Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Фоат САДРИЕВка 10 мартта 80 яшь тулды. Ул Мөслим районы Олы Чакмак авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли, соңрак китапханә мөдире була, озак еллар башта — Сарман, аннары Мөслим районы газеталарында җаваплы вазыйфаларда хезмәт куя. Фоат абый эштән китеп тә карый. Әмма, яңадан чакыртып, аны баш мөхәррир итеп билгелиләр. “Эштән язарга дип киттем бит. Аңлагыз”, — дип әйтүенә каршы төшәләр. Гаризаларны яза тора, ертып ата баралар. Шулай итеп, 9 ел баш мөхәррир булып эшли. Лаеклы ялга чыгу көне җитүгә, эштән китә. Фоат абый бүген дә туган ягы Мөслимдә яшәп иҗат итә. Язучының “Таң җиле”, “Бәхетсезләр бәхете”, “Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән” һәм башка әсәрләре, күпсанлы пьеса, хикәяләре безгә яхшы таныш. Әсәрләрен көтеп торабыз. Балалар өчен дә яза. Күз тимәсен, каләме гел кулында.
— Илһам — бар, вакыт — юк. Аз языла. Кызу эшләгән чаклар да булган икән, — ди Фоат абый, елмаеп.
“Тормыштан зарланганымны белмим”
Фоат Садриев — сугыш чоры баласы. Ачлык-ялангачлык аңа яхшы таныш. Әтисе яу кырына киткәндә, нибары 1 яшьлек булып кала. Миңнеәхмәт абый сугыштан әйләнеп кайтмый.
— Фоат абый, кечкенәдән авырлыкларны күп күрсәгез дә, балачагыгызны һәрчак сагынып, матур итеп сөйлисез.
— Гаиләдә мин — бердәнбер бала. Әти сугыштан кайтмады, әни яңадан кияүгә чыкмады. Әлбәттә, бертуганнар булмау читен. Берничә кешегә гаиләне тарту җиңелрәк булыр иде. Тормыш арбасына иртә җигелдем. Барысын да күрдем. Тик беркайчан да борын салындырганым булмады. Чөнки әни шундый иде. Гел аның белән басуда идем. Мин генә түгел, башкалар да шулай үсте. Барысында да итәк тулы бала, ирләре сугыштан кайтмаган… Шунда печән әзерләп, чүп утап, болында, елга буенда аунап үстек. Ач булып, бәлки, елаганбыздыр. Ә болай тормыштан зарланганымны белмим. Безгә кич утырырга күрше әбиләр керә, бәйләм бәйләп, серләшәләр иде. Кайсы — утын, кайсы ризык алып керә. Бергә ашыйбыз. Их, бары — бергә, югы уртак заманнар булган шул. Әбекәйләрнең күңел байлыкларына шакката идем. Шуларны күреп үстек. Алар бер сагышлана, бер елый, бер көлешәләр. Барыбер күбрәк оптимист булдылар. Үземнең дә авыз гел ерык иде. Бер генә яшибез бит. Оптимист булып дөрес эшләгәнмен. Тормышның матурлыгын күрә алдым. Табигать балалары идек, бөтен нәрсәне ашап үстек. Хәзерге буын, кызганыч, боларны белми. Озын гомерле булуымны да гел хезмәттә кайнауда, тормыш чыныктыруда һәм оптимистлыгымнан дип уйлыйм.
— 80 яшьлек юбилеегыз ничек узды? Иҗат кичәсен үткәрергә планлаштырасызмы?
— Өйдә балалар, якыннар, күршеләрне җыеп, Коръән укыттык. Әлегә зурлап уздырмадым. Һаман да шул пандемия сәбәпле үткәрмәдек. Бәлки, апрельдә билгеләрбез, карарбыз.
— Күңелегез 80 яшьне сизәме икән?
— Сизә шул… Гомер бик кыска икән. Мәрхүм Туфан ага Миңнуллин: “Чемодан җыя башларга вакыт”, — дип әйтә иде. Гомер тиз үтте, дигән тойгы бар. Кеше, һаман яшәр кебек, ашыга, кабалана. Туктап уйланырга вакыт юк. Сиксәнгә җиткәч, бераз уйландыра икән.
