• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.08.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Авыл тормышы

“БАЛ КОРТЛАРЫ ЯХШЫ КЫШЛАГАН”

“БАЛ КОРТЛАРЫ ЯХШЫ КЫШЛАГАН”

Яз җитүгә, бөтен табигать, тереклек уяна. Авыл, бистәләрдә яшәүчеләр өчен эш бермә-бер арта. Аеруча умартачылар өчен яз — матавыклы, мәшәкатьле чор. Март, апрель әлеге өлкәдә шөгыльләнүче кәсепчеләрдән аеруча күп тырышлык сорый. Бал кортлары ничек кышлаган? Җәйне умартачылар нинди уй-хыяллар белән көтә?

Ядкәр МӨХӘММӘДИЕВ, Арча районы Түбән Аты авылы:
— Быел кышның ничек килгәнен барыбыз да белә. Узган ел бал кортлары әйбәт кенә эшләде. Көз көне кортларны югалтулар булмады. Үз вакытында кортларны дәвалап, кышка кертеп җибәрдек. Арча районында бал кортлары яхшы кышлаган, зур югалтулар юк. Кечкенә санда гына үлү очраклары гадәти санала. Аннары декабрь, гыйнварның җылы булуы да зур роль уйнады. Дөрес, һава торышының җылы торуы файдага түгел. Көннәр җылы булгач, бал кортлары да иртә уянды. Бу үрчемгә китерә. Үрчем вакытында бал кортларының оясы 35 оСка кадәр җылына. Шунлыктан бал кортлары азыкны күбрәк тота башлый. Бу үз чиратында калдырган ризык кими дигән сүз. Кышны канди ярдәмендә (бал кортлары өчен азык — А.Г.) чыктык. Кортларны урамга чыгардык. Бер тапкыр очып керделәр дә әлегә ояда торалар. Басуларда әле кар күп. Бал табышы июльдә генә билгеле булачак. Июньне салкын киләчәк дип әйтәләр. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында инде. 2 апрельдә Арча һәм Биектау районы умартачылары бергә җыелып, Иске Чүриле авылында җыелыш үткәрергә уйлыйбыз. Уртак проблемаларны һәм бал бәяләре хакында да шунда сөйләшергә җыенабыз.

Эльмир МИҢНЕБАЕВ, Зәй районы Аксар авылы:
— Умартачылык белән 10 ел шөгыльләнәбез, умарталар саны 19 га җитте. Апрель башында бал кортларын урамга чыгарырга уйлыйбыз. Көннәр җылынып, кояшның ныклап караганын көтәм.
Бал кортлары махсус омшаникта кышлады. Ояларны ачып карадым, зарланырга урын юк. Таныш умартачылар әкренләп бал кортларын урамга чыгара инде. Әйтик, Башкортстандагы таныш умартачылар моны март башында ук эшләде.
Телефонда умартачыларның махсус төркеме бар. Анда берничә ай утырсаң, үзең үк академия бетергән кебек буласың (көлә). Анда берсеннән-берсе оста белгечләр, кирәк соравыңа җавапны тиз табасың. Сату-алу мәсьәләләре буенча да шунда язышырга мөмкин. Узган ел шул төркемдәгеләр белән Балык Бистәсе районында күрештек. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, быел да очрашырга исәплибез. Иң мөһиме — һава шартлары әйбәт килеп, бал уңышы гына булсын!

Гөлчәчәк МОСТАФИНА, Ютазы районы Көрәш Бүләк авылы:
— 95 баш умартабыз бар. Быел бал кортларын 15 мартта чыгардык. Оялар әйбәт кышлаган, көннәр җылы торгач, үрчем дә иртәрәк башланды. Запаста булган кәрәзле балларны ашарларына дип өстәп чыктык. Хәзер апрельдә бозылган рамнарны кыскартып куярга уйлыйм. Искергән, күгәргән бал корты ояларын да алыштырырга исәп.
Берничә ел элек ике катлы умарта корты павильоны сатып алдык. Анда 48 оя сыя. Бал кортларын бер басудан икенчесенә күчереп йөртергә бик җайлы. Бәясе шактый кыйммәт иде. Әмма еллар дәвамында үз-үзен аклый. Халык карабодай балын ярата. Яңа уңыш барыбызны да сөендерер дип ышанам.
Арыслан ГӘРӘЕВ әзерләде. 

 

 

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”
Сәхнә арты

Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”

by irekmanager irekmanager
11 августа, 2025
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru