• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“БЕРЕНЧЕ СЪЕМКАГА СУГЫШЫП КИЛГӘН ИДЕМ”

“БЕРЕНЧЕ СЪЕМКАГА СУГЫШЫП КИЛГӘН ИДЕМ”

Алып баручы Иван ОСТРОУМОВ күпләргә “ТНВ” телеканалындагы төрле тапшырулар аша таныш. Аны еш кына рәсми чараларда эшләргә дә чакыралар. Ул балачактан шушы өлкәдә кайный. Күптән түгел “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
— Үскәч кем булырмын дип, хыялланырга да өлгермәдем, һөнәрем мине үзе сайлады, — ди Иван. — Балалар бакчасыннан башлап, һәрчак бәйрәмнәр үзәгендә идем. Казандагы 2 нче татар гимназиясен тәмамлап, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына кердем. Студент чакларында да гел сәхнәдә идем.

“ГЕЛ “МИТРОФАН” БЕЛӘН ЙӨРДЕМ”
— Иван, син — Казан егете. Тамырларың кайсы яклар белән бәйле?
— Казанда туып-үстем. Әнием Гөлсинә — Актаныш кызы. Әтием Владимир — Мамадыш якларыннан. Балачагымны әллә ни хәтерләмим. Әмма шунысы бик яхшы исемдә: кулымда гел микрофон йә шуңа охшаган графин капкачы булыр иде. Аны һәрчак “митрофан” дип атый идем.
— Телевидение эшчәнлегең кайчан башланды?
— “Татарстан-Яңа гасыр” каналына 2006 елда килеп кердем. Мине шигырь укучы итеп чакырдылар. Соңыннан балалар һәм яшүсмерләр өчен “Тамчы” тапшыруын алып бардым. Беренче съемка көне алдыннан сыйныфташым белән сугыштым, күз тирәсендә “фингал” чыкты. Ярый әле гримерлар бар (көлешәбез). Аннары “Яшь ТНВ”, ә 2018 елдан “Шаян ТВ” каналы алып баручыларының берсе булып эшлим. 6 ел дәвамында “ТНВ”да иртәнге “Здравствуйте!” тапшыруын алып барам.

“21 ЕЛ СӘХНӘДӘ”
— Син күп кенә дәрәҗәле хөкүмәт чараларын да алып барасың. Зур кунаклар, түрәләр каршында чыгыш ясау каушатамы?
— Сәхнәдә, әйткәнемчә, балачактан. 9 яшемнән бирле төрле чаралар алып барырга туры килде. 21 ел сәхнәдә! Әмма бүген дә сәхнәгә чыккан саен каушыйм. Каушамаган кеше профессионал түгел, ди кайберәүләр. Бәлки, шулайдыр. Залда гади халык булсынмы, зур кунаклармы, минем өчен, беренче чиратта, алар — чараны карарга килгән тамашачылар. Син залдагы һәр кешегә күз карашың белән булса да игътибар итәргә тиеш. Үз эшемне, сәхнәне бик яратам, ул да мине ярата.
— Алып баручы партнерлардан кемнәрне үзең өчен бик җайлы дип атар идең?
— Минем өчен җайлылары — ярты сүздән аңлап, теманы дәвам итәргә сәләтле булган алып баручылар. Андыйлар, кызганыч, күп түгел. Гөлназ Сәфәрова, Раяна Әхмәтҗанова, Марина Михайлова, Айзилә Батырханованы аерып әйтер идем. Алар белән партнерлыкта эшләү бик рәхәт.

“БИК САГЫНАБЫЗ…”
— Иван, былтыр тормышыңда куанычлы вакыйгалар да, зур югалтулар да булды… Башта гаилә коруың турында сөйләшик әле.
— 2024 елда Халыкара гаилә көнендә тормыш иптәшем белән язылыштык. Ксения — Казан кызы, баскетбол буенча спорт остасы. Карьерасын тәмамлап, бүген телекоммуникация өлкәсендә эшли.
— Тормышыңда иң зур югалту — әниең китеп барды…
— Үткән ел әниебезне югалттык. Бу хакта бик сөйләргә яратмыйм. Күз яшьләрем тәгәри башлый. Әлеге хәбәрне бик авыр кабул иттем. Әни — бөтен тормышны гаиләгә багышлаган кеше. Апамны (ул 16 яшькә олырак) һәм мине яхшы, тәртипле балалар итеп үстерде. Бик сагынабыз. Соңгы елда әбиебезне (әтинең әнисен) дә югалттык.
— Әтиең белән аралашып яшисезме?
— Әти белән элемтә хәзер тыгыз. Элек күп еллар дәвамында аралашмадык. Бүген бик якын без.
— Буш вакытларда нинди ял яратасың? Кайларга йөрисез?
— Буш вакытым аз. Халык ял иткәндә, артистлар, журналистлар гел эштә. Чит шәһәрләргә китеп, эш буенча җавап бирмичә ял итәргә яратам. Кызганыч, чит илләргә озакка барып кайтырга вакыт сирәк эләгә.
— Китап укырга яратасыңмы?
— Чынлап әйткәндә, китап фанаты түгел мин. Шулай да, үземне кулга алып, күптән түгел Чарльз Диккенсның кайбер әсәрләрен укып чыктым әле. Күбрәк кино, аеруча комедияләр карарга яратам.
— Телевизор караучыларга һәм газета укучыларга теләкләреңне дә җиткерсәң иде.
— Теләгем күп еллар дәвамында үзгәрми: алдагы көнегез үткәненнән яхшырак булсын!
Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru