Рамазан якынлаша. Алдан үзеңне әзерләсәң, ураза тоту күпкә җиңелрәк, диләр. “Дин Ислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт ИБАТУЛЛИН белән бу изге айның фазыйләтләре, уразага физик һәм рухый әзерлек турында сөйләштек.
“УРАЗА ТОТАМ, ДИП НИЯТЛӘҮ ДӘ — САВАПЛЫ ГАМӘЛ”
— Инсаф хәзрәт, уразага үзебезне алдан ничек әзерли алабыз?
— Уразага беренче чиратта рухый яктан әзерләнү мөһим. Моның өчен уразаның асылына төшенү, фазыйләтләрен, Аллаһ каршындагы дәрәҗәсен аңлау кирәк. Ураза ул — гыйбадәт, нияткә, күңелдәге максатка карап, савабы да булачак, иншалла. Кем рамазан аенда Аллаһка иман китереп, вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешү нияте белән ураза тота, аның барлык гөнаһлары гафу ителер, диелә. Бәндәгә бәрәкәт килер, начарлык китәр. Рамазан ае — Аллаһ каршында күңел чистарынуга бер сәбәп. Уразаның әҗерен күз белән күрә алмыйбыз. Аның савабы ел буена барыр, кыямәттә дә әҗерен күреп сөенербез.
Организмны физик яктан да чыныктырырга кирәк. Сәламәтлеккә, мөмкинлеккә карап, уразаның тәме арта. Ифтарда, сәхәрдә нәрсә ашаячагыбызны, рөхсәт ителгән ризыкларны алдан барлау мөһим.
— Уразаның беренче өч көне авыр, диләр.
— Гадәттә, беренче тапкыр ураза тотучылар шулай ди. Рамазаннан тыш, сөннәт уразалары да бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дүшәмбе, пәнҗешәмбе ураза тоткан. Шәгъбан ае