“Авито.Услуги” аналитиклары исәпләгәнчә, соңгы бер елда психолог, психиатрларга сорау 80-90 %ка арткан. Хәер, моны шул өлкәдә эшләүче белгечләр үзләре дә яшерми — аларның буш вакыты юк диярлек. Психология фәннәре магистры, психолог Чулпан Фидаил кызы НИГЪМӘТҖАНОВА белән дә шул хакта сөйләштек — ни сәбәпле эч пошу, депрессия кебек чирләр елдан-ел арта? Моны булдырмас өчен нишләргә?
— Чулпан, халык арасында мәзәккә охшаган сүзләр йөри. Имеш, өлкән яшьтәге әби табибка барган да: “Әйтегез әле, нервы нәрсә ул? Килен һаман: “Нервым бетте”, — дип зарлана. Ул әйбернең кайда икәнен дә белмим”, — ди. Чынлап та, әби-бабайлар нинди авыр заманда яшәп тә, депрессиягә бирелмәгән. Ә бүген бу турыда күпләр белә. Аеруча яшьләр моннан интегә. Сәбәп нәрсәдә дип уйлыйсыз?
— Беренчедән, бүген кешелек ныклап торып үзен өйрәнә башлады. Балачагын, үткәнен анализлый, бу хәтта ниндидер бер яшәү рәвешенә әйләнде…
Яңалык түгел — әби-бабайлар ул хакта уйланмаган. Аларның максаты — тамак туйдыру, исән калу, балаларын аякка бастыру. Әлбәттә, аларның да ирләре, балалары белән бәйле проблемалары булган. Тик тирәнгә кереп анализларга, үзендә казынырга вакытлары җитмәгән. Ә бүген… Аллага шөкер, тамак проблемасы юк. Кешелек дөньясын икенче әйберләр кызыксындыра. Үзеңне анализлау, якыннарың белән мөнәсәбәтләрне өйрәнү — хәзер болар беренче планга чыкты дисәм дә була. Көн саен интернет челтәреннән, башка чыганаклардан безгә бу хакта тукып торалар. Һәм менә бу — шуларның йогынтысы да.
— Ә үзеңдә казыну кирәкме соң?
— Әйтәм бит, һәр заманның үз проблемалары. Тормышыңны анализлау бүген нормага әйләнеп бара. Кешеләр төрле сорауларга җавап эзли. Бу бүген генә барлыкка килгән проблемалар түгел. Безнең әби-бабайлар, әти-әниләр дә балачак, яшьлекләрендә төрле авырлыклар белән очрашкан. Тик теге яки бу хәлне анализлап, ул хакта сөйләшеп утыручы булмаган. Мисал өчен, миңа 68 яшьлек бер ханым консультациягә килә. Балачагындагы проблемалары аны психосоматик авыруларга китергән. Моннан чыгарга табиблар булыша алмаган. Шуңа да психологларга мөрәҗәгать иткән. Аның белән һәр вакыйганы “сүтеп җыйдык”. Чынлыкта бу проблема бик киң таралган. Ул заманда әти-әни кызын кияүгә озатканда: “Кияүгә чыктың икән, ничек булса да түз, сабыр бул”, — дип өйрәткән. Ана белән кыз күзгә-күз карап серләшмәгән. Әни булгач та, хатын-кыз балалары белән ачыктан-ачык сөйләшмәгән. Бу әтиләргә дә кагыла. Ә бүгенге яшьләр бүтән, аларның бөтен сорауга да җавап аласы килә. Менә шуңа да алар психологларга йөри, төрле тренингларга, марафоннарга языла.
— Чынлап та, бүген психология белән бәйле тренинглар, курслар, марафоннар бик популяр. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез нинди?
— Әйе, алар бик күп. Соңгы бер елда мондый курслар, тренинглар берничә тапкыр артты. Һәм бу дөнья буйлап шулай. Моның сәбәбе бик гади — пандемия сәбәпле, кешеләр өйдә утырды. Һәм аларның үзләрендә казыну өчен буш вакыты барлыкка килде.
— Бу начармы, яхшымы?
— Телибезме, юкмы, һәр заманның үз мавыгуы, яңалыгы формалаша. Шулай булгач, тренинг, марафоннарны начар дия алмыйм. Бу — заман таләбе. Әмма моның икенче ягы бар: бүген һәр кеше үзен акыл өйрәтә алам дип саный. Бернинди махсус белеме, тәҗрибәсе булмаганнар төрле курслар үткәрә. Нәтиҗәдә ул кешенең проблемасын ача, ләкин япмый. Ә бит ул проблемаларны “эшләп” бетермәсәң, кешедә җитди психологик авырулар башланырга мөмкин. Шуңа күрә мондый профессионал булмаган тренингларны хәтта куркыныч дияр идем. Әгәр кеше үзен өйрәнергә, якыннары белән мөнәсәбәтен анализларга тели икән, фәкать профессионалларга мөрәҗәгать итсен.
