Шушы көннәрдә социаль челтәрдә түбәтәйле бер абый дусларга кушылды. Берзаман Фоат Закиров исемле әлеге сөйкемле агайдан хат килеп төште. Аның кыскача эчтәлеге мондый: “17 яшемнән Саба урман хуҗалыгында эшләдем. Аннан Чаллыга киттем. 1980 елларда агачтан төрле әйберләр ясый башладым. 13 ел элек кул эшләнмәләремне Саба урман хуҗалыгы музеена кайтардым. Алар анда бер почмакта тузан җыеп ята. Бу хакта музей мөдире белән сөйләштем. “Әгәр эшләнмәләрем кирәк булмаса, кире алып китәм”, — дидем. Ә Рузия бик дорфа җавап бирде. Рәхмәт әйтеп, ник бер грамота бирсеннәр, хәлне белсеннәр…”
“Изге ният белән…”
Фоат абый белән шуннан аралаша башладык. Тумышы белән Саба районының Сабабаш авылыннан. Бүген Чаллыда тормыш иптәше Шәрия апа белән гомер кичерә. Ике кыз үстергәннәр, 5 оныклары бар. Лаеклы ялда булса да, Чаллыдагы бер гимназиядә агач остасы булып эшли — ватылганны төзәтә, вак-төяк эшләрдә катнаша.
— Сеңлем, хурланам мин, — диде ул. — Җан җылымны кушып, музейга шундый матур кул эшләнмәләре бүләк иттем, ә алар кирәксезгә чыккан. Бергә эшләгән хезмәттәшләребез, директорыбыз — Нургали Миңнеханов, якты дөньядан киткән башка урманчыларның рух-шәрифләре шат булсын дип эшләдем. Директорыбыз киң күңелле кеше иде. Нургали Миңнеханович урман хуҗалыгы өчен күп эшләде.
— Музейга бүләк иткән агач эшләнмәләре арасында нәрсәләр бар? — дим.
— Күп инде. Нургали Миңнехановның яраткан транспорты — “ИЖ” мотоциклының күчермәсе, арба, ат арбасы, чанасы, кул пычкысы белән утын кисү җайланмасы, туку станогы, тагын бүтән әйберләр… Хәзер бит авылларда да андый инструментлар, җиһазлар юк. Ә бу тарих. 1960-1970 елларда көнкүрештә кулланылган әйберләр. Музейга килгән кешеләр, бигрәк тә балалар шуларны күрсен, тотып карасын, дигән идем. Ә алар читтә бер почмакта тузан җыеп ята икән.
Фоат абый Саба урман хуҗалыгында дистә елга якын эшләгән. Гади ботак чабучыдан башлап, урманчыга кадәр күтәрелгән. Шуңа да аңа агач эше якын.
— Армиядә чагында ук агач эше белән кызыксына башладым, — ди оста. — Әтием дә балта остасы иде. Дөрес, ул заманнарда аларга болай сувенирлар ясап утырырга җай булмаган. Эшне гади әйберләрдән башлаган идем. Тора-бара зуррак нәрсәләр — йорт, мәчет макетлары, арба, чана ясауга күчтем. Эшләнмәләремнең исәбен-хисабын белмим. Күбесен бүләк итәм.
Фоат абый буш вакытында тик утырмый, кулында һәрчак пычак белән җилем. Җанына рәхәтлек бирә торган шөгыль икән бу.
— Тактаны кисәсе, ышкылыйсы булса, бакчага барам. Анда кечкенә генә сараем бар. Төп инструментлар да шунда саклана. Ә материалны әзерләгәч, пычак белән җилем дә җитә.
Бүген оста күбрәк мәчет макетларын эшләү белән мәшгуль. Аерым бер бинаның фотосурәтенә карап, агачтан нәкъ шундый кечерәйтелгән күчерелмәсен ясый. Аннан аны буйый.
— Мине Чаллыда күпләр белә, — диде Фоат абый. — Шәһәрнең Дуслык йорты белән дә тыгыз элемтәдә торам. Сандык, башка милли әйберләрнең кечкенә күчермәсен ясап бирдем. Кайчан барсам да, ачык йөз белән каршы алалар. Әле Рәхмәт хаты да тапшырдылар. Ә туган ягымда барлыгымны да белмиләр.
Озын сүзнең кыскасы, киләсе елга 70 яшен тутыручы Фоат Закиров Саба урман хуҗалыгы тарихы музее җитәкчелегенә рәнҗүле. Ә бит мондый кешеләрне адым саен очратмыйсың. Эшләнмәләреннән күренгәнчә, Фоат абый чын сәнгать әсәрләре ясый.
“Алай түгел, болай ул!”
Әлеге вакыйгадан читкә китеп, бер вакыйга языйм әле. Күптән түгел эшкә бер язучы ханым килде. (Исемен күрсәтмим). Хикәяләрен бастыруыбызны сорады.
— Бер басылган хикәяне бирмибез шул. Беркайда да чыкмаган әсәр кирәк, — дидем.
Күреп торам: язучы ханым үпкәләде. Югары тонда сөйләшә башлады.
— Шулай инде, картлар берәүгә дә кирәк түгел. Сезнең басманың минем турында бер тапкыр да язганы юк, — ди.
— Ярар, баш мөхәррир белән сөйләшеп бетерербез, шалтыратырмын, — дидем.
— Шалтыратмагыз, кирәк түгел. Барысын да аңладым. Картлык сезгә дә килә ул, — дип, шап итеп ишекне ябып чыгып китте.
Дөресен әйтим, кәеф кырылды. Беренчедән, чынлап та кайдадыр бер басылган язманы бирмибез, бу мин уйлап чыгарган кагыйдә түгел. Икенчедән, язучы апага: “Баш мөхәррир белән сөйләшермен”, — дидем бит…
Соңрак бу хәлгә анализ ясадым: язучы апа игътибар сорап кергән. Бәлки, якыннарына яки бүтән кешегә үпкәләгән чагыдыр. Мөгаен, иҗаты, тормышы турында сорашырга кирәк булган. Чәй дә тәкъдим итәсе калган. Никтер башка килмәде, хәзер бит бөтен кешенең вакыты тыгыз, баш-аяк эшкә чумдык. Озын сүзнең кыскасы, кичке якта аңа шалтыраттым. Тавышымны ишеткәч, аптырап калды, күрәсең, көтмәгән. Иртән ишекне шап итеп ябып чыгып киткән апа биш минут эчендә “җаным” дип сөйләшә башлады. Яңа хикәя язарга вәгъдә бирде. Ә бит бер җылы сүз җитте! Икебезнең дә күңел булды. Әллә кайчан таныш кешеләр кебек саубуллаштык.
Әлеге вакыйганы Саба урман хуҗалыгы тарихы музееның мөдире Рузия Газизуллинага да сөйләдем. Ни өчен дигәндә, Фоат абый Закиров миңа шул очракны искә төшерде.
— Кайчандыр урман хуҗалыгында эшләгән, бүген Чаллыда яшәп, агачтан төрле сувенирлар ясаучы кешене рәнҗеткәнсез икән, — дидем.
— Фоат абый музейга биргән әйберләрен кире алам, диде. Ә мин аны ничек бирим? 2007 елда Фоат абый аларны музейга бүләк иткән. Ул вакытта әле биредә эшләми идем. Шул турыда ике арада килешү төзелгән. Рәсми рәвештә ул агач эшләнмәләр музейның экспонатлары булып санала. Теләгән очракта да аларны бирә алмыйм.
Әлбәттә, Фоат абыйга музейга бүләк иткән әйберләре кирәк түгел. Атна саен яңаларын ясый бит ул.
— Аның әйберләре читтә торамы? — дим.
— Музейда ике зал бар. Фоат абыйның кул эшләнмәләре махсус зур яктыртыла торган витринада, беренче күргәзмә залында. Залның иң түрендә, әлбәттә, Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Нургали Миңнехановка багышланган экспонатлар. Башкалар да сүземне җөпләр: Нургали ага — бистәне аякка бастырган олы шәхес. Мәктәпле, балалар бакчалы, мәдәният йортлы, сырхауханәле, газлы, сулы, юллы иткән. Ә Фоат абыйның кул эшләнмәләрен Нургали Миңнеханов истәлекләре янына куеп булмый. Эш монда шәхесләрнең зурлыгында түгел, ә аерым таләпләр бар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее рәсми рәвештә 2004 елның 24 мартында ачылган. Агач бүрәнәдән эшләнгән, бай экспонатлы матур урын ул. Музейга килүчеләр күп икән.
— Фоат абыйның бер танышы музейга килгән булган, — дип сүзен дәвам итте Рузия Газизуллина. — Мин ул көнне юк идем. Экспонатларны карап йөргән, тик Фоат абыйның кул эшләнмәләрен тапмаган. Ничек күрмәгән, гаҗәп! Шул вакыт Фоат абый миңа шалтыратты. Гаепли башлагач, катырак әйттем, ахры. Тик тавыш күтәрмәдем…
…Бер карасаң, юк кына әйбер кебек. Тик олы яшьтәге кеше өчен проблема ул — аның хезмәтенә тиешле бәя бирмәгәннәр. Музей мөдире Рузия моңа төшенде булса кирәк, Фоат абыйга шалтыратып, җайлап сөйләшкән.
— Сабага кайтырга уйласагыз, алдан хәбәр бирерсез. Музейга балаларны чакырырбыз, агач эше буенча осталык дәресе үткәрерсез, — дигән. (Рузия сер итеп кенә әйтте, остага Рәхмәт хаты да бирергә җыеналар — Р.Р.)
Шул ук кичне Фоат абый канәгать булып миңа шалтыратты: “Яклаучым бар дип тойдым. Минем проблеманы күтәргәнгә зур рәхмәт сезгә”, — диде ул.
Аздан да күңел була, юктан да хәтер кала, ди халык. Бу чынлап та шулай. Ә өлкәнәя барган саен әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең күңелләре тагын да нечкәрә. Әлеге мисаллар шуңа тагын бер дәлил. Алда телгә алган язучы апа әйткәндәй, картлык барыбызга да килә. Өлкәннәргә карата сабыр, ихтирамлы булсак иде.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.