Алар үзләре турында еш кына: “Без күктән җиргә матурлык тудырырга җибәрелгән кешеләр”, — дияргә ярата. Сүзем гаҗәеп шәхесләр — рәссамнар хакында. Шуларның берсе — Мөдәррис МИНҺАҖЕВ та хыялый, куйган максатына ирешмичә туктамый торган кеше. Тормышта аңа шактый сикәлтәле, авыр юллар узарга туры килә. Саба районының Шәмәрдән авылы егете яшьли әнисез кала, соңыннан әтисен югалта. Ләкин ул баш ими, үз юлы белән бара. Бүген Мөдәррис абый — ТР рәссамнар берлеге рәисе урынбасары.
“Кечкенәдән бөек шәхес итеп карадылар”
— Әнием Саҗидә бик иртә яман авырудан китеп барды, — дип сүз башлады әңгәмәдәшем. — Үги әни Факиһә безгә бөтен назын бирде. Әтием Мөхетдин өч сугыш кичкән кеше. Ул мин кечкенә вакытта ат рәсеме ясый иде. Әлеге хайваннарга булган мәхәббәт тә, мөгаен, шуннан киләдер. Җәй көне болында ат саклап йөргәнем өчен, әтием “Әлифба” китабы бүләк итте. Шул вакыттан мин дә ап-ак кәгазьгә рәсемнәр төшерә башладым. Мәктәптә укыганда миңа сыйныфташлар, укытучылар сокланып карадылар. “Иҗат иткән эшләреңнән матурлык, нур бөркелә”, — диләр иде.
— Удмурт дәүләт педагогика университетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлыгызны кайда башладыгыз?
— Башта Арчада, аннары 1978 елда Түбән Камага күченергә туры килде. Анда балаларны рәсем сәнгате серләренә өйрәттем. Кызыл Чишмә авылы мәчетен бизәү эшләрен башкардым. Шуннан 20 ел гомерем Лениногорскида үтте. Гомер буе биек таулары, челтерәп аккан чишмәләре булган районда яшәргә кызыктым. Аллага шөкер, хыялым чынга ашты. Лениногорскиның 11 мәктәбен бизәдем. Күп еллар Татарстан рәссамнар берлегенең көньяк-көнчыгыш бүлекчәсен җитәкләдем. Республиканың иң ерак районына килеп төпләнгәч, “Безгә сине Алла җибәргән”, — дип әйтәләр иде. Иң мөһиме башкарган эшләремне күрделәр һәм уңай бәя бирделәр. Рәссам өчен моннан да зур бүләк юктыр.
“Район башлыгы йорт салырга җир бирмәде”
— Барысыннан да канәгать булгач, 20 елдан соң Лениногорскидан нигә киттегез?
— Чыннан да, рәссамнар белән дөнья гиздек, иҗат итәр өчен ризык тупладык. Гаиләм белән дә бу якларга ияләшеп беткән идек. Шәһәр уртасында бакчабыз бар. Анда иртә яздан кара көзгә кадәр мәш килдек. Хәтта кайчагында җир эшендә казынып, рәсем ясарга да оныта идем. Хатыным Фәйрүзә: “Алай ярамый, бу синең төп хезмәтең”, — дигәч, янәдән кулга буяу һәм пумала алып, сәнгать әсәре иҗат итәргә утыра идем. Күптәнге хыялым Лениногорскида коттедж төзү булды. Тик район башлыгына ничә тапкыр керсәм дә, йорт салырга җир бирмәде. Шул чагында Казаннан хәбәр килде: мине Татарстан рәссамнар берлегенә беренче урынбасар итеп эшкә чакырдылар. Кызым Гөлназ: “Әти, бу сиңа зур мөмкинлек, зинһар, кулдан ычкындырма”, — диде. Хәзер менә үземнең иркен остаханәм, дәрәҗәле урыным бар. Шуңа сөенеп туя алмыйм.
“Без дәүләт намусында”
— Мөдәррис абый, рәссамнар арасында өметле яшьләр бармы?
— Дипломлы, иманлы, намазлы, тарихны белә торган яшьләр күп. Мисал өчен, рәссам Рөстәм Хуҗин 6 бала үстерә. Төрле картиналар иҗат итә. Болгарга, исламны кабул итүгә багышланганнары да бар. Соңгы вакытта дөрес тарих ачыла башлады. Йөрәкне иң авырттырганы — дәүләт заказлары юк. Без бит дәүләт намусында. Сәнгать әсәрләре зур хезмәт, тырышлык сорый. Алар югарырак бәяләнә. Шунлыктан гаиләне алып бару өчен күпләр байларга төрле картиналар ясый башлады. Менә дигән оста рәссамнар бар. Хезмәтләрен күргәч, ис-акылың китә. Тик эш, игътибар җитмәгәнлектән, алар эчә башлый. Укытучы, дизайнер булып китүчеләр дә очрый.
— Татарстан рәссамнар берлеге аларга ярдәм итә алмыймы?
— Берлек тарафыннан азмы-күпме булышлык күрсәтелә. Безнең 215 әгъзабыз бар. Ләкин бөтен кешегә дә матди яктан ярдәм итеп булмый. Чөнки акча бик кысып кына бүленә. Төп максатыбыз — рәссамнарны Татарстан һәм Россия буйлап таныту.
— Бүген нинди хыяллар белән янасыз?
— Кайда гына йөрсәм дә, туган төбәгем Саба районы Шәмәрдән авылын онытмыйм. Киләчәктә анда галерея ачасым килә. Кеше мәңгелек түгел, үземнән соң бер якты истәлек калса, бик бәхетле булыр идем.
Мөдәррис Минһаҗевның остаханәсе берсеннән-берсе матур картиналар белән тулган. Һәркайсында миллилек, гореф-гадәт, йолалар чагыла. Иң яраткан төсе — фирәзә. Хәзер 4 метр зурлыкта татар халкының тарихын чагылдырган истәлекле ядкәр ясау теләге белән яна.
Мөдәррис абыйга хатыны Фәйрүзә апа белән балаларының һәм биш оныгының рәхәтен, куанычын күреп яшәргә язсын! Чөнки эш сәфәрләреннән кайткан вакытта аны гаиләсе өзелеп көтеп ала. Ә ул аларны яңа уңышлары белән шатландырырга тырыша.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.