Авылларга кайткач, андагы буш, җимерек фермаларны күреп, йөрәк әрни. Эх, кайчандыр монда эш гөрләгәндер, ферма тутырып мал асраганнардыр, тирес исе аңкып торгандыр, дисең. Ни кызганыч, элек шактый кешене эшле иткән фермаларның күбесендә хәзер үле тынлык. Арча районы Мөндеш авылында яшәүче Хәлим Гариповның да үзләрендәге тик торган фермага шактый еллар эче пошып йөргән. Үзе ферма мөдире булып эшләгәнгәдерме, колхоз заманындагы кебек мал асрау турында хыялланган ул. Уйларын чынбарлык итү өчен авыл җанлы иргә хәтта гаиләдәгеләр сүзенә каршы барырга да туры килгән. Үзсүзлелеге белән генә морадына ирешкән.
“Абзарыбыз малсыз тормады”
Хәлим Гарипов — бүген 200 башка якын мөгезле эре терлек асраучы, районда билгеле фермер. Авылдагы иске ферманы төзекләндергәннәр, грант отып, шуның янәшәсендә тагын бер бина төзелә. Ашлык амбары, печән кую өчен урын — бөтенесе дә бар. Ферма территориясендә комбайннар, тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы тезелеп тора. Кыскасы, монда терлекчелек гөрли.
Мөндеш фермеры ничә еллар буе тырышып булдырганнарын горурлык белән күрсәтеп чыкты. Әмма бу дәрәҗәгә ирешкәнче сикәлтәле юллар узарга туры килгәнен, нинди кыенлыклар белән очрашканын үзе генә беләдер…
— Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Арчадагы “Сельхозтехника” оешмасында эшли башладым, — дип, хезмәт юлы белән таныштырды әңгәмәдәшем. — Әти дә шунда иде. Анда трактор да йөрттем, тәэминатчы вазыйфасын да башкардым. Әмма көннәрнең берендә: “Колхозда эшлисем килә”, — дип, аннан кайтып киттем. Әти каршы төште, тик үз сүземдә нык тордым. 1990 елда колхозларны бүлә башладылар, шушы чор иде бу.
Шул еллардан башлап, Хәлим абый хуҗалыкта ферма мөдире, бригадир булып хезмәт куйган. Берара ул, “фермер булам” дип, банктан кредит рәсмиләштереп, 6 сыер алып, өйдә мал асрарга тотынган. Тормыш иптәше Венера белән атнага ике тапкыр Казанга барып, үзләре әзерләгән сөт ризыкларын сатканнар. Әмма сөт бәясе кисәк төшеп, литры
1 сум 80 тиенгә калгач, Гариповлар, бу эштән баш тартырга кирәк, дигән фикергә килгән.
— Үзебез өчен 1 сыер калдырдык та, тагын хуҗалыктагы элекке эшемә кайттым, — дип сөйләде әңгәмәдәшем. — Шулай да абзарыбыз малсыз тормады. Гел 10 баш чамасы терлек булды, үгез-таналар асрадык. 2011 елда “Гаилә фермасы” программасы чыкты бит. Канатланып, “ферма төзим” дип, өйдәгеләргә кайтып әйттем. Яңа планымны белеп, әти-әни: “Нәрсәгә кирәк ул, булмаган эшкә тотынма!” — дип ачуланды. Ник әйткәнемә үкенерлек булдым. Әмма үзсүзлелегем өстен чыкты. Район җитәкчелеге белән сөйләшеп, авылдагы иске ферманы рәтләп эшләргә уйладым. Ләкин бу тиз арада башкарыла торган эш түгел. Мин оешканчы, әлеге ферманы башка кешегә бирделәр. Мин исә, 500 мең сум кредит алып, өр-яңа ферма төзелешенә тотындым.
“Гаилә фермасы ачам”, — дип ниятләгәч, кире уйлыйсы килми бит. 11 гә 30 метр итеп нигезен салдык. Шушы мәшәкатьләр белән йөргәндә авылга районның ул чактагы башлыгы Алмас Нәзиров килде. Төзелеш барышын күреп, миңа: “Әнә бит иске ферма, кер дә эшлә”, — диде. Ул шулай дигәч, төзелешне туктатып, иске ферма бинасын ремонтларга керештек. 2011 елның сентябрендә тотынган идек, декабрь азагына яртысын әзерләдек тә.