— Сәламәтлекне ничек кайгыртасыз?
— Бераз үләннәр белән мавыгам. Җәен төрлесен җыям. Сукыр кычыткан, гөлҗимеш, андыз, бака үләне — бөтенесе бар. Әремнең кадерен белмибез. Аның сихәте күп. Чамасын белеп кулланырга гына кирәк. Киптергән үләннәрне башкаларга да бирәм. Табигать — дару чыганагы.
“Хатыным — илһамландыручым”
— Гаилә хәлегез башта җиңел булмаган икән…
— Беренче хатыным белән озак тормадык, аерылыштык. Аның белән уртак балабыз бар. Улым Айдар, оныкларым белән бик яхшы элемтәдә. Аннары Сәйденур белән таныштым. Ул Сарман районы Саклаубаш авылыннан. Һөнәре буенча укытучы, мәгариф идарәсендә дә эшләде. Диндә. Күңелемдә булса да, үзем дингә тулысынча кереп китә алмыйм. Кызым, киявем намазда, аларның ике баласы да шул юлга басып бара. Аллага шөкер, өебездә гел дога яңгырый. Хатыным — илһамландыручым.
— Балаларыгыз белән якыннан таныштырыгыз әле. Ничә оныгыгыз бар?
— Балаларыбыз барысы да гаиләле. Иң олысы — Айдар Әлмәттә яши, табиб. Ландыш белән киявем Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә гомер итә. Өч бала үстерәләр. Ландыш — һөнәре буенча икътисадчы. Тик Октябрьскида эш юк… Әле йорт сала башладылар. Төпчек улым Булат та Әлмәттә яши, гаиләле. Барысы сигез оныгым бар. Балалар кайтып-китеп йөри.
“Авыл тормышы белән яшибез”
— Соңгы арада ниләр язасыз?
— Балалар өчен дә иҗат итәм бит әле. Менә монысы җиңел түгел. Бүгенге заман балалары бөтенләй башка. “Тургай” дигән трилогия яздым. Аның беренче, икенче китабын нәшрият берләштерде, аерым итеп чыгармады. Шушы калын китап сатуда бар. “Тургай”ның өченче өлеше ике елдан артык нәшриятта чират торды. Әле шатлыклы хәбәр җиткерделәр. “Тургай”ның өченче китабы да чыгачак, диделәр.
Хикәяләр даими язылып тора. Бу арада “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларында, “Мәдәни җомга” газетасы һәм башка чыганакларда басылды. Элек пьесаларны да шактый яза идем. Хәзер иҗат иткәнем юк. Бүген драматургия дә икенче бит. Шулай да яңадан пьеса язасым килә әле.
— Үз йортыгыз белән яшисез. Бакча, кош-корт тотасызмы?
— Гомер буе авыл тормышы белән яшәдек, хәзер дә шулай. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез. Бәрәңге утыртабыз. Тавык асрыйбыз. Авылда рәхәт. Кар көрәүгә хәтле яратам.
— Гомер буе хезмәттә булдыгыз. Пенсиягез зарланырлык түгелме?
— Газга-утка түләргә җитә (көлә). Әле тормыш шушы ритмда барса, шөкер итәбез. Әллә нинди катлаулы хәлләр килеп чыкмасын.
Эш бәяләнү-бәяләнмәү турында сүз чыккач, шуны өстәп әйтәсем килә: хезмәтнең, хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрәсе иде. 80 яшемә җиттем. Әгәр эшли алмасаң, үзеңне кайсыдыр өлкәдә реализацияләмәсәң, бу бик начар. Җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр, әйтик, фермерлар, сыер савучылар елга 365 көн тир түгә. Кеше хезмәтенә бәйле үзе турында күбрәк рәхмәт сүзе ишетсен, бәяләү алсын иде. Без яшәгән чорда иң элек авыл кешеләрен язу бурычы торды. Хәзер ничек? Концерт яки конкурстан, ниндидер слеттан башлана. Бөтен җирдә шоу… Ә хезмәт кайда? Аның безгә дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Элекке бәяләү юк. Авыл җирендә түләү дә аз. Авыр хезмәт гомерне дә кыскарта, психологиягә дә тәэсир итә. Шуларга эчем поша…
Лилия ЙОСЫПОВА.