Күпләрнең гомерендә бер тапкыр булса да тән тиресе авырулары белән очрашканы бардыр. Аеруча биткә бетчә чыгу — үзәккә үткән мәсьәлә. Мондый кыенлык үсмер вакытта еш күзәтелсә дә, бу чорны узгач та бетчәләр бетмәскә мөмкин. Әле алар битне генә түгел, җилкә, беләк тирәсен дә басса… Тән тиресе авыруларыннан бетчәдән тыш, сызлавык, култык астына чыга торган “эт имчәге” дә шактый киң таралган.
“RIDA Clinic” клиникасының баш табибы, дерматолог, косметолог Руслан ХАННАНОВ белән бетчә-сызлавыкларның ни сәбәпле чыгуы һәм тирене дөрес дәвалау турында сөйләштек.
“Биттәге бетчә — эчке әгъзалардагы тайпылыш билгесе”
— Руслан Ирекович, күпләр: “Биттә бетчә бетми, косметологка йөрү дә файдасыз”, — ди. Бу чир шулай дәвалап булмаслыкмыни?
— Тән тиресенә чыккан бетчәләр — үсмерләр һәм яшьләрдә очрый торган иң теңкәгә тигән авыруларның берсе. Фәнни телдә аны “акне” дип атыйлар. Белгечләр әйтүенчә, 25 яшькә кадәрге кешеләрнең 90 %ы әлеге чиргә дучар була. Ә 25 яшьтән узганнар арасында бу күрсәткеч 50 %ны тәшкил итә. Күрсәткечләр шундый булса да, авыру шактый җитди төсмер алса да, күп табиб-косметолог бу мәсьәләгә җиңел карый һәм дәвалауда маска, пилинг билгеләү, тирене чистарту белән чикләнәләр. Болай дәвалау, гадәттә, нәтиҗә бирми, файдасы булса да, ул озакка сузылмый. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: дәвалау башкачарак булырга тиеш, ягъни моны эчтән башларга кирәк. Чөнки тәннең теге яки бу урынына чыккан бетчәләр эчке әгъзалардагы тайпылышлар белән бәйле булырга мөмкин. Башта әнә шуларны дәвалап, яңа ялкынсынулар барлыкка килүне туктатырга, аннары гына тирене чистарту, матурлау эшенә тотынырга була.
— Әлеге авыру ничек килеп чыга?
— Күп фәнни эшләрдә үлекле бетчә авыруларының генетика белән бәйле булуы ассызыклана. Ягъни әгәр әтиең яки әниеңдә тән тиресе авырулары бар икән, 50 % очракта ул синдә дә булачак дигән сүз. Акне — чәч фолликуллары һәм май бизләре ялкынсынуы. Гади итеп аңлатсак, бизләр тарая һәм эчтәге май тиешле дәрәҗәдә тышка чыга алмый, томалану күзәтелә, бактериаль микрофлора барлыкка килеп, бетчә чыга.
— Бетчәнең битнең кайсы өлешенә чыгуына карап, нинди әгъзада тайпылыш барын чамалап була, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
— Әйе, мәсәлән, маңгайда бетчәләр, кызыл таплар, ак нокталар барлыкка килсә, нечкә эчәктә үзгәрешләр булган дигән сүз. Борынга, бит очына, колак артына чыкканнары исә ашказаны асты бизендә тайпылыш икәнен күрсәтә. Өске ирендәге бетчә калын эчәкне дәваларга кирәк дигәнне аңлата. Кайбер ир-егетләр кырынганда үлекле бетчәне лезвие белән кисеп ала. Бу урынны антисептик ярдәмендә эшкәртмиләр. Әлбәттә, моннан соң хәл катлаулана.
Күз янындагы, чигәдәге ялкынсынулар үт куыгындагы тайпылышлар турында сөйли. Бу очракта гастроэнтерологка барырга, тикшеренү үтәргә һәм тиешле дәвалау алырга кирәк. Ияктәгеләре хатын-кыз авыруларын кисәтергә мөмкин. Менструаль цикл бозылса, күрем вакытында бик нык эч авыртса, кичекмәстән гинекологка күренергә кирәк. Шушы тайпылышларны хәл итми торып, бетчәләр чыгудан туктамаячак.
“Башлангыч стадиядә дәваларга кирәк”
— Акне авыруы стадияләргә бүленәме?
