйләнеп китми дөньясы, дигән кебек бит. Кешегә дә исе китми, әти-әнисенә, баласының әтисенә дә, аның гаиләле булуына да битараф, ваемсыз бу кыз. Андыйларны билгеле бер вакытка үзләрен генә калдырырга кирәк. Уйлансыннар өчен.
Зөһрә:
— Әйе, авыр хәл бу. Иң җайлысы — кешегә акыл өйрәтү. Буласы булган, буявы сеңгән дигәндәй, хәзер үз агымы белән генә бара инде. Хатыныннан аерылмыйдыр ул ир. Аерыла торган булса, болай йөрмәс иде. Кызыгызның яше бардыр инде, үзем өчен таптым дигән бит. Ә нигә тагын теге гаиләдәге балаларны ятим итәргә? Сез әйткәнгә карап, гаиләсен ташламас ул. Ирнең хатыны болай да ут эчендә яна бит, хыянәт утында. Бик зур һәм тирән проблема бу. Гаиләле кеше белән чуалу шуңа китерә инде. Аллакаем сабырлык, тәүфыйк бирсен.
Фәһимә:
— Минемчә, кызыгыз дөрес эшләгән, картайган көнендә бер таяныч булыр баласы. Гомер бик тиз үтә ул. Ә кеше сүзенә аптырыйсы юк. Сөйләрләр дә туктарлар.
Рәмзия:
— Үзебезнең балалар тормышлылар инде, оныклар бар бит. Раббым, исәнлек-саулык, акыл-тәүфыйк бир балаларга. Минеке әйбәт, безнең белән мондый хәл булмас дип әйтерлек түгел.
Сания:
— Бер таныш хатын үзе өчен тапты, баласының атасын безнең белән яшә дип аптыратмады, шул ук вакытта аралашуларына каршы булмады. Менә дигән егет үсте, Аллага шөкер. Туасы җан икән, берни эшләп булмый шул. Хатын-кызның йә ир-атның әшәкелеге дип кенә карап булмый бу хәлне. Төрле очраклар була тормышта.
Кысылмаска
Инде хатта язылган очракка килик. Әти кеше чынбарлыкта бар, әмма төрле сәбәпләр белән җаваплылыкны үз өстенә алырга теләми, ди.
Монда иң дөресе — кызыгыз тормышына кысылмау булачак, ди психологлар. Чөнки ни генә әйтсәң дә, бу — ул үзе сайлаган юл. Аңа (үзе сораганда) киңәш бирергә була, әлбәттә. Әмма оныгыгызны әтисенә күрсәттермәскә тырышу, төрле юллар белән аралашырга комачаулау, өстәвенә әле ирнең никахлы хатынына хәбәр итеп, шәхси тормышында тагын да зуррак проблемалар тудыру — барысы да бала өчен зыянга. Бу юл белән сез кызыгыз һәм оныгыгыз тормышын тиз арада фаҗигагә әйләндерә аласыз. Иң яхшысы — тыныч калырга һәм кызыгызның үз кешесен табуына өметен сүндермәскә тырышу. Бәхетле булырга беркайчан да соң түгел.
Бала табу яше чиксез түгел
Үзең өчен бала табуны белгечләр күп очракта чарасызлыктан ясала торган адым, дип бәяли. Яшең 35 тән узгач та бердәнбереңне очрата алмыйсың икән, үзең өчен бала табу уе күңелгә ирексездән килергә мөмкин. Чөнки бала табу яше, ни әйтсәң дә, чиксез түгел. Ә сау-сәламәт хатын-кызның әни булырга теләве табигый.
Үзең өчен бала табуның бүген берничә ысулы бар, ди белгечләр. Беренче ысул традицион — ир-атлар арасыннан балаңа әти булырлык кеше эзләү. Бу җиңел түгел, чөнки нинди генә очракта да каршылыклар белән очрашырга туры килә — сиңа ошаган кеше йә инде гаиләле булырга, йә гаилә кору уен бөтенләй кабул итмәскә мөмкин.
Икенче ысул соңгы елларда гына киң кулланылышка кереп килә, бу — донордан файдалану. Россиядә ел саен 7 меңнән артык хатын-кыз донор биоматериаллары ярдәмендә йөккә уза.
Донорлар да сайлап алына, ди белгечләр. Беренче чиратта тышкы кыяфәт — фотосурәтләр буенча. Хатын-кызларга, әйтик, донорның кечкенә вакыттагы фотосурәтен күрсәтергә мөмкиннәр. Милләте, кан төркеме, һөнәре, хоббие, ирешкән дәрәҗәләре дә хәбәр ителергә мөмкин. Бер генә нәрсә билгесез кала — ул да булса донорның исеме. Бу очракта баланың әтисе дип хатын-кыз теләсә нинди исем күрсәтергә мөмкин. Күп хатын-кыз, мәсәлән, үз әтисен яза икән.
Ничек тәрбияләргә?
Баланы әтисез, үзең өчен тапканда ничек тәрбияләргә соң? Иң мөһиме — сезнең тирәлектә тулы матур гаилә үрнәге булырга тиеш, ди белгечләр. Бала киләчәктә гаилә корудан курыкмаслык булсын.
Икенче кагыйдә әти кешене алыштырырлык берәр туганыгыз, дустыгыз булсын, әйтик, җизнәгез йә тренер… Аның өчен әйбәт үги әти тапсагыз, бигрәк тә яхшы булачак.
Өченче кагыйдә — әтисе турында балага үзе сорагач кына әйтергә кирәк. Әти кешене хөрмәт белән телгә алу мөһим. Аны балага начар итеп сөйләргә ярамый, ди белгечләр. Уңай сыйфатларың әтиеңнән күчкән, дип аңлатырга кирәк.
Сәхифәне Ризидә ГАСЫЙМОВА әзерләде.