Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы егете Фәнзил Галиуллин туган ягында фермерлык эше алып бара. Бу тармакка 2021 елда алына. Фермерга 29 яшь. Башта нефть өлкәсен сайлаган егетне авыл хуҗалыгы үзенә күбрәк тарта. Беркөн яхшы эшен ташлый да, туган ягына кайтып китә Фәнзил.
— Безнең район нефтькә бай як бит. Киләчәкне, үсешне уйлап, Әлмәт дәүләт нефть институтына укырга кердем, шунда ук магистратура да тәмамладым, — ди Фәнзил. — Диплом алгач, белгечлегем буенча, “Транснефть” оешмасында эшли башладым. Тик күңел нигәдер гел авылга тартты. Кайтып, фермерлык белән шөгыльләнә башларга, дигән ният шул чакта барлыкка килде.
Фәнзил Зәй-Каратай авылында туып-үсә. Гаиләдә икенче бала, абыйсы бар. Төп йортта әти-әнисе белән тора. Әлегә өйләнмәгән. Фәнзил укыган чорда авылдагы мәктәп тугызъеллык булып кала. X-XI сыйныфны Лениногорск шәһәрендә укый ул һәм Әлмәткә юл тота.
— Фәнзил, авылыгыз зурмы? Яшьләргә төпләнеп калырга шартлар, эш урыннары бармы?
— Зәй-Каратай — районда иң зур авылларның берсе. Зур мәктәп, балалар бакчасы бар. Яңа мәдәният йорты төзеделәр. Ләкин, ничек кенә булмасын, яшьләр китә, балалар саны кими. Позитив уйларга тырышсак та, чынбарлык шулайрак. Авылыбыз бик күркәм, матур, юлларны карап торалар. Ут, су, газ… — бөтен шартлар, уңайлыклар бар. Аның ике шәһәр уртасында урнашуы да бик җайлы: Әлмәткә — 35, Лениногорскига 18 чакрым гына. Күбесе йөреп эшли.
Мәктәптә укыганда, күп конференцияләрдә катнашып йөрдем. Авылның тарихы белән еш таныша идек. Гел шакката идем: фермалар гөрләп эшләгән, тонналап ит, сөт җитештергәннәр. Безнең “Уңыш” колхозы Татарстанда иң алдынгыларның берсе булган. Әмма мәктәп елларыбыз шушы фермаларның бетү чорына туры килде: яңа инвесторлар эшли алмыйча, малларны, техниканы тараттылар, фермалар ябылды… Шулар хакында укып һәм хәзерге чынбарлык белән чагыштырганда, моңсу булып китә иде.
— Фермерлыкка тотыну өчен нәрсә этәргеч бирде?
— Этәргеч булырлык сәбәп юк. Дус фермерларым бар. Аларның йогынтысы тигәндер, бәлки. “Транснефть”тә инженер вазыйфасын башкардым. Ләкин компьютер каршында тик утыра торган егет түгел мин. Күңелдәгесен әти-әнигә әйттем, төрлечә уйлаштык, киңәшләштек. Башта алар бераз каршы да чыкты. “Нефть өлкәсендә алты ел белем алып, монысына керешү авыр була бит”, — диделәр. Ләкин, гаилә киңәшмәсенә куеп, барыбер бер карарга килдек. Бергә булганда гына мондый эшне ерып чыга алырыбызга инанып, башларга булдык. 2021 елда тотындык. Җимерелеп беткән иске фермаларны алып, тирә-ягын чистартып, койма белән тотып, үзебезнең хуҗалыкны шулай ясадык. Бер бинасын ремонтладык: түбәсен яптык, идәненә бетон җәйдек, яңа җайланмалар кайтардык. 100 гектар чамасы пай җире сатып алдык, эшкәрттек. 40 гектарына люцерна чәчтек.
— Эш башлаганда, дәүләттән ниндидер ярдәм алдыгызмы?
— Бөтен эшне нольдән башлагач, билгеле, авыррак инде. Техника, җир, чәчәр өчен орлык, малы да кирәк. 2021 елда “Агростартап” грантын оттык. 3 миллион сум акча бирделәр. Шуңа бер трактор, чапкыч, тюклау җайланмасы — печән әзерләргә техника алдык. Ләкин бер трактор белән генә булмый. Тагын техника сатып алдык. Шулай итеп, ныклы әзерлек белән, печәнгә чыктык.
Фермерлык эшен планлаштырып йөргәндә, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Габдерәүф улы Шәмәрдановка кердем. Теләкләрне аңлаттым. Район хакимияте башлыгы вазыйфасын ул чакта Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәенов башкара иде. Бергә киңәшләштек. Район башлыгы, яшь егет булуыма карамастан, куәтләде, ышанып, үзе дә дәртләндереп, ярдәм итте, рәхмәт. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, Аллаһка шөкер, булыштылар. Шып-шыр, аварга торган бинаны торгызгач, мал-туар кирәк. Анысы булгач — ашатырга азыгы, азык өчен — җире, җире булгач — эшкәртергә техникасы… Һаман кирәк тә кирәк. Башлангыч потенциал зур түгел иде бит, шул бер гаилә бюджеты. Кредитлар алырга тырышмадык. Чөнки дин буенча да тыелган булгач, бу вариантны карамадык. Башлап җибәргән мәлдә грант зур ярдәм ул. Ләкин хөкүмәт акча бирә дә, син шуңа гына ышанып эш ача алмыйсың. Ул 100 дән 1 өлеше генә, дисәм дә дөрес булыр. Калган 99 өлеше үзең, гаиләң, дусларың һәм барлык ярдәм иткән кешеләреңнән килә. Аллаһка шөкер, бу эшебездә бик күпләр, хәтта көтелмәгән җирләрдән булыштылар. Барысы да җайлы барды. Ниятләп, тырышлыкны күрсәткәч, ничек кенә булмасын, Аллаһы Тәгалә нәтиҗәсен бирә. Беренче мәлләрдә авыр. Әле хәзер дә җиңел түгел. Таналар алып кайттык. Җәй ахырына, көзгә алар бозаулап, сөт бирер, дигән өмет белән яшибез. 2021 елдан бүгенгә кадәр, дүрт ел буе, шушы мизгелне көтеп эшләдек, дисәк тә була. Дүрт ел бернинди керемсез. Безнең юнәлеш сөтчелек иде. Грантны да сыерлар өчен дип алдык. Сүз дә юк, керем бар, анысы ит буенча. Корбанга сарыкларга заказ күп булды. Чалып, эшкәртеп үк бирдек. Никадәр уңайлырак шартлар булса, шуның хәтле клиент та күбәя. Бу эшне дә үзебезнең 15-20 баш сарыктан башлаган идек. Аннары сарыклар, бәрәннәрне күпләп алып кайтып үстердек. Бу да үзенә күрә этәргеч, фермерлыкта аз булса да матди ярдәм. Ә төп сөтчелек юнәлешендә, әйткәнемчә, безнең әлегә керем юк. Менә-менә булыр дигән өмет белән, көчтән килгәнне эшлибез. Хәзергесе көндә 35 ләп мөгезле эре терлегебез бар. Моңа бозаулар да, буаз таналар да керә. Алар көзгә таба бозауласа, баш санын тагын арттырырга исәп.
— Фермерлыкта хезмәт куярга эшче куллар табу кыен түгелме?
— Эшчеләр хәзер бөтен өлкәдә дә җитми. Авыл хуҗалыгы да искәрмә түгел. Аларны тотар өчен яхшы шартлар һәм әйбәт хезмәт хакы кирәк. Хезмәт хакы буенча зур оешмалар белән көндәш булу өчен, яхшы керем алу зарур. Аның өчен бүген заманадан артта калмыйча, яңа технологияләрне өйрәнеп эш итәргә. Барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Тырышабыз.
— Фермерларның хәлен аңлыйбыз. Ашлык, сөт бәясе түбән, ит сатудан да күбрәк алыпсатарлар гына табыш күрә. Ә фермерлыкта хезмәт куярга техника, запчасть, ягулык хакы арта. Эшен ябучылар да бар. Син бу уңайдан ни дияр идең?
— Фермерларның хәле дигәндә… Зарланырга яратканы бик хәлле булса да зарлана инде. Зарланмаганы авыр булганда да зарланмый. Кешенең үзеннән дә торадыр. Зарланып бер файда да юк, эшләргә кирәк. Хәзер безнең күп эш башкарылды. Артка юл юк. Алга гына барырга кирәк.
Лилия ЙОСЫПОВА.