• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 11.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

Социаль челтәрләрне ачкан саен һәрвакыт мул табын артына ашарга утырган, ә үзе һаман саен ябыгырга телим дип кабатлаган ханым Вәсилә Газиеваны күпләр таныйдыр. Күптәнге язылучылары Вәсилә ханымның ашауга мөкиббән булып юри кыланганын, чынлыкта аның 19 ятимне (алар арасында үз ата-аналары исән балалар да бар) әниле иткән олы йөрәкле хатын икәнен яхшы белә. Малай-кызларны үз блогында еш күрсәтмәсә дә, соңгы арада алар өчен аерым аккаунт ачкан. Анда балаларының көнкүреше белән якыннанрак танышырга мөмкин.
Вәсилә апаның ишле гаиләсе Башкортстанның Бүздәк районы Никольcкое авылында үзенең әти-әнисеннән калган йортта гомер кичерә иде. Күптән түгел алар район үзәгенә якынрак урнашкан Таллыкүл авылыннан ипотекага 250 квадрат метрлы өй сатып алды. Менә шушы яңа нигезгә күченеп йөргән күңелле мизгелләрдә аралаштык алар белән.

“БАЛАЛАР УКЫРГА САЗ ЕРЫП ЙӨРИ ИДЕ”
— Бу йорт бик иркен, ишегалды киң, матур. Җирле үзидарәгә баганага ут куюны сорап мөрәҗәгать иткән идем, берничә сәгать тә узмады, электрик килеп тә җитте, — ди Вәсилә апа.
Бу авылда юлларның яхшы булуына шатлана ул.
— Элек яшәгән җирдә юл юк, балаларга укырга саз ерып йөрергә туры килде. Җитәкчеләрдән юлларны рәтләүне күпме сорасам да, мине ишетүче табылмады. Монда юллар көзге кебек, — дип сөенә әни кеше.
Никольcкоедагы фельдшерлык пунктына табиб атнага ике мәртәбә генә килсә, монда белгеч көн дә эшли, ә балаларның кайсы астма белән авырый, кайсында аллергия, йөрәк зәгыйфьлеге икән. Авылда кибет тә бар. Болар Вәсилә апа өчен бик мөһим. Чөнки гаиләдә ачы язмышлы балалар тәрбияләнә. Хәер, Вәсилә ханымның үзенең дә тормышы гыйбрәтле.
Яшь чак — юләр чак, дип юкка әйтмиләрдер. Бик яшьли, мәхәббәттән башын югалтып, авырга уза ул. Ләкин бу хәбәрне ишеткәч, егет кеше югала, ә кызны, гаиләгә тап төшергәне өчен, әтисе өйгә кертми. Билгесезлек алдында калган, әле үзе дә балалыктан чыгарга өлгермәгән Вәсилә, озак уйлап тормый, Казахстанга китә һәм баласын шунда таба. Тик, ни аяныч, ун айлык чагында авырып, нарасыйның йөрәге тибүдән туктый. Берничә елдан әтисе үлеп, ялгыз калган әнисе: “Мине карарга кайт”, — дип телеграмма суга.
— Әнидә шикәр авыруы иде, яман шеш тә таптылар. Аны тәрбияләргә кайттым. Күрешкәч: “Ник берни әйтми киттең?” — дип бик орышты үземне. Нишлисең бит, вакытны кирегә бора алмыйсың… — дип авыр сулап куя әңгәмәдәшем.
Авылда төпләнгәч, пешекче дә, төзүче дә булып эшли, бозаулар да карый ул. Берничә мәртәбә кияүгә чыга, тик никахлары таркала. Табиблар катлаулы операцияләр кичергән Вәсилә ханымга башка бала таба алмаячагы турында әйтә. Ә баласыз йорт җимешсез агач кебек шул, кадере юк…