— Америка дерматологлары берләшмәсе чирне 4 стадиягә бүлә. Беренчесендә комедоннар (тиредәге ак яки кара нокталар) барлыкка килә. Аларның карасы — ачык, агы ябык комедон дип атала. Әлеге стадиядә ялкынсыну процессы күзәтелми, бер-ике кызыл тап булырга мөмкин. Икенче стадиядә папулезлы тимгелләр чыга, ялкынсынган урын кызарып тора һәм андый тимгелләр саны күп була. Пустулалар, ягъни үлекле бетчәләр барлыкка килә. Өченче дәрәҗәдә пустулалар саны арта, биттә алар
10 нан күбрәк булырга мөмкин һәм төеннәр барлыкка килә. Төеннәр дигәндә берничә үлекле бетчәнең бер тирәдә урнашып берләшүен күз алдына китерергә кирәк. Дүртенче стадиядә исә биттә бик көчле ялкынсыну процессы башлана, таплар, тимгел, бетчәләр бөтен битне генә түгел, хәтта тәннең башка өлешен дә басарга мөмкин. Әлеге халәт кешегә зур дискомфорт тудыра, ул кеше арасына чыгарга читенсенә, психологик кыенлыклар да барлыкка килүе ихтимал. Дүртенче стадиядә бетчәләр эз калдырырга мөмкин, вакыт узгач та бетмиләр. Аларны дәвалау бик авыр, гадәттә, бу гомерлеккә кала. Эзләрне гормональ препаратлар белән дәвалап кечерәйтергә мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: кайберәүләрдә андый эзләр калмый, үлекле бетчәләр булса да, ул урын чистарып, шомарып бетә.
— Дүртенче стадиягә барып җитмәс өчен, димәк, акнены башлангыч стадиядә үк дәваларга кирәк?
— Әйе, нәкъ шулай, авыруга “бетчә генә” дип карарга ярамый. Тагын бер тапкыр ассызыклыйм: бетчәле тирегә пилинг ясарга һәм башка чистарту чаралары кулланырга ярамый! Күпләр шушы ялгышны җибәрә һәм хәл катлауланып, әнә шундый бетми торган эзләр калуга китереп җиткерәләр. Тән тиресендә кечкенә ялкынсыну урыны булса да, бу катгый рәвештә тыела. Ул урындагы бактерияләр бөтен биткә таралып, бетчәләр саны артуга китерергә мөмкин.
Беренче стадиядә чыккан ак һәм кара комедоннар кешегә зыян итми, дискомфорт тудырмый, әмма тора-бара алар үлекле бетчәгә әйләнергә мөмкин. Моңа тешләрдәге кариес та этәрә ала. Шуңа да тешләрне вакытында дәваларга кирәк. Кариес та бактериаль микрофлора санала. Моннан тыш ангина авыруыннан интегүчеләргә сагаерга кирәк. Гадәттә, андыйларның ияк астына бетчә чыга.
— Дәвалау нәрсәдән гыйбарәт?
— Үлекле микрофлора турында сүз бару сәбәпле, дәвалауда антибиотиклар куллану котылгысыз. Гадәттә, эритромицинлы һәм тетрациклинлы препаратлар ярдәмгә килә. Әлбәттә, дару-уколларны табиб кына билгели, кемнәндер ишетеп, теге яки бу препаратны кулланырга ярамый. Башта табиб кан анализы тапшыруны таләп итәчәк. Дәвалану курсында иммунитетны арттыра торган препаратлар да билгеләнергә мөмкин. Мәсәлән, “Алоэ Вера” ампулалары әйбәт нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Җилкәгә ясалган инъекция иммунитетны күтәрергә сәләтле. Аны ялкынсынулы хатын-кыз авырулары күзәтелгәндә гинекологлар да дәвалау чарасы буларак билгели.
Дәвалауда, әлбәттә, ялкынсынган урыннарга мазь сөртергә кирәк. Мәсәлән, “Дифферин” мазе киң кулланыла, ул май бизләре эшчәнлеген акрынайтырга сәләтле. “Скинорен” кремы да шундый ук үзлеккә ия, ул тапларны агарта. Моннан тыш “Эритромицин”, “Клинзит-С” мазьлары билгеләнергә мөмкин. Тән тиресенә сөртелә торган препаратларны көнгә ике тапкыр 10-14 көн дәвамында кулланырга кирәк. Ялкынсынган урынга календула төнәтмәсе яки салицил кислотасы сөртергә ярый. Бетчәне сытмау хәерле. Акне авыруы очрагында һәр кешегә дәвалау үзгә, кайсы препарат туры килүен табиб кына билгели ала.
— Бетчәләү яшь кеше бәласе генәме, алар олырак яшьтә дә чыгарга мөмкинме?