Район җитәкчелеге, хөкүмәт булышты, мин бик рәхмәтле. Ул вакытта өйдә маллар саны арткан иде. Бәрәңге бакчасын карда итеп, шунда асрадык. 28 башны, шул исәптән 14 сыерны ферма бинасына күчереп, эшли башладык.
“Азык яхшы булмаса, сыер сөт бирми, үгез симерми”
Тора-бара ферманың икенче өлешен дә рәтләгәннәр. Бүген монда 200 ләп баш мал асрыйлар. Шуларның 80 е — савым сыеры. Фермерлык хуҗалыгының төп кереме сөттән. Көненә 1,2 тонна сөт тапшыралар, аны фермадан килеп алып китәләр икән. “15 көн саен исәп-хисап ясыйлар”, — диде әңгәмәдәшем. Үгезләр сату да ярап куя, йә суеп ит итеп, йә тере килеш тапшыралар икән.
— Малларга азыкны үзебез әзерлибез, — дип сөйләде фермер. — 35 гектар җирдә эшли башлаган идем, аннары күрше авыллардагы пай җирләрен дә алып, хәзер 515 гектар җир эшкәртәбез. Аның 60 ына — күпьеллык үлән, 25 енә — кукуруз, беразына берьеллык үлән, шактый җиргә бөртеклеләр чәчәбез. Иске булса да, 3 комбайн бар, шулар белән игенчелек эшен башкарабыз. Яңа техникага кызыгабыз, еллык 3,5 % ставкалы кредит алып булмасмы дип, документлар тапшырдык. Берничә ел элек “Лизинг-грант” программасы белән трактор һәм печән төргеч алган идек, алар да искерә инде…
Мал азыгы туклыклы, витаминлы булсын дип тырышабыз. Ул яхшы түгел икән, сыер сөт бирми, үгез симерми. Азык ваклау җайланмасы алдык, әзерләгәндә азыкка тоз кушабыз. Маллар алдында ел әйләнәсе тоз тора, кайчак аена берәр тонна бетә. Аеруча җәен, яшел печән ашаган чорда күп ялыйлар.
Әлеге фермерлык хуҗалыгы 12 кешене эшле иткән: савымчылар, бозау караучылар, тирес чыгаруны көйләүчеләр. “Хезмәт хакы 15 меңнән дә ким түгел, 20-25 мең сум да була”, — диде Хәлим абый. Инде төзелеп бетеп килгән яңа ферма бинасы да ачылса, эшчеләр саны тагын артачак әле.
Эшчәнлекләре турында фермерның хатыны Венера ханым белән дә сөйләштек. Иртән торып сыер саву, аны сепарат белән аертып, сөт ризыкларын шәһәргә илтеп сату хәзер хуҗабикәнең төшенә генә керә.
— Фермерлык эше җиңел түгел, гаиләбез белән тырышабыз, — диде ул. — Ферма ачылгач, берәр ел чамасы сыер саву эшен башкардым да аннары кеше алдык. Чөнки барысына да өлгереп булмый. Яздан көзгә кадәр кыр эшләре туктамый. Барысы бергә 12 ләп кеше җыела, аларны көнгә ике тапкыр ашатабыз. Мин ризык пешереп, өйдәгесен карап торам. Улыбыз белән кызыбыз мәктәптә укый. Тормыш коруыбызга 30 ел булса да, балаларыбыз соңлап кына туды.
Ә гаилә башлыгының планнары зурдан. Киләчәктә ул эшен күмәк хуҗалык итеп оештырырга хыяллана. “Бухгалтериясе дә, ашханәсе дә булсын, авыл кешесенә эш урыны артсын”, — дип уй-теләкләре белән уртаклашты фермер. Беркем сүзенә карамыйча, “нульдән” башлап шулкадәр уңышка ирешкәнне, монысын гына булдырыр ул, миңа калса.
Рәзилә РӘСИМ, Арча районы.