“МИҢА БАЛА БИРӘСЕЗМЕ?”
Вәсилә апа озак еллар бертуганнарының ул-кызлары белән юанып яши. Тәрбиягә сабый алу турында уйлап та карамый. Ә берсендә шулай туганнан туганы Виканың хәлен белергә дип, кызның әбисенә ияреп, опека бүлегенә баргач: “Тәрбиягә бала алырга теләсәм, миңа бирәсезме?” — дип сораганын сизми дә кала. Ахырдан: “Тик мин ун мәртәбә кияүгә чыгып кайттым”, — дип шаяртып куя. Дөрестән дә, чираттагы ире белән аерылышып йөргән чагы була аның. Ни хикмәт, әңгәмәдәшем уңай җавап ишетә һәм аңа документ җыярга кушалар. Шулай итеп, һич уйламаганда Вәсилә апаның өен Эльвина белән Лиананың тавышы ямьгә күмә. 4 һәм 2 яшьлек бу бертуган кызларны опека бүлеге аерырга теләми. “Ике кечкенә баланы карарга да, эшләргә дә ничек өлгерә идегез? Ярдәм итүчеләр булдымы?” — дип кызыксынгач, Вәсилә апа элек тә үзендә туганнарының балалары — Әлфия һәм Маратның яшәгәнен әйтте. Үз өйләрендә әби белән әниләре акны-караны күрми эчкәч, балалар җылы эзләп, гел Вәсилә апа янына килеп йөри башлаган, соңрак яшәп үк калганнар. Баштагы мәлдә сабыйларны карашырга шулар булышкан. Хәзер инде Әлфия белән Марат, үз гаиләләрен корып, матур гына тормыш көтәләр. Үзләрен сыендырган, җылыткан, ашаткан-эчерткән танышыма әле дә “әни” дип эндәшәләр.
Эльвина белән Лианадан соң озак та узмый, Вәсилә апа Виканы да барып ала. Аның артыннан 4 яшьлек Владик, ике бертуган Роза белән Роберт кайта. Шулай итеп, ел ярым эчендә ул күпбалалы әнигә әйләнә.
— Егерме елдан артык гомер узган. Хәзер инде кемне ничек алып кайтканны юньләп хәтерләмим. Әле бит бу сабыйлар арасында вакытлы опека белән өч ай яшәүчеләр дә булды. Ягъни сабыйга “статус” бирелгәнче, мин карап тора идем. Аннары туганы табыла да, алып китәләр, кемнеңдер язмышы башкача хәл ителә, — ди Вәсилә апа.
Владик та вакытлы опека белән генә килә, ләкин әңгәмәдәшем аны кире бирми. Надя исемле кыз исә, бирегә кайтканчы, башка гаиләдә яши. Аны да вакытлыча гына карап торуны сорыйлар, тик танышым аны шулай ук җибәрми. Хәзер Надя Сочида яши, укытучы. Менә шулай төрле елларда төрле юллар белән Газиевлар йортына Айсылу, Таңсылу, Надя, Егор, Полина, Карина, Марина, Андрей һ.б. сыена.
Танышым бары бер баланы — Ариананы гына үз кызы итеп яздыра.
— Үземнән соң калган мал-мөлкәтне кемгәдер мирас итәргә телим. Ариананы бик кечкенә килеш алып кайттык һәм үз кызым итеп яздырдым. Калган балалар да моны белә. Арианага карата аерым мөнәсәбәт юк, һәммәсен тигез күрәм, — дип аңлатты Вәсилә апа.
Вәсилә апа бер генә малай-кызны да тәрбиягә алганчы күреп, танышып, сорашып йөрмәгән.
— Берсендә: “Карина, Марина, Вадимны аласыңмы?” — дип шалтыраттылар. Уйлап та тормыйча ризалаштым. Соңрак Карина: “Әни, сине күргәч, усалга да охшаган, шәфкатьле дә кебек, дип уйладым”, — дип көлеп искә алды. Аларны өйгә алып кайтканда, башка балалар бәрәңге чистарта иде. Боларга да: “Барыгыз, сез ярдәм итә торыгыз, мин хәзер тиз әйләнеп кайтам, дип документлар артыннан киттем. Кайтуыма башка балалар белән танышып, дуслашырга өлгергәннәр иде. Бу әйбер монда, тегесе — шунда, дип таныштырып йөргәнем юк, бездә шундый тәртип, болай эшлиләр, дип акыл да сатмыйм. Кайталар да үз өйләрендәге кебек яши дә башлыйлар, шундук гаилә әгъзасына әйләнәләр. Бала барысын да үзе күрергә тиеш. Иртән йокыдан торгач, һәркем үз урынын җыя һәм чисталык-тәртип саклый — шуннан кала башка бернинди кагыйдәм юк, — дип сөйли язмам герое.
Әллә әнә шулай мөстәкыйльлек биргәнгә, балалар үзара бик дус, ярдәмчел икән. Ызгышлар: “Әни мине ныграк ярата”, — дип бер-берсен үчекләүдән зурга китми. Ә инде ярамаган гамәл кылган очракта һәркайсына җәза бер — диванда тик утырып тору.

