Башкортстанның Стәрлебаш районы Янгурча авылында 2019 елдан “Әбигә кунакка” (“В гости к бабушке”) дигән тур оештырыла башлады. Килгән туристларны үз өендә пенсионер Ләлә апа Сөләйманова кабул итә. Әлеге тур үз эченә күп пунктны ала: авыл тарихы, гореф-гадәтләр белән танышу, милли ризыклардан, тәмле үлән чәйләреннән авыз итү, аларны әзерләү серләрен өйрәнү — бөтенесе дә бар. Турның идея авторы һәм гамәлгә ашыручы — Ләлә апаның Уфада яшәүче кызы Ләйсән Сөләйманова.
— Башкортстанның көньягында мондый турлар юк иде. Үзем шул яктан булгач, оештырырга уйладым. Авыл туризмы үсәчәгенә ышанам, — ди Ләйсән. — Исеменә килгәндә: “Нишләп “Нәнәйгә яки карт әни, әсәйгә кунакка” дип куймыйсың?” — диючеләр дә булды. Туристлар арасында татар, башкортлардан тыш руслар, башка милләт кешеләре дә бар. Безгә төрле яклардан киләләр. “В гости к бабушке” дигәч, һәркемгә аңлашыла.
Янгурча авылы Уфадан 180 чакрымда урнашкан. Ара ерак дип тормыйлар, биредәге турга килүчеләр саны арта башлаган. Аларны төркем-төркем җыеп, Уфадан автобус белән алып киләләр. Ләйсән үзе дә Янгурча авылы кызы. 2009 елдан Уфада туризм бизнесында эшли. “В гости к бабушке” дип аталган турны туган җиреннән башларга уйлаган. Чөнки табигате матур, күрсәтерлек урыннары күп, туристларны ачык йөз, тәмле ашлар белән каршы алучы әнисе бар.
— Авыл зур түгел, әмма халкы тырыш. Бездә буш йорт юк. Күпләп мал асрыйлар, эшмәкәрлектә кайныйлар. 2016 елда яңа мәчет төзелде, — ди Ләйсән. — Әлеге турны ике ел элек оештырдык. Ул вакытта авылга сәяхәткә бару дигән сүзгә кешеләр ничектер көлебрәк карый иде. “Кем килсен инде?” — дип гаҗәпләнүчеләр дә булды. Пандемия башлангач, авыл туризмы үсеш ягына чыкты. Бу — хәмерсез тур. Туристларны үз әниемә кунакка алып барам.
Ләлә апага 63 яшь. Ире күптән бакыйлыкта. Комбайнда эшләгән чорда фаҗигагә юлыккан.
— Әни гомер буе хезмәттә булды. Безне — ике баласын берүзе үстерде. Әти арадан киткәндә, миңа
14 яшь иде. Заманында әни авылда чәчәк бизнесы булдырды. Тормышны шулай алып барды. Авылда беренчеләрдән булып рульгә утырды. Ул һәрчак ачык йөзле, мөлаем, тырыш, пөхтә. Намаз укый. Туристлар аның турында гел җылы фикерләр әйтә, — ди Ләйсән. — Үз өебезгә турны оештыргач, йон эрләү, келәм сугу осталары, пима басучылар, фермерлар да моңа кушылды. Бу тур авылга да үсеш бирә. Әни туристларны хуҗалык белән таныштыра, татар һәм башкорт милли ризыкларын (бишбармак, кыстыбый, бавырсак һ.б.) әзерләү серләрен өйрәтә, осталык дәресләре күрсәтә, азактан бергәләшеп шушы тәм-том белән чәй эчәбез. Өстәлдә туристлар төркеме өчен һәрчак үзе әзерләгән катык, каймак, эремчек, бал тора.
Янгурчада бай музей бар. Туристлар белән шунда керәбез. Аны мәктәп укытучысы Гөлшат Галиәхмәтова оештырган. Авылның истәлекле урыннарын күреп, җәен җиләк җыеп, бакчаларны карап, әнидә төрле дару үләннәре белән танышып, җыеп киптерелгән шифалы чәй эчеп, кешеләр ял итә, бик канәгать булып китәләр. “Үзебезне Янгурчага кунакка килгән кебек тоябыз”, — диләр. Бу турның алга таба тагын да үсүен телим. Кемнәр авылда тора һәм мондый эшне оештырып җибәрергә теләге бар, тик тәҗрибәсе җитми икән, аларга шуны өйрәтәм, франшиза тәкъдим итәм. Үзебездә чикләр юк, бу турны Россиянең теләсә кайсы ноктасында оештырырга була. Шәһәрдә яшәүчеләр ешрак стресс кичерә, тавыш, ыгы-зыгыдан да арыйбыз. Кемнәрдер туган авылына кайтып бушана ала. Тик кайберәүләрнең авыл белән инде тамыры өзелгән, берәүләр чыгышы белән шәһәрдән. Шуның өчен бер-ике көнгә генә булса да авылга барып, биредәге тормышны күреп, балачакларын, тарихны искә төшереп, ял итеп китәргә теләүчеләр артачак дип уйлыйм.
Лилия ЙОСЫПОВА.