Коронавирусны кисәтү максатында чикләр ябылгач, чит илгә киткән кайбер ватандашларыбыз өйләренә кайта алмыйча калды. Аларга махсус рейслар ясала. 17 апрельдә Казанга Таиландның Бангкок шәһәреннән 111 турист кайтты (арада чит төбәк кешеләре дә бар). Алар барысы да “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылды, ике атна карантинда булачаклар.
Чит илдә “тозакта” калган якташларыбыз арасында биюче, җырчы Резеда Ганиуллина да бар. Ул бүген Һиндстанның башкаласы Дәһли шәһәрендә. Резеда чит җирләргә гыйнвар азагында ук эш буенча киткән, анда 3 ай хезмәт куйган. Март ахырында кире Казанга кайтасы булган, әмма чикләр ябылып, шунда калган.
“Урамга чыгучыларны таяк белән кыйныйлар”
— Резеда, Һиндстанда коронавирус таралу белән ничек көрәшәләр?
— Бик катгый үзизоляция режимы саклана. 23 марттан ил буенча һава юлы, тимер юл элемтәсе, җәмәгать транспорты, рикшалар туктады. Шәһәр хәрәкәтсезгә әйләнде. Һиндстанның премьер-министры Моди Нарендра халыкка өйләреннән чыкмаска боерды. Монда яшәүчеләр хәлнең никадәр катлаулы һәм куркыныч икәнен аңлый, урамда йөрүчеләр юк дисәм дә була. Урамнар һәрвакыт полиция күзәтүе астында, берәрсе чыкса, шундук таяк белән кыйныйлар. Һиндстанның территориясе кечкенә, халык күп, шуңа да катгый чаралар кабул иттеләр.
— Сез ничек яшисез?
— Бөтен мәдәни чаралар туктатылды, хәзер шушы эшсез шартларда ничек тә көн күрергә тиешбез. Арендага алынган фатирда яшибез, шартлар начар түгел. Әмма ризык шактый үзгә. Монда сыер ите ашамыйлар, кайбер мөселман районнарында гына хәләл бәрән ите табарга мөмкин. Ешрак тавык очрый, анысы да борычлы, кыздырылган. Мин исә духовкада пешерелгәнне яратам. Кызганыч, Һиндстанда мич (духовка) юк.
— Чит ил туристларын акрынлап туган якларына кайтаралар, сезгә андый мөмкинлек юкмы?
— Ике самолет булды, билет алып куйганнарның да яртысы гына китә алды. Хәзер чикләр ачылганын көтәм. Россия хөкүмәте: “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз”, — диде, бәлки, самолет та бирерләр. Чит илдә калучыларга акчалата ярдәм итәчәкләрен әйтеп, анкета да тутырттылар. Әмма әлегә ул безгә килеп җитмәде. Визам 22 мартка кадәр иде, аны электрон рәвештә озайтырга туры килде. Виза вакыты чыкканчы Татарстанга кайтып китәргә тиеш идем, тик билет бәясе кискен артты, аннары самолетта кайту куркыныч иде, яныңда нинди кеше утырасын белмисең, “чир ияртсәм” дигән шик зур иде.
“Һинд телен өйрәнәм”
— Нишләп Һиндстанны сайладың?
— Шәрык, һинд биюләрен башкаручы, үзенчәлекле жанрда эшләүче артист танышларым арасында монда килүчеләр бар иде. Үземнең дә чит илдә эшләү тәҗрибәм юк түгел, моңарчы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Мисырда, Төркиядә хезмәт куйдым. Ә Һиндстан — балачак хыялым. Һинд киноларын карап үстек, аларның биюләре белән җенләнә идек, җыр-бию, кино сәнгатенә гашыйк булдым. Бу илгә барып, үз күзләрем белән күрү теләге шул чакта уянды һәм әлеге хыялымны тормышка ашырдым. Монда бер менеджер чакыруы буенча эшкә килдем. Килешү бик кызыктырырлык булмаса да, үземә илһам эзләргә, көчемне сынап карарга дип, узган елның февралендә чыгып киттем. 3 ай — Һиндстанда, 3 ай үзебездә яшәдем. Бу — өченче тапкыр килүем.
— Һиндстан кешеләре нинди фикер тудырды? Җирле халык белән кайсы телдә аралашасың?
— Менталитет һәм яшәү рәвеше үзгә, ашаулары икенче төрле, дин башка… Җирле халык ак тәнлеләрне этәргә-төртергә генә тора. Туристлардан күбрәк акча чыгарырга телиләр (мәсәлән, азык-төлек сатканда, таксида). Беренче айларда ияләнү чоры уза, инглиз телен дә шомартасың.
Индуслар — бик ярдәмчел халык, нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, күбесе инглизчә “сукалый”. Монда шундый кызык тәртип бар: әгәр урамда ике кеше сүзгә килсә, халык җыелып, ике якны тыңлап, хөкем итәргә мөмкин. Ягъни җәмәгатьчелек һәрвакыт кысылачак. Минемчә, бу начар түгел, алар кешегә килгән кыенлыкка битараф калмый. Акрынлап һинд телен дә өйрәнәм, чөнки ниндидер җитди эшкә урнашырга, үзеңне күрсәтергә теләсәң, телне белү мөһим.
— Һиндстанда антисанитария шартларында яшәүчеләр күп, диләр. Дәһлидә ничек?
— “Һиндстанда пычрак бит, ничек яшисең?” — дип кызыксынучылар шактый. Дәһлидә хәерчелек белән байлык контрасты: кеше ярлы икән, ул бик хәерче, бай икән — череп баеган, алтынга баткан. Монда пычрак күрим дисәң, әллә кая барып эзләп йөрисе юк, әмма шулай да матур җирләр дә күп. Парклар, архитектура эшләнмәләре, күренекле урыннары бар. Паркларда җыештыралар, чәчәкләр үстерәләр, тавис кошлары йөри. Кешеләре табигать җанлы. Дөньядагы иң матур храмнар да монда. Базарларында йөрү кызык, анда һәрвакыт сатулашырга кирәк, алайса, ак тәнлеләргә бәяне зур куялар.
— Иҗатка килгәндә, нинди чараларда катнашасың?
— Шәрык биюләре башкарам, туйларда, мәҗлесләрдә чыгыш ясыйм. Монда туйлар зурлап уздырыла:
2-2,5 мең кунак килү гадәти хәл. Бу чараны үткәрү бик кыйммәткә төшә (бездә андый туйны югары урында эшләүче бик байлар гына ясыйдыр) һәм иң кызыгы: туйны кыз ягы оештыра. Кызы туган әти-әни шул көннән үк аны кияүгә бирү өчен акча туплый башлый икән. Соңыннан ир кеше хатынын тулысынча үзе тәэмин итә.
Йога белән шөгыльләнәм, һинд биюләрен өйрәнәм. Без өйрәнгән бию белән мондагының аермасы зур. Җырда сүзнең нәрсә турында баруына төшенү мөһим, биюче аның мәгънәсен хәрәкәт белән күрсәтергә тиеш. Үземне өйрәнчек биюче кебегрәк хис итәм. Эш нәрсәсе белән кызыклы: бер урында гына тормыйбыз, Һиндстанның шактый штатында булдык.
— Түләү ничек?
— Әлегә әллә ни мактанырлык түгел. Үзем теләгән дәрәҗәгә ирешү өчен акрынлап алга барам дип кенә әйтә алам. Арча районыннан Казанга килгәч тә мине беркем көтмәде, бик аз гонорарга да, бушка да чыгыш ясарга туры килгәли иде. Танылам дисәң, моңа борчылырга кирәкми. Гомумән, кеше тормышын үзгәртүдән, яңалыктан курыкмаска тиеш. Куркак булсам, чит илгә чыгып китмәс идем. Дөньяга килгән шушы афәт тизрәк бетеп, якыннарым, дусларым белән күрешү насыйп булсын дигән теләктә калам.
Рәзилә РӘСИМ.
P.S. Күптән түгел социаль челтәрләрдә Камбоджада калган Казан кызы яздырган видео таралды. Аның сүзләренә ышанганда, җирле халык читтән килгән кешеләргә карата ачулы икән һәм урамда һөҗүм итәргә дә күп сорамыйлар, ди. Әлеге туташ туган ягына кайтуны 3 атна көтә икән. Урамга чыккач, телефонын талап алганнар, тотмакчы булып артыннан куып йөргәннәр.
Россия туристларын чит илләрдән кайтару дәвам итә. 21 апрельдә Казанга Төркиядән һәм Гоадан (Һиндстан) туристлар кайтты. Андый рейслар якын арада тагын булачак.