— Тагын бер җитди проблема турында сөйләшәсе килә. Әтиләр һәм балалар проблемасы мәңгелек тема саналган. Ике буын арасында капма-каршы фикер булу, бер карасаң, әллә ни гаҗәп тә түгел. Заман, яшәү рәвеше үзгәрә… Бүген бигрәк тә тиз темплар белән бара. Тик нинди генә мөнәсәбәттә булса да, әти белән әни һәрвакыт иң кадерле кеше саналды, саналган. Бактың исә бүген яшьләр, бигрәк тә танылган блогерлар арасында “говно отец”, “говно мать” дигән термин бар икән. Башта ниндидер матди байлыкка ирешеп, әти-әниеңә ярдәм итәсең. Шул рәвешле алар каршында нинди биеклеккә ирешкәнеңне раслыйсың. Янәсе, ул әйберләрне бирә алмадыгыз, ә мин бирдем. Менә күрдегезме, мин нинди “текә”!
— Чынлап та, соңгы елларда ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр җиңел түгел. Моны күп психолог таный. Ни кызганыч, ике арадагы упкын тирәнәя бара. Моның сәбәпләре төрле. Шул ук психология белән бәйле китаплар, курслар, марафоннарны алсак, аларның барысы да диярлек бер фикерне алга сөрә: “Бөтен проблемалар да балачактан”. Янәсе, әти-әни безне үскәндә мактамаган, күңелне аңламаган һ.б. Шуның өчен тормышта үз юлымны, үз урынымны таба алмыйм… Әйдәгез, тирәнрәк уйлап карыйк: әти-әниләр үзләре дә шулай үскән, аларны да күккә чөюче булмаган. Теләсә кайсы проблеманы бу шулай булырга тиеш дип кабул иткән…
Яныма аталарын күралмас дәрәҗәгә җиткән кыз балалар еш килә. Алар әтиләре турында зур нәфрәт белән сөйли: әнисен кыйнаган, аңа карата бик кырыс булган. Алай гына да түгел, шундый иргә түзеп яшәгән өчен әниләрен каһәрлиләр. Янәсе, шуңа күрә ул хәзер шәхси тормышын көйли алмый. Һәм бу бик куркыныч. Нәфрәт, үпкә белән яшәү кешене эчтән җимерә.
— Әти-әнисенә шундый рәнҗүе булган балаларга нинди киңәш бирәсез?
— Алар безне дөньяга тудырган, ашаткан, киендергән, укыткан. Әлбәттә, ялгышлыклар киткәндер, тик хәлләреннән килгәнчә, мөмкинлекләре булганча тәрбияләгәннәр бит. Киресенчә, шундый авырлыкларга түзеп яшәгән әниегезнең хәленә керегез, бу очракта ул да корбан бит. Әтиегезне дә гафу итегез.
Клиентларым белән башта гештальт-терапия үткәрәм, ягъни гафу итәргә өйрәнәбез. Чөнки өлкән кешене инде үзгәртеп булмый, алар — бүтән тәрбия алган, тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр. Әти-әнине безгә гомер бүләк иткән, аякка бастырган кеше буларак кабул итәргә өйрәнәбез. Һәм бернигә карамастан, аларга рәхмәтле булырга тиешбез. Кайчандыр алар безгә нәрсәдер биргән булса, хәзер без бирәбез. Шалтыратып хәлен белү, кочаклап бер җылы сүз әйтү, көнкүрештә ярдәм итү — барысы да шуңа керә.
— Психологларга кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә кирәк? Гади борчу депрессиягә китермәсен өчен нишләргә?
— Әгәр тынгы бирми торган проблемагыз бар һәм ул яшәргә комачаулый икән, белгечләргә барыгыз. Бары алар гына дөрес дәвалану техникасын, методикасын сайлар. Әгәр кемнәндер ишетеп, укып кына үзегездә казынырга уйласагыз, бу катгый тыела! Ышаныгыз: ул тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк! Хәтта кеше үз-үзенә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкин.
Тормышка җиңелрәк карагыз. Моны пациентларымда да күрәм: кирәкмәгән уйлар белән яшиләр. Имеш, ул бәхетсез, аны гына начарлыклар сагалап йөри… Ә чынлыкта боларны кешеләр үзләре уйлап чыгара. Һәм шул юләр фикерне башында йөртә башлыйлар. Нәтиҗәдә депрессия барлыкка килә. Психолог буларак төп киңәшем — эшсез тормагыз. Начар уйлардан, депрессиядән эш кенә коткара. Буш вакытыгыз калмасын! Үзегездә артык казынмагыз, кичерә белегез. Тирә-яктагы матурлыкны күрергә өйрәнегез.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.