Арча районы Сикертән авылында яшәүче Халидә апа Миңнегалиева үзе турында сөйләргә дә, фотога төшәргә дә яратмый. Ә менә аларга килгән кунаклар җәй буе чәчәкләре янында фотосессия ясый икән. Ел саен Халидә апаның бакчасы шау чәчәккә күмелә. Бу юлы да 100 төптән артык үсенте утырткан ул.
Халидә апаның иң кадерле тормыш чәчәкләре — игезәк кызлары Сиринә белән Алсинә. Ире 38 яшендә кинәт йөрәк өянәгеннән вафат булган. Халидә апа ул көнне бүген дә куркыныч төш кебек искә ала.
— Мурманскида яшәүче апамның 26 яшьлек улын үтергәннәр иде. Туганым баласының ел ашын бездә үткәрде. Агроном булып эшләүче ирем ул көнне басуга чыгып китте. Без кунакларны озатып, барысын да җыештырып бетергәндә генә, Илдус: “Үләм, йөрәгем әллә нишләде”, — дип кайтып керде. Табиб килеп, укол ясагач, хәле яхшырган кебек булды. Тик йөрәге яңадан кыса башлады. Аны Арча хастаханәсенә алып киттеләр. Юлда Илдусым вафат булды, — ди Халидә апа.
Кызларына ул чакта 9 яшь кенә була әле. Терәксез калган тол хатынга җиңел булмый. Шөкер, туганнары ярдәм итә. Бүген Алсинә кияүдә, ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Ә менә Сиринә урын өстендә ятып кына тора. Туганда кызның умыртка сөягенә зыян килгән.
— Игезәк балаларым буласын табиблар белмәде. Ул чакта УЗИ юк бит. Шуңа Алсинә тугач, тагын бер бала бар дип уйламаганнардыр, күрәсең. Дөрес, башта ике кызымны да сәламәт, диделәр. Бер вакытта башларын тота башладылар, бер яшькә кадәр аерманы сизмәдек. Тик Сиринә хәлсезрәк, ябыграк тоела иде. Аннары игезәк сыңарыннан күп нәрсәдә калышырга тотынды, сөйләме дә начар, тәпи дә китмәде. Кызымда балалар церебраль параличы икәне ачыкланды, — ди Халидә апа.
Сиринәгә 31 яшь. Әнисе аны белгечләргә күрсәткән. Өшкерүче әбиләргә дә алып барган. Тик файдасы булмаган. Йөри алмаса да, сөйләшмәсә дә, ул әнисен, туганнарын таный, аңлый. Якыннары да аңа “Сиринәбез” дип кенә тора, яраталар, аның белән бергә җырлар тыңлыйлар. Мәрхүм Илдус абый да кызы яныннан китмәгән. “Язмыштан узмыш юк”, — дип, Сиринәне тәрбияләгәндә хатынына төп терәк булган.
Халидә апа сыер асрый, сөт сатып, аз булса да акча эшләргә тырыша. Сөт ризыкларын даими сатып алучылары бар. Өендәге пөхтәлеккә, чисталыкка исем китте. Һәрнәрсәнең үз урыны. Тәрәзә төбе тулы яраннар. 15 сорты бар икән. Халидә апалар биш кыз туган, барысы да чәчәкләр үстерә. Баксаң, яран күп авыруларны дәвалый икән. Мәсәлән, колак сызлаганда яфрагын колакка бөтереп тыксаң булыша. Яраннан тыш, Халидә апа фикус, башка декоратив гөлләр үстерә. Аларны балалары кебек карый. Саргайган яфрак та күрмәссең. Кая барса да, өенә чәчәкләр алып кайта. “Гөлләр күңел тынычлыгы бирә”, — ди Халидә апа.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
ХАЛИДӘ МИҢНЕГАЛИЕВАДАН ЯРАН ҮСТЕРҮ СЕРЛӘРЕ
– Яраннар чәчәк атсын өчен, 3-4 банан кабыгын 3 л суга салып, 1-2 көнгә калдырасың. Аннары 1,5 л суга 0,5 л банан суын кушып, гөлләргә сибәсең.
– Кыш көне гөлләргә кар суы сибү файдалы.
– 2 л суга берничә тамчы ит яки балык сүлен кушып сибү яхшы.
– Йомырка пешкән су гөлләрне чәчәк аттыра.
– Яран биеккә үсмәсен өчен, аның яңа ярган өске бер, ике яфрагын чеметеп кенә өзәргә кирәк.