• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Авыл тормышы

“БӘРӘҢГЕНЕ САЛКЫН ҖИРГӘ УТЫРТУДАН ФАЙДА ЮК!”

“БӘРӘҢГЕНЕ САЛКЫН ҖИРГӘ УТЫРТУДАН ФАЙДА ЮК!”

Ике күрше сөйләшә ди:
— Гали, синең аркада бүген тынычлап йоклап булмаячак. Ул бәрәңгене иртәгә генә утыртсагыз булмый идеме?
— Узган ел сез беренче утырттыгыз. Хатын ярты чәчемне агартты. Менә быел үчемне алдым!
Әйе, бар иде заманалар: узыша-узыша өчәр бакча бәрәңге утырттык. Хәзер исә халык сүрелде. Күпләр бер бакчасын да бүлгәләп кенә утырта. Тик шулай да апрель җитсә, һәр өйдә бәрәңге темасы калка. Нишләтәсең, икенче икмәк бит.
Татарстан шартларында бәрәңге утырту өчен кулай вакыт кайчан? Мул уңыш алу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Шушы һәм башка күп кенә сорауларга Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния ҖАМАЛИЕВА җавап бирде.

“САЛКЫНАЙТСА, ТУФРАК БЕЛӘН ӨЯРГӘ БУЛА”
— Фәния ханым, халык бәрәңгене елдан-ел иртәрәк утырта кебек. Быел тагын да ашыгырлар, дип уйлыйм, чөнки яз иртә килде. Бәрәңгене кайчан утыртырга кирәк?
— Бәрәңгене җир 8 оСка кадәр җылынгач утыртырга тәкъдим ителә. Салкын җиргә утыртудан файда юк — ул, озак тишелмичә ятудан тыш, авыруларга да бирешергә мөмкин. Иртә утырткан бәрәңгене ризоктония чире зарарлау куркынычы бар.
Каен яфраклары бер тиенлек акча зурлыгында булгач, бәрәңге утыртырга киңәш итәбез. Шулай ук эшкәртелгән туфрак артык юеш тә, артык коры да булмасын. Туфракны учка йомарлап тоткач, ул оешырга һәм чәчеп җибәргәндә таралып китәргә тиеш. Быел җир тизрәк өлгерер кебек. Әмма иртә утыртуның бер куркынычы бар: гадәттә, май башында көннәр суытып җибәрә. Ә бу исә, әйткәнемчә, бәрәңгегә зыян салырга мөмкин. Татарстан җирлегендә бәрәңгене 9 майдан соң курыкмыйча утыртырга була.
Гадәттә, безнең зонада кыраулар 7 июньгә кадәр күзәтелә. Ә узган ел 13 июньдә дә кырау төште. Тишелгән бәрәңге өшеде. “Борчылмагыз, яңадан сабак чыгарачак”, — дип тынычландырдык ул чакта халыкны. Һәм, чынлап та, шулай булды. Бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортлары бар, аларны соңга калып утыртмыйлар. Шуның өчен бәрәңге тишелеп чыккач, салкыннар китә икән, пленка белән каплап торырга киңәш итәбез. Хәзер бит элекке кебек зур бакчалар түгел. Бәрәңгене хасиятләп үстерергә мөмкинлек бар.