“10 ЕЛДАН ҮЗ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ КАЙТТЫЛАР”
Сабыйларның күбесе авыр тормышта интегеп яшәгәннән соң, балалар йортына эләккән. Кайберләренең әти-әниләре исән-сау булса да, йөрәк парәләре турында күптән онытканнар, алар өчен аракы кадерлерәк. Әлбәттә, андый балаларның холкы төрле. Вадим дигән малайны алып кайткач, озак вакыт беркем белән сөйләшмәгән, эчкә бикләнгән, ә үзенең китәсе килми икән. Баксаң, әнисе дә шушы ук авылда бер ташландык йортта яшәп, эчеп яткан. Психологларга мөрәҗәгать иткәч кенә, малай ачылып, кисәк үзгәреп киткән.
Ә менә бертуган Роберт белән Роза ун еллап әлеге гаиләдә тәрбияләнгәннән соң, янәдән үз әти-әниләре янына күченгән — кайчандыр балаларын шайтан суына алыштырган ир белән хатын, хаталарын танып, ата-ана хокукын кире кайтара алган. Эшкә урнашып, яңа зур йорт салып, балаларын шунда алып кайтканнар. Хәзер инде Роберт белән Розаның үз тормышлары. Гомер биргән әти-әнисен дә, кырыс язмыш тырнагыннан йолып калып, күңел җәрәхәтләрен дәвалаган Вәсилә апаны да тигез күреп яшиләр. Робертның үзенең дә улы үсеп килә.
Вика, тагын бер егет — Егор да башлы-күзле булган. Баштарак Егор да авыр холык белән аерылып торган. Аны хәтта алган гаиләләре кире опека бүлегенә тапшырган. Вәсилә апа тәрбиясендә менә дигән итеп үсеп, армия хезмәтен үтәп кайткан, эшкә урнашкан, өйләнгән. Хәзер дә атна саен ялларда авылга кайтып йөри.

“СЕЗНЕҢ ӘТИЕГЕЗ!” — ДИДЕМ”
Әлбәттә, Вәсилә апа бу кадәр баланы ялгызы гына аякка бастыра алмас иде. Шушы сабыйлар ярдәме белән ул, ниһаять, үзен аңлаган, ныклы терәккә әйләнгән ир затын очраткан. Ире Айдар — кечкенәдән бергә уйнап үскән, бер мәктәптә укыган күршесе. Бер дә өйләнмәгән, әти-әнисе янәшәсендә яшәгән шофер егет белән кызыклы гына кавышкан алар.
— Авылда шул бит инде: тоз бетәме, ягулык кирәкме, башка йомышың төшәме, иң элек күршегә йөгерәсең. Мин дә гел Айдарга мөрәҗәгать итә идем. Аннары балалар да аның белән дуслашты. Ул аларны атка утыртып йөртә, машинасында урам әйләндерә. Айдар безнең өйдә пәйда булгач, балалар: “Ул безгә кем?” — дип сорады. “Сезнең әтиегез!” — дидем. Шул көннән башлап, Айдар — балалар өчен иң шәп әти, — дип сөйли Вәсилә апа.
Кавышкач, уртак бала турында да хыяллана алар. Хәтта ЭКО ясатырга чиратка язылалар. Дүрт ел көтеп, инде вакыт җитте дигәндә, “Безнең болай да балаларыбыз күп”, — дип, ниятләреннән кире кайталар. “Ирем — иң зур ярдәмчем, Аллаһы Тәгалә исәнлегеннән аермасын”, — ди Вәсилә апа. Өч ел элек Айдар абыйда яман шеш тапканнар. Бүген ул шушы мәкерле чир белән көрәшеп яшәргә мәҗбүр.

