Әгерҗе районындагы “Кичке Таң” заказнигында булган кеше бирегә кабат килү теләге белән яна, диләр. Аны җәйрәп яткан сулыклар, куе урман массивлары, безнең якларда сирәк очрый торган хайван-кошлар, үсемлекләр җәлеп итә. Биредә бөтенләй башка, үзенчәлекле, искиткеч матур, сихри дөнья.
Узган ел көзен табигатьнең иң гүзәл вакытында без дә “Кичке Таң” табигый тыюлыгына юл тоттык.
Аюлар өчәү, бүре юк
Заказник 1997 елда оешкан. Шул көннән алып аның белән җитәкчелек иткән, табигать байлыкларын үстерүгә, саклауга, өйрәнүгә зур хезмәт куйган Әһли Фәйзуллин лаеклы ялга киткәндә җитәкчелекне Руслан Мәннаповка тапшыра. Җитәкче безне Кичкетаң авылының иң биек ноктасында каршы алды.
— Карагыз әле, мондый гүзәллек тагын кайда бар?! Суы, урманы, болыны — барысы уч төбендә кебек, — ди ул, алдыбыздагы искиткеч матурлыкка күрсәтеп.
Әгерҗе районында Иж елгасының озынлыгы якынча 100 чакрым, кушылдыклары 26 лап. Моторлы көймәдә Иж буйлап киттек.
— Камышлар арасында аккошлар, кыр үрдәкләре, кыр казлары, торналар бала чыгара, — ди Руслан, әлеге үсемлекләргә күрсәтеп.
Аккошлар дигәннән, заказникта аларның ике төре бар. Ысылдык аккош, Кызыл китапта исәпләнсә дә, соңгы елларда күпкә арткан. Җылы яктан кайткан мәлдә 500 ләп аккош санаганнар. Шуның
30 га якыны ысылдык булган.
— Болары — кондызлар зыян салган агачлар, — ди Руслан, яр буендагы берничә корыган агачка күрсәтеп. — Кайчандыр әлеге җәнлекләр дә Кызыл китапка кертелгән. Тиресе, ите, мае өчен күпләп аулаганнар. Соңгы елларда әлеге су җәнлекләренә кызыксыну кимеде, саны да артты.
Кондыз аулау өчен һәр территориягә Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан лимит бирелә. Бу эшне рөхсәтсез башкарсаң, административ җаваплылык һәм штраф каралган.
Көймә белән еланнарның оясы булган кызыл ярга якынлашабыз. Биредә кара еланнар хуҗа икән. Гомумән, заказникта еланнар күп, ди җитәкче. Ә “Сложный бор” дип аталган массивта соры челәннәр яши. Озын аяклы, зур муенлы әлеге кошларның саны соңгы елларда кимегән. Белгечләр, бу күренеш кошларның урыннарын алыштыру белән бәйле, дигән фикердә.
— Бездә Татарстандагы канатлы ерткычларның иң зурысы — ак койрыклы бөркет тә бар. Бу кош та соңгы елларда акрынлап үрчи. Исәпләүләр буенча, заказникта алар 14, — ди Руслан.
Гомумән, кошларны саклау өчен иң мөһиме — аларны тынычлыкта калдыру. Канатлы дуслар оя корган урыннарга кеше аяк басарга тиеш түгел икән.
— Безнең күзәтүләр буенча, тыюлыкта өч соры аю бар. Авыр гәүдәле булсалар да, алар бик хәрәкәтчән, җитез, сикерәләр, агачка менәләр, йөзә дә беләләр. Ә бүреләр бөтенләй юк, — ди җитәкче.
Соңгы елларда поши, кабан дуңгызы шактый үрчегән. Пошиларның саны 200 дән артып киткән.
Кыр кәҗәләре тыюлыкны үз иткән. Кайчандыр Минзәлә якларыннан “кунакка килгән” бер-ике кәҗә, үрчеп, унбишләп баш булган.
Иж балыкка бай
Сөйләшә-сөйләшә Иж елгасының иң матур урынына килеп җиттек. Биредә аның киңлеге 5 чакрымга сузыла. Ә елганың иң тирән урыны 14 метр икән.
Иж елгасы балыкка бик бай. Биредә аларның 30 дан артык төре бар. Иж — балыкчыларның иң яраткан урыны.
— Сезонга 150-160 ятьмә җыябыз. “Уылдык” операциясе барышында штраф күләме бермә-бер арта, — ди Руслан Ромель улы.
Заказникта балыкны кармакка гына каптыру рөхсәт. Территориягә машина белән керү, учак ягу тыела. Җитәкченең тагын бер зур үтенече бар: ял итәргә килүчеләр үзләреннән соң чүп калдырмасын иде.
Заказникта нибары ике хезмәткәр (аның берсе — җитәкче, икенчесе — инспектор Әлфия Нуриманова) булганлыктан, аларга вакыт белән исәпләшми эшләргә туры килә. Райондагы ау хуҗалыгы җитәкчесе Эдуард Хуҗахмәтовның ярдәм кулы сузуына бик сөенәләр.
Заказник хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбе укучылары, авыл җирлеге идарәсе карамагындагы оешма-учреждение хезмәткәрләре, табигатьне яратучы кичкетаңлылар белән елга берничә тапкыр территорияне чүп-чардан арындыралар, агачлар утырту буенча өмәләр оештыралар. Мәктәпләрдә “Кошлар көне”, “Эколог көне” кебек бәйрәмнәр уңаеннан дәресләр үткәрәләр. Язын сыерчык оялары, кышын кошларга җимлек ясау буенча бәйгеләр уза. “Парклар маршы” акциясендә катнашучыларның ел саен күп булуына сөенәләр.
— Хыялым — шушы табигать бүләк иткән байлыкны күз карасы кебек саклап, буыннан буынга тапшыру, — ди Руслан Мәннапов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.