Яшел Үзәндә яшәүче VII сыйныф укучысы Батырхан ШӘЙХЕТДИНОВ татар текстларын борынгы рун язуына күчерергә мөмкинлек бирә торган программа эшләгән. Аның нигезендә егетнең беренче тәҗрибәсе — “Идегәй” дастанын рун графикасында укып була.
Батырхан Яшел Үзәннең 5 нче татар гимназиясендә укый. Мәктәптән тыш, ул Яндекс.Лицейда программалаштыру буенча өстәмә белем ала. Озын буйлы егеткә 14 яшь бирмәссең дә! “Буем 180 см дан артыграк булгач, мине күпләр үз яшемнән олырак дип уйлый”, — дип елмая Батырхан. Хәер, буеннан гына түгел, фикер йөртүеннән чыгып та аны үсмер егет димәссең. Милләте белән кызыксынуы, туган телгә мәхәббәте һәр җөмләсендә сизелә.
Компьютер белән мавыгу Батырханда кечкенәдән үк килә икән. Әнисе Гөлнара ханым әйтүенчә, улы яшь ярымлык чагында ук зур урындык өстенә DVD диск савытын ачып куеп, шуны ноутбук итеп уйнаган. Үскәч, Батырханга компьютер алганнар. Егетнең бу өлкәгә тартылуы әтисеннән дә күчкәндер.
— Әти белгечлеге буенча икътисадчы, ләкин төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксына. Ул берничә ел дәвамында төрле төрки сүзлекләрне бер электрон форматка күчереп, күптелле уңайлы сүзлек булдырган. Әти төрки халыкларның дастаннарын җыю белән мавыга. Аларда халыкның мәгънәви, рухый яктан бөтен тел байлыгы чагыла дип саный. Бездә төрки халыкларның тарихы турында китаплар күп. Шуларга “абынып” үскәнмен инде, — ди Батырхан.
Батырханның ике энесе бар. Алар татарча аралаша. Егет татар гимназиясендә укуы белән горурлана. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән әти-әнисенә, сыйныф җитәкчесе Алинә Исәнбаевага, гимназия директоры Гүзәлия Нуриевага һәм укытучыларына рәхмәтле ул.
Борынгы төрки язуларны өйрәнгәндә, татар текстларын компьютерда шул графикага күчереп булмыймы икән, дип кызыксына башлаган Батырхан. Интернеттагы комментарийларның берсендә, мондый программа 1990 елларда уйлап табылган, диелсә дә, егет аны таба алмаган. Шуннан соң бу программаны үзе ясарга булган. Шул рәвешле татар текстларын рун язуына күчерә торган махсус программа барлыкка китергән.
— 1990 елларда Python компьютер телендә язылган программалар булмаган, мин кулланган Юникод шрифтлары да гамәлгә кертелмәгән, — ди Батырхан.
Транслитерация аша үткәргән беренче тексты — “Идегәй” дастаны. Программаны егет укудан бушаган арада даими камилләштереп барган, хаталарын төзәткән, татарчадан тыш, алтай, казах, кыргыз, шор телендә кириллица белән язылган текстларны транслитерацияләү мөмкинлеген дә булдырган. Хәзер каракалпак телендәге текстларны рун язуына күчерергә җыена.
— Мин язган программада төрки рун язуының үзенчәлекләре саклана. Беренчедән, борынгы төрки рун хәрефләре кулланыла. Борынгы язуның төп принцибы — сүзнең йомшаклыгына йә катылыгына карап, тартыклар ике төркемгә бүленә. Өченче үзенчәлек — язу юнәлеше уңнан сулга бара. Башка аермалыклар да бар. Шул рәвешле төрки рун язуы заманча татар орфографиясенә аз булса да туры килә, аны өйрәнү һәм куллану күпкә җиңеләя, — дип аңлатты Батырхан. Әңгәмәдәшем татарлар, кириллицадан тыш, борынгы язуларны да белергә тиеш дип саный.
— Дөньяда руслар, кытайлар, японнар, индуслар, әрмәннәр, грузиннар һәм башка халыклар язуларын саклап тора, милли горурлык дәрәҗәсенә күтәрәләр. Төрки рун язуы системасы — төрки халыклар өчен уртак мирас. Ул борынгы бабаларыбызның цивилизациягә ирешә алуы билгесе, аның белән горурланырга, өйрәнергә, сакларга тиешбез, — ди Батырхан.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.