“ҺӘММӘСЕНЕҢ АВЫРУЫ БАР”
Сәламәтлеге какшауга карамастан, гаилә тук булсын, өстәлдән сөт, май, ит, бәрәңге кебек табигый ризыклар өзелмәсен өчен, Айдар абый хәленнән килгәнчә мал-туар, кош-корт тотарга, яшелчәсен үстерергә тырыша. Биш сыерлары бар. Әлбәттә, көч бирүчеләр дә, ярдәм итүчеләр дә — балалар. Явыз телле кешеләр интернетта: “Балаларны хуҗалыкта эшләтергә алганнар”, — дип гәп куертырга яратса да, хезмәткә өйрәнеп үсүнең берәүгә дә зыяны тигәне юк. Эшләтү дигәне дә идән себерү, аш бүлмәсендә булышу, уенчыкларны җыю кебек вак-төяк инде. Ашарга хуҗабикә үзе пешерә. Савыт-сабаны да үзе юа, балалар урнаштыра гына.
— Үзебездән арткан сөттән каймак-эремчек ясап, район үзәгенә алып барып сатабыз, — ди Вәсилә апа. — Дәүләт биргән 8-9 мең сумга гына баланы ашатып-эчертеп, киендереп булмый. Көнгә дүртәр тапкыр да ашарга пешергән чаклар бар. Ялларда, бәйрәм көннәрендә, балалар, кияү-киленнәр, оныклар — барысы бергә утызлап кеше җыелабыз. Сабыйлар үзләре дә тегене-моны пешер әле дип сорагач, ничек каршы киләсең? Тәмле дип яратып ашаулары — үзе бәхет! Урамда уйнап кергәч, бер табак өеп пешергән пирожки-кабартмалардан күз-ачып йомганчы җилләр исә. Шашлыкны аеруча яраталар. Бөтен азык-төлекне тартмалап, капчыклап алабыз, — дип елмая хуҗабикә.
Әле бит балаларның һәммәсендә диярлек төрле авыруы да бар, аларны дәвалау да бик чыгымлы. Мәсәлән, Айсылуның калкансыман бизендә шеш үскән. Озакламый аңа Мәскәүдә операция ясаячаклар. Маринаның йөрәгенә операция ясаганнар. Вадимда — бронхиаль астма. 7 яшьлек Ильяс, неврологик авырулары булу сәбәпле, тумыштан инвалид. Аңа да операция ясатканнар. Өй шартларында гына белем ала. Табиблар Ильясны “сөйләшә дә алмаска мөмкин” дисә дә, ул хәзер иҗекләп китап укый башлаган. Вәсилә апа шифаханәгә, тернәкләндерү үзәкләренә — кая гына юллама бирсәләр дә, балаларны йөртергә омтыла. Тешләре кыек үскәннәргә брикет та куйдырган. Үзе дә: “Сәламәтлекләрен ныгыту өчен хәлемнән килгәннең барысын да кылырга тырышам”, — ди. “Балалар көйсезләнми тормыйдыр?” — дим.
— Еламасын, борчылмасын өчен бөтен нәрсәне алып бирәм, — дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем. — Әле менә маркетплейстан тугыз яшьлек кызларга бизәнү әйберләренә заказ ясадык. Алар миннән шул-шул кирәк дип сорамый, үзара сөйләшкәннәрен генә ишетәм. Әйдәгез, карыйк, сайлыйк, дим. Дөресен әйтим, малайлар белән авыррак вакытларда психологларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килде.
Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр. Вәсилә апаны тыңлагач та, балалар бу йортка бәрәкәт алып килгән кебек тоелды. Блог ачу да — аларның тәкъдиме. Үзе турында: “Безнең нәселдә бар да шулай зур гәүдәле”, — дигән Вәсилә апа ашый, ә балалар төшерә, идеяләрне дә алар уйлый. Реклама бирүчеләр дә юк түгел. Күбрәк бартерга килешәләр. Санкт-Петербургта яшәүче Юлия исемле хатын Вәсилә ханымны балалары белән бергә ике мәртәбә — Мәскәү һәм Санкт-Петербургка кунакка чакырган. Кыйммәтле кунакханәләрдә яшәп, рестораннарда ашап, яхтада йөреп, истәлекле урыннарны күреп, цирк-театрларга барып, күңел ачып кайтканнар. Юлия балаларны кыйммәтле бүләкләр белән сөендергән.
— Бу сәяхәттән соң, үземне бөтен дөньяны күргән кебек хис итәм, — ди әңгәмәдәшем. — Блогны үстерергә телибез. Дөрес, кайчак нинди генә ямьсез сүзләр язмыйлар, мине дә мыскыллыйлар. Авылда да балаларны акча өчен алып кайткан диючеләр булды. Андыйларга игътибар итмим. Физик яктан арысам да, күңелем белән шатланып яшим. Тагын да бала алырга ризамын.

“ЭЧЕП-ТАРТЫП, АЗЫП-ТУЗЫП ЙӨРГӘНЕ ЮК”
Хәзерге вакытта Газиевлар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. Тагын өчесе — студент, ялларга гына кайталар. Калганнарының үз тормышы. Өчесенә фатир да биргәннәр. Шунысы куандыра: кайсы кая таралышса да, бу балаларның берсе дә әни назы тапкан йортка юлны онытмый, ялмы, бәйрәмме, җыелышып кайталар, зур табын корып, бергә күңел ачалар. Әмма өстәлгә бервакытта да спиртлы эчемлек куелмый. Вәсилә апа балалар яшьтән үк хәмернең ярамаган нәрсә икәнен белеп үссен дип тели. “Аллага шөкер, эчеп-тартып, азып-тузып йөргәннәре юк. Шунысы өчен бигрәк тә сөенәм. Эльвинабыз — цифрлы мәгълүматларны эшкәртү буенча мастер, Вика — укытучы, Ариана — мал табибы, Надя — тәрбияче…” — дип шатланып сөйли язмам герое.
…Вәсилә апа кайбер көнне арудан аякларымны кая куярга белмим дисә дә, шушы балаларга тәрбия бирә алганы өчен тормышыннан канәгать, чиксез бәхетле. Планнар корып канатланып яши. Хәзерге вакытта “Лада Гранта” машинасын микроавтобуска алыштыру турында хыяллана. Яңа күчкән йортта мунча юк икән, аны салу юлларын эзли. Шушы игелекле эшендә аңа җиңеллек, көч-куәт телисе килә.
Гүзәл САБИРОВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru