Әлки районының Иске Камка авылына баргач, Сафиннар гаиләсе белән таныштым. Ир дә, хатын да тумыштан церебраль паралич диагнозлы. Ике сау-сәламәт уллары бар. Алай гынамы, ут кебек егетләр. Олы уллары Ранилга 23 яшь, төпчекләре Рәзилгә 10 яшь тулган. Хәер, Рамил һәм Бриллиант үзләре дә сау кешеләрне дә уздырып яшәп ята.
“Өч ел хат алыштык”
Сафиннарның капка төбендә өч җиңел машина, трактор, печән җыя торган җайланма, сука, чәчкеч тора, кыскасы, авыл хуҗалыгында кирәк булган бөтен техниканы сатып алганнар. 38 гектар җирләре бар. Печән, иген чәчәләр. Үзләреннән артканын авылдашларына да саталар. Боларны олы уллары Ранил эшли икән.
— Улыбыз иртә яздан кара көзгә кадәр кырда, — дип сөйләде ата кеше горурлык белән. — Дүрт ел автотранспорт техникумында укыды. Хәзер безнең янда яши, шәһәрне яратмады. Рәсми рәвештә ул безнең опекун санала. Аллага шөкер, Бриллиант белән хәлдән килгәнчә тырышабыз. Әле өйдә әни дә бар, 88 яшен тутырды. Узган ел сукырайды, урын өстендә инде. Җәмәгатем аны да карый…
Сафиннар 5 сыер асрый. Сөтне Рамил көн саен район үзәге Базарлы Матакка алып барып сата. Сөт кенә түгел, эремчек, корт, катык — барысын да җәмәгате Бриллиант ясый икән.
— Мәшәкатьле бит, сөтне авылда җыймыйлармы? — дим гаилә башлыгына.
— Район үзәгенә алып барып сату бермә-бер отышлы, литры 50 сумнан китә. Көн саен 80-100 литр сөтне урнаштырам. Күп еллар саткач, мине анда беләләр. Әле иткә дә заказ алып кайтам. Бүген 15 баш мөгезле эре терлек бар, зурларын суеп сатабыз. Тормышны алып барырга, улларыбызны кеше итәргә кирәк. Ранилны башлы-күзле итәсебез бар, яшьләрнең безнең белән бер йортта яшисе килмәс бит.
Ул да түгел Бриллиант үзе дә килеп чыкты. Аның куллары сау-сәламәт, аякларын сөйрәбрәк йөри. Көн дә биш сыер сава, әле ел саен йөзләп баш чеби, бәбкәләр үстерә. Ике ел элек 250 каз үстереп сатканнар.
— Казларны каенанам белән йолкыдык, ул чагында әнинең күзләре күрә иде, — диде Бриллиант.
— Ничек таныштыгыз? — дим ир белән хатынга.
— Лениногорск якларына шифаханәгә барган идем, — диде Рамил. — Шунда миңа Бриллиант турында әйттеләр. Өйләренә барып таныштым, бик ошаттым. Аннары өч ел буе хат алыштык. Лениногорскида никах укытып, Бриллиантны үзебезгә алып кайттым. Ул да минем кебек тырыш булып чыкты: теләсә нинди эшкә курыкмыйча алына. Аны очратканыма бик сөенәм.
— Сау-сәламәт балаларыгыз да туган бит, — дим.
— Әйе, Аллага шөкер. Исән-сау гына булсыннар. Улларыбыз бик акыллы.
“Үги әни белән үстем”
Бриллиант игезәк сыңары булып дөньяга килгән. Тик ир туганы озак яшәмәгән. Бриллиант үз әнисен белми, тугач та ана кеше баласыннан баш тарткан.
— Без әнигә кирәкмәгән. Әти, үги әни белән үстем, — ди ул. — Әтинең яңа гаиләсендә малай белән кыз туды. Энебез өйләнде, сеңлебез тормышта түгел әле. Төрлесен күрдем инде… Кечкенәдән эшләп үстем. Иң зур теләгем — кияүгә чыгып, сау-сәламәт бала табу иде. Хыялым чынга ашты.
— Ничә ел элек өйләнештегез?
— 23 ел элек Рамил әнисе белән кулымны сорарга килде. Балдаклар да алган иде. Зурлап туй ясадык. Аллага шөкер, матур яшибез. Иң зур бәхетебез — балалар. Улларыбыз кечкенәдән мөстәкыйль булды. Бөтен эшне беләләр. Төп ярдәмчеләребез, бервакытта да каршы килгәннәре юк.
— Икенче балагызны 44 яшьтә тапкансыз? Табиблар нәрсә диде?
— Куркып калдылар. Ә мин курыкмадым. Икебез дә туганда гарипләнгәнбез, нәселдән килгән чир юк. Шуның өчен улларыбыз сәламәт. Йөклелек чорын олысы белән дә, кечесе белән дә әйбәт кичердем. Көндәлек эшләрне алып бардым. Мин көмәнле, дип эшсез утырмадым. Хәер, андый мөмкинлек тә юк иде. Балалар тугач та, тормыш шулай дәвам итте, эш арасында үстеләр.
Ранил белән танышып булмады, ә менә Рәзил белән күрештек. Олылардан да акыллырак сөйләшә. Өйдә кайда нәрсә ятканын белә. Ихата буенча экскурсия ясады.
— Апа, электр-көтүчегә орына күрмәгез, ток тотмасын. Каты чеметтерә ул, — дип кисәтеп тә алды.
Бу малайның үткенлегенә, белдеклелегенә ис китте…
— Рамил белән бер класста укыдык, — дип сүзгә кушылды авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров. — Башта сигез ел үзебезнең авылда белем алдык, аннары ике ел Алпар мәктәбенә йөрдек. Рамил көн саен биш чакрым безнең белән укырга йөрде. Әле алай гынамы, сигездә укыганда ук Чистай базарына барып, сарык йоны сата иде. Яшьтән шулай үткен булды. Әниләре Зәйтүнә апа гомер буе фермада сыер сауды. Бу нигездә гел шулай күп итеп мал асрадылар, булдыклы гаилә. Район җыелышларында аларны үрнәк итеп китерәм. “Сау кешеләр зарланып ятканда, ДЦП диагнозлылар тормыш алып бара. Ышанмасагыз, килеп күрегез”, — дим.
…Сафиннарның тормыш сынауларына бирешмичә, шулай бер дигән итеп яшәүләре сөендерсә, аларның улларына тагын да сокландым. Ранил авылны ташлап чыгып китмәгән, ә әти-әнисенә ярдәмче, энекәшенә терәк булып, туган нигезендә калган. Кече күңелле, бик тырыш, диделәр аны. Ә ун яшьлек Рәзилне үзем күреп инандым: ул яшьтәгеләрне әле ата-ана һаман да җитәкләп йөри. Рәзил үзен чын хуҗаларча тота. Әле әтисе тирәсендә бөтерелә, әле әнисе янына йөгерә. Бер генә теләк — әти-әни тигезлегендә үссен бу бала һәм гел шундый үткен, миһербанлы булсын.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.