Табигать кышкы йокысыннан уяна гына башлады, ә Яшел Үзән районы Ключи авылында яшәүче Исламия Әдһәмоваларның теплицасында эшнең иң кызган чагы. Теплицага җылы түтәл ясап, кыяр үсентеләре утыртканнар. Помидор, борычлар да күптән теплицада. Помидор үсентеләре чәчәк ата, редис, салат, яшел тәмләткечләр тишелгән.
Исламия ханым һәр үсемлекнең серен белә, чөнки яшелчәчелек белән дан тоткан “Майский” совхозында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Анда помидор, кыяр, чәчәкләр үстергән, хәзер бакчачылык тәҗрибәсен үз бакчасында куллана. Җәен бакчасын чәчәккә күмә, чәчәк үсентеләрен дә ноябрьдән үстерә башлый.
— Исламия ханым, теплицагыз зурмы? Аны кайчан җылыта башлыйсыз?
— Теплицабызның киңлеге — 3, озынлыгы — 16, биеклеге 3,8 метр. Февраль ахырында утын белән ягып, җылыта башлыйбыз. Җирдә тем¬пература +12…+14 оС булгач, үсентеләрне теплицага күчерәм. Моны градусник белән тикшереп торам. Теплицаны җылытуның тагын бер сере — эчке яктан стенасына җирдән 50 см биеклектә фольга беркетү. Ул теплицада җылы саклый. Кыяр — җылы ярата торган культура, аңа җылы түтәл ясарга кирәк.
— Аны ничек ясыйсыз?
— Җирне 30 см тирәнлектә казып, түтәлгә көзге тирес салдым һәм пычкы чүбе сиптем. Өскә “Сияние” порошогы сиптем һәм казылган җирне яңадан түтәлгә тутырдым. Өстенә кайнар марганцовка эремәсе сибеп, пленка белән каплап тордым. Җир бик тиз җылынды, аннан тишелеп чыккан кыярларны күчердем. Кыяр үсентеләре җылыда рәхәтләнеп үсә.
— Кыяр орлыкларын пычкы чүбенә чәчү, аннан чүлмәкләргә күчерүегез турында үткән саннарның берсендә газета укучыларыбызга аңлаткан идек. Тәҗрибә уңышлы булдымы?
— Әйе, пычкы чүбендә кыяр тизрәк һәм ныграк тамыр җәя. Пычкы чүбе дым саклый, кыяр дым һәм җылы ярата.
— Кыярның нинди сортларын үстерәсез?
— Быел кыярның яңа сортларын алып карадым. “Куча мала”, “Либелле” дигәнен чәчтем. Ел саен сортларны алыштырам, яхшырак уңыш биргәнен кабат үстерәм. “Герман”, “Меренга”, “Кураж”, “Ежики”, “Клавдия” ошый. Урамга иң әйбәте — “Престиж” гибриды, ул салкынча җәйдә дә сынатмый. Кыярга бер мәртәбә мочевина эремәсе сибәм. 4-5 яфрак чыгаргач, 1 литр эремчек суына 10 тамчы йод кушып, яфракларына сипте¬рәм.
— Помидорны кайчан чәчтегез? Үсентеләрне өстәмә тукландырасызмы?
— Помидорны быел 17 гыйнварда ук чәчтем, 19 мартта чәчәк ата башлады. Аларга бер тапкыр “Гумат+7йод” ашламасы сибәм. Аның составында үсемлекләр өчен кирәкле 7 төрле микроэлемент бар. Үсенте кечерәк чакта — 10 л суга 2 г, зурайгач — 10 л суга 5 г исәбеннән кушам. Йод очып бетмәсен өчен эремәне ясауга сибәргә кирәк. Чәчәкләре күп булсын дип, 10 л суга 5 г бор кислотасы кушып сибәм. Сыер, тавык тизәген әчетеп тә сибәм. Әмма азотлы ашламалар белән бик мавыгырга ярамый. Помидорның бик күп сортларын үстерәм, быел 32 төрле сорт чәчтем. Яңа сортларны да сыныйм, күп еллар сыналганнары да күп. “Де барао красный”, “Джина”, “Пудовик”, “Краса грядки”, “Морозко, “Абаканский красный”, “Стрега”, “Любовь и голуби”, “Малика” сортларын тәкъдим итә алам.
Иртә чәчүнең мәшәкате күп булса да, ул үзен аклый. Шулай итеп, яшелчәләрне иртә өлгертәбез. Теплицада редис, укроп, салатка да урын җитә. Алар да тишелде инде. Бакчада эшләргә бик яратам, үсемлекләр дә моны сизә, мул уңыш белән сөендерә, — ди бакчачы.
Роза НУРГАЛИЕВА.