Тагын бер киңәш: бәрәңге тишелгәч, салкыннар башланса, туфрак белән өяргә була. Яшь сабаклар җир астында кала дип куркасы юк, ул барыбер чыга.
— Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты 20 елдан артык селекция белән шөгыльләнә. Үзегез уйлап тапкан бәрәңге сортлары да шактый, дип беләм. Аларның кайсыларын аеруча уңышлы дип әйтә аласыз?
— Бу — бик мөһим өлкә, чөнки безнең шартларга яраклашкан бәрәңге уңышны яхшы бирә. Чит илдән алып кайткан сортлар кыйммәткә дә төшә.
Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты чыгарган уннан артык сорт бар. Алар барысы да тәмле, Татарстан шартларына чыдам сортлар: “Кортни”, “Регги”, “Танго”, “Зумба”, “Самба”, “Сальса”, “Орлан” һәм башкалар. Тик шуны аңларга кирәк: идеаль сорт бәрәңге юк. Кайсыдыр югарырак уңыш бирә, кайберсе тәме буенча әйбәтрәк. Мисал өчен, зур хуҗалыклар чит илдән кергән “Гала” сортын ярата. Язга кадәр яхшы саклана ул. Дөрес, “Гала” сорты дым ярата, ягъни коры елны су сипмәсәң, уңыш начар була. Эксперимент рәвешендә төрле сортны утыртырга мөмкин, чөнки уңыш җирнең нинди булуыннан да тора.
— Бәрәңге авырулары да күбәйде кебек. Алар белән ничек көрәшергә? Һәм ул чирләр нәрсәдән барлыкка килә?
— Чирләр күп: фитофтороз, альтернариоз, алтынсу нематода… Соңгысы аеруча куркыныч, чөнки ул очракта бәрәңгенең уңышы бөтенләй булмый. Нематода ул — суалчан. Бәрәңгенең тамырына кечкенә сары күкәйләр сала. Нәтиҗәдә бәрәңге корый. Иң аянычлысы — ул туфракта озак еллар саклана. Җирне дәваламыйча, нематодадан котылып булмый. Хәзерге яңа чит ил бәрәңге сортлары нәкъ менә туфракта булган алтынсу нематоданы юк итә. Ягъни суалчан бәрәңгене ашап үлә. Әле күптән түгел генә хәбәр булды: Татарстанның бер хуҗалыгында алтынсу нематода тапканнар. Әгәр аның белән көрәшмәсәң, ул тагын да үрчи.
Чирләр яңарып тора. Алар белән көрәшү ысуллары да заманчалаша. Бездә хәзер көньякта гына очрый торган бәрәңге авырулары да күзәтелә. Чөнки климат үзгәрә, бәрәңгеләрне төрле җирләрдән алып кайталар.