— Безгә акнедан интегүче 40 яшьне узган хатын-кызлар да килә. Гадәттә, бу гормональ фон үзгәрү белән бәйле була. Климакска якынлашканда эстроген дип аталган хатын-кызлар гормоны азая, ә тестостерон (ирләр гормоны) күләме арта. Соңгысы май бизләре эшләнеп чыгуны арттыра, нәтиҗәдә тән тиресе бозыла башлый. Гормоннар дәрәҗәсен көйләү өчен еш кына гормональ препаратлар кулланыла.
“Чуанны сытканда инфекция керү куркынычы зур”
— Бетчәдән дә хәтәррәк сызлавык, чуан бар бит әле. Акне авыруы кешедә күбрәк тышкы кыяфәттән оялу хисе тудырса, фурункулез тәнне сызлата да. Әлеге чирнең сәбәпләре нинди?
— Фурункул (сызлавык) — төк фолликулы һәм шул тирәдәге тукымаларның үлекле ялкынсынуы. Бу — бактериаль инфекция һәм ул стафилококк бактериясе аркасында килеп чыга. Тән өслегендәге кабарып торган урын үлекли, авырта. Уртасында ак үлекле үзәге була. Чуан иммунитет какшау, механик җәрәхәт, туңу, исерткеч эчемлекне артык күп куллану һәм нәселдәнлек аркасында чыгарга мөмкин.
— Сызлавык чыкса, күпләр табибка бармый. Ул урынга йә мазь сөртә, йә алоэ яфрагы куеп бәйли. Хәл катлауланмасын өчен ничек дәваланырга?
— Дәвалану антибактериаль булырга тиеш һәм табибка бару мөһим. Ул физиопроцедуралар, витаминнар билгеләргә мөмкин. Фурункул урынын антисептиклы, мазьлы бәйләвечләр яки анилинлы буяулар белән дәвалыйлар.
— Чуанны сытарга ярыймы?
— Өлгергән фурункулның үлеген сытып чыгарырга ярый. Әмма шушы урыннан организмга инфекция керү куркынычы зур. Кан йогышланырга мөмкин. Шуңа да куллар юылган, спирт белән сөртелгән булырга тиеш. Фурункул тирәсен дә спиртка манылган мамык белән сөртү зарур. Әмма болай эшләү табибка бару мөмкинлеге булмаганда гына киңәш ителә.
— Сызлавык чыккач, “Вишневский” мазе сөртүчеләр бар…
— “Вишневский” мазе — искергән препарат, хәзер аны бер табиб та фурункул дәвалауда билгеләми. Бу мазь ялкынсынган тукыма өслегендә һава керми торган пленка барлыкка китерә. Аннары тукыма җылына һәм үлекне суырып ала. Әмма шул ук вакытта бу пленка астында микроблар саны арта. Нәтиҗәдә хәл катлауланырга мөмкин.
— Сызлавык чыгып интектергәндә, венадан алынган үз каныңны кадату (арт санга) файдалы, диләр. Килешәсезме?
— Медицинада аутогемотерапия ысулының фурункуллар белән көрәшүдә нәтиҗәле булуы турында дәлилләнгән базасы юк, әмма ул кулланыла. Гадәттә, 2-3 көн аралык белән 10-12 процедура билгеләнә.
— Халык телендә “эт имчәге” дип йөртелгән сызлавык турында да сөйләшик әле. Анысы ни сәбәпле чыга?
— Медицинада ул “гидраденит” дип атала һәм тир бизләре ялкынсынуын аңлата. Башта култык астында тыгызланган, кабарып торган, кызарган урын була. Күпмедер вакыттан соң үзәгендә күп күләмдә үлек җыела. Үзәк бер генә түгел, ике дә була ала. Бу урын бик авырта, кеше кулын күтәрә алмый, бизгәк, баш авырту, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Әлеге авыруга да бактериаль микрофлора (нигездә, стафилококк һәм стрептококклар) сәбәпче. Иммунитет какшаганда, салкын тигәндә кысан кием кию, гигиена кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә, култык асты җәрәхәтләнгәндә барлыкка килергә мөмкин. Әлеге авыруны табиб күзәтүе астында дәваларга кирәк. Антибиотиклар курсы үтү, “эт имчәге” чыккан урынга укол кадау билгеләнергә мөмкин, кортикостероидлы препаратлар да кулланырга була.
Рәзилә РӘСИМ.
Фото: creative_content/stock.adobe.com, Elnur/stock.adobe.com