Һәр мөселманның өендә Коръән булырга тиеш, ди иде әбием. Изге китапка аерым зур игътибар: аны теләсә кая куярга ярамый, “бисмилла”сыз тотарга кушмыйлар. Коръән-Кәрим уку әдәпләре турында Казанның Салмачы бистәсендәге “Хәдичә” мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт КАДЫЙРОВ белән сөйләштек.
“Гөнаһның ни икәнен белми башладык”
— Фәрит хәзрәт, Коръәннең асылын аңлатыгыз әле.
— Аллаһ бу дөньяда иң хөрмәтле җан иясе итеп Адәмне яраткан, аңа акыл-нигъмәт биргән. Аллаһ аны сынап, кешенең акылы һәм иреге белән нинди гамәлләр эшләячәген белергә тели. Ул нинди гамәлләрнең начар, кайсыларының яхшы икәнен пәйгамбәрләр һәм Коръән аша аңлаткан. Адәм заты бу дөньяда яшәгәндә беркайчан да Аллаһны маңгай күзе белән күрә алмас. Ләкин Раббыбыз безгә Коръән аша мөрәҗәгать итә. Аллаһ: “Әй, акыл ияләре, сезгә акыл бирелүнең төп сәбәбе шул бит: бу дөньяга ни өчен килдең, нәрсә өчен яшисең, киләчәктә кая барачаксың, ул урынга барганда нинди гамәлләр кылырга кирәк? Акыл-нигъмәт шуның өчен бирелде бит”, — диде.
— Коръән кушканча яшәмәүчеләр дә очрый.
— Аллаһның хөкемнәре белән яшәмәгәнгә, дөньяга төрле сынаулар, авырлыклар килә, Алла сакласын. “Зухъруф” сүрәсенең 36 нчы аятендә: “Аллаһ адәм балалары бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булсын өчен Коръән иңдерде. Адәм шушы Изге китаптан баш тартса, аның белән гамәл кылырга тырышмаса, дөнья малына алданып, Коръән кушканча яшәргә теләмәсә, бу кешене шайтанга тапшырырбыз. Шайтан бәндә белән ничек уйныйсы килсә, шулай уйнар”, — диде. Бер хәдистә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в) сәхәбәләрен җыеп: “Сезгә ике нәрсә калдырам, аларга азау тешләрегез белән ябышсагыз, бу дөньяда һич адашмассыз, күңелегез тыныч булыр, ахирәткә кайтсагыз да, Аллаһның рәхмәтенә кайтарылырсыз. Шушы ике нәрсәдән баш тартсагыз, харап булырсыз, бу дөньяда да бәхетсез, ахирәттә дә Аллаһның газабына кайтарылырсыз. Берсе — Аллаһның Коръән китабы, икенчесе — хәдис-шәрифләрем”, — диде. Безне берара бу ике әйбердән аердылар. Шунлыктан хәзер төрле бозыклыкларга чумдык. Гөнаһның ни икәнен белми башладык. Калган гомеребезне Коръән кушканча яшәргә насыйп әйләсен.
“Һәр хәрефенә 100 әҗер”
— Коръәннең һәр хәрефе саен ун савап языла, ди.
— Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: “Кем дә кем намазда Коръән укыса, һәр хәрефе саен 100 әҗер, намаздан соң Коръән укып дога кылса, һәр хәрефенә 50 әҗер язылыр”, — диде. Ә башка вакытта Коръән укыган кешегә һәр хәрефе саен 10 савап язылыр, диелә. Коръәнне мәҗлесләрдә, машинада барганда тыңлау да зур савап. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әгәр бер бәндә Коръән-Кәримне укыганнары белән гамәл кылса, бу Изге китап аңа кыямәт көнендә шәфәгатьчедер. Хисап вакытында Аллаһ каршында Коръән: “Бу бәндә мине укыды”, — дип әйтәчәк. Ә инде Изге китапны мактану өчен генә укырга өйрәнсә, Аллаһ каршына килгәч, Коръән: “Йә, Раббым, бу бәндә мине дәрәҗә өчен генә укыды”, — дип әйтәчәк. Бу вакытта Коръән аны җәһәннәмгә алып китәчәк”, — диде.
— Коръәнне башкаларга, бигрәк тә балаларга аңлату савапмы?
— Коръәннең мәгънәсен башкаларга аңлатучыларны Аллаһ кыямәттә җәннәт белән сөендерер. Коръәннең бер хәрефен өйрәндеңме, аны башкаларга да өйрәт, кыямәт хисапларын җиңел кылырсың, диелә хәдистә. Бер бәндә Коръәнне өйрәнергә дип утырса, Аллаһның рәхмәт фәрештәләре ул кешене чорнап алыр һәм рәхмәт кылырлар, сүрәләр ятласа, гөнаһларын гафу итәрләр, ди. Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) зират яныннан узганда бик ямьсез кабер күрә. Күпмедер вакыт узгач, шул кабернең нурлы булуына хәйран кала. “И, Аллаһым, моның сәбәбе нидә?” — дип сорый. Җәбраил (г.с.) килә дә: “Бу кабер иясе баласын Коръәнгә өйрәткәндә вафат булды. Баласы Изге китаптагы сүрәләрне өйрәнеп, әти-әнисенә һәрчак дога кылды, аның догасы аркасында кабер нурлыдыр”, — дип аңлатты. Коръәнне балаларыбызга өйрәтеп калдырырга тиешбез.
— Коръәнне кайда сакларга?
— Коръән өйнең түрендә һәм кендектән югары урында торырга тиеш. Укыганда да Изге китапны билдән түбән тотарга ярамый.
— Коръән укуның нинди тәртипләре бар?
— Коръәнне тәһарәтле килеш кенә тотарга ярый. Сүрәләр укыганда хатын-кызга яулык япса хәерлерәк. Ашыгырга кирәкми. Җай белән, мәгънәсенә төшенеп уку яхшы. Бар кеше дә гарәп телен белми, шуңа да аятьләрдә нәрсә язылган икән дип, Коръәннең тәфсиренә күз салырга кирәк. Тәфсирләргә галимнәр төрле фикер сала. Шуңа да ышанычлы тәрҗемәне сайларга киңәш ителә. Коръәнне кириллицада да укырга ярый. Әмма, мөмкинлек булса, гарәпчә уку әйбәт. Җәннәт турында аятьләр укыганда, кулларыбызны күтәреп: “Йә, Раббым, шушы Җир йөзендә яшәгәндә җәннәткә керерлек изге гамәлләр кылырга насыйп ит”, ә җәһәннәм хакында аятьләр укыганда: “Җир йөзендә шушы гөнаһлы эшләрдән тыелырга насыйп ит, кыямәт көнендә җәһәннәмне ерак кыл”, — дип үзебез, туганнарыбыз өчен дога кылырга кирәк. Коръән, гадәттә, утырып укыла, кырын ятып укырга ул әкият китабы түгел, Изге китапны хөрмәт итү мөһим.
“Һәр өйдә бер Коръән булырга тиеш”
— Коръән бүләк итү саваплымы?
— Ул һәр өйдә булырга тиеш. Әмма укылмый тик торса, Коръәнне төрмәгә япкан кебек була. Шуңа да берничә данә икән, аны укый торган кешегә бүләк итү күпкә хәерле. Изге китапны укучыга һәр хәрефе саен әҗер язылган шикелле, аны бүләк итүчегә дә шундый ук савабы булыр, ди.
— Үлгән кеше өчен Коръән тутыру дөресме?
— Кызганыч, хәзер кеше намаз укырга, дога кылырга, Аллаһ кушканча яшәргә вакыт тапмый. Ахирәтне уйламый. Кеше вафатыннан соң туганнары, рухы шат булсын дип, Коръән тутырта. Тик бу дөньяда нәрсә чәчсәк, шуны урабыз. Мондый гамәл белән генә мәрхүм исеменә Коръән шәфәгатен ирештереп булмый. Коръән кушканча яшәсәк кенә Аллаһ рәхмәтендә булабыз. Мәеткә Коръән чыгу — дөрес гамәл. Укыган кешегә дә савабы булыр.
— Бу гамәл өчен акча алу дөресме?
— “Бәкара” сүрәсенең 41 нче аятендә: “Коръән аятьләрен дөнья малына сатмагыз”, — диелә. Коръәнне тутырган өчен кеше акча сорый икән, ул кыямәт көнендә кайгы-хәсрәттә калачак, әҗерен дә саткан булачак. Сатып алучыга да савабы булмас. Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) нән кызы Фатыйманы кияүгә бирүен сорыйлар. Шул вакыт Мөхәммәд (с.г.в.): “Кем дә кем Коръәнне иң беренче укып чыга, кызымны шуңа бирермен”, — ди. Барысы да Коръән укуда ярыша башлагач, хәзрәти Гали килә дә: “Коръәнне укып чыктым”, — ди. Сәхәбәләр: “Ничек шулай 3-4 минутта башкардың?” — дигәч, ул: “Йә, Аллаһның Рәсүле, бер вәгазеңдә бер “Әлхәм”, өч “Кольһүәллаһ” укысаң, Коръән укыганның әҗер-савабына ирешерсең, дигән идең. Шуларны укыдым”, — ди. Мөхәммәд (с.г.в) кызын аңа бирә. Бер “Әлхәм”, өч “Кольһүәллаһ” сүрәсен укып дога кылабыз икән, Коръән укуның шәфәгатенә ирешәбез. Иң хәерлесе — үзебез укыйк.
— Исән чакта кеше үзенә Коръән чыга аламы?
— Кеше үзенә Коръән чыгып, аны багышласа яхшы. “Йә, Раббым, киләчәктә барачак җиремә дә, бу дөньяда да нур булсын”, — дип, ахирәт өчен дога кылырга тиешбез. Үзебезгә, әти-әниләр өчен дә дога кылырга кирәк. Үлгәч, ахирәткә әзерләнеп булмый бит.
— Коръән утта да янмый, диләр.
— Моңа үзем дә инандым. Бер дустым мәчет салдырган иде. Анда янгын чыкканнан соң, Коръән китабына һәм хаҗдан кайткан чалмасына берни булмаган. Коръән — бер могҗиза.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото: Дмитрий Громов/stock.adobe