“БӘРӘҢГЕНЕ 8-10 СМ ТИРӘНЛЕКТӘ УТЫРТАЛАР”
— Бездә кара яки көлсу туфрак та, кызыл балчык та бар. Бәрәңге җирнең нинди булуына карап утыртылырга тиешме?
— Бәрәңге төрле туфракта да әйбәт уңыш бирергә мөмкин, әмма һәр туфракның үзенчәлекләре бар. Комлы туфрак ярлырак, көпшәк туфрак суны тиз сеңдерә һәм тиз югалта. Корылык шартларында мондый туфракта иртә өлгерешле сортлар мул уңыш бирә. Кара туфрак туклану элементларына да, органик матдәләргә дә бай була. Суны да яхшы саклый. Мондый туфракта теләсә нинди сорт яхшы уңыш бирә. Кызыл балчык та бәрәңге культурасы өчен начар түгел, бай туфрак санала, тик яңгырлар еш яуса, мондый бакчада бәрәңгенең тамыры чери башлый. Иң мөһиме — туфракта җитәрлек туклыклы элементлар булсын, җир йомшак һәм анда җитәрлек дым булсын.
— Соңгы елларда бәрәңгене колорад коңгызына каршы агулап утырта башладылар. Ул чынлап та булышамы?
— Аерым хуҗалыклар моның өчен күптән “Престиж” препаратын куллана. Аның составында неоникотиноид һәм фунгицид бар, ул Россиядә рөхсәт ителгән. Үзем дә “Престиж” белән агулап утыртуга каршы түгел, чөнки аның кеше сәламәтлегенә әллә ни зыяны юк. Хәтта тикшерүләр шуны күрсәтте: язын кулланган агуның микъдары җәй көне сиптергәнгә караганда кимрәк тә. Җәен 20-30 сутый бакчага агу сиптергәндә, ул күбрәк мәйданга тарала, кешегә дә, табигатькә дә зыян сала. Язын эшкәртүнең уңай яклары күп: көннәр кызу булмагач, агу кешегә ул кадәр нык тәэсир итми, бу вакытта бал кортлары да актив очмый, агулап утырткач, ул бәрәңгене 2 ай саклый. Агу яфракларда 60 көнгә кадәр саклана һәм колорад коңгызын юк итә.
Тик аны белеп кулланырга кирәк: 100 кило бәрәңгегә 100 мл препарат җитә. Монда шунысы мөһим: 100 мл препаратны эретер өчен ярты литр су җитә. Югыйсә кемдер агуны бишәр литр суга ясый да файдасын күрми. Агу су белән агып чыгып китмәсен өчен, катнашма дөрес ясалган булырга тиеш.
— Бәрәңгене ел да бер урынга утырту дөресме?
— Әлбәттә, ел саен бер урынга утыртканда, бакчаның уңдырышлылыгы кими һәм ул төрле чирләргә, корткычларга ешрак бирешә. Шулай ук күпьеллык чүп үләннәре дә барлыкка килә. Эт эчәгесе генә дә ни тора. Шуңа күрә чәчү әйләнешен (севооборот) көйләргә тырышырга кирәк. Бакчаны тулысы белән булмаса да, ярты өлешкә бүлеп, ял иттереп алу мөһим. Бәрәңгесез җиргә ике еллык үлән чәчеп тора аласыз. Шулай эшләгәндә, җир туклана, авыру-корткычлардан арына, туфракның структурасы яхшыра.
— Элек бәрәңгене ярып утырталар иде. Кайсы очракта уңыш яхшырак?
— Бөтен килеш утырткан бәрәңге яхшырак. Әгәр чәчүлек бәрәңге кыйммәтле яки дефицит булса, кисми дә хәлең юк. Безгә дә орлыкны шулай утыртырга туры килә. Кискәндә пычакны марганцовка эремәсенә тыгып алу шарт.
— Бәрәңге утыртканда төп киңәшләр?
— Бәрәңгене 8-10 см тирәнлектә утырталар. Артык тирәнгә утыртмаска киңәш итәм. Шул ук вакытта аның төбен өеп торырга кирәк. Тирән утырткан бәрәңге яңгырлы елларда җирдә үк чери. Уңышның иң беренче сере — яхшы орлыкта. Икенчесе — җирнең яхшы булуында, өченчесе — бәрәңге игү технологиясен үтәүдә. Җирне ашлап, йомшартып торыгыз. Коры елларда су сибәргә онытмагыз. Шулай ук бәрәңгене зарарлый торган фитофтора, фузариоз, парша кебек авыруларга каршы көрәшү мөһим. Бакча ярлы икән, 10 сутыйга 3-5 тонна тирес кертергә кирәк. Тиресе булмаган бакчачылар 30-50 кило азофоска куллана ала. Шәхси яшелчә бакчаларында еш кына кальций һәм магний ачлыгын күзәтергә мөмкин. Шуңа күрә туфракка шулай ук доломит оны (1 сутыйга 30 кг) һәм кальций селитрасы (1 сутыйга 1 кг) кертергә киңәш итәм. Бу бәрәңге уңышын сизелерлек арттырырга ярдәм итәчәк.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

Хәбәрләр

20-22 майда Казанда “Идел-Янцзы” Россия-Кытай яшьләре форумы узачак.

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә 16-17 майда Курай бәйрәме узачак.

Камал театрының яңа бинасындагы беренче юбилей — ТР халык артисты Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе үтте.

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИСӘН ЧАКТА БӘЯЛӘСЕННӘР ИДЕ ИНДЕ”
Сәхнә арты

“ИСӘН ЧАКТА БӘЯЛӘСЕННӘР ИДЕ ИНДЕ”

by irekmanager irekmanager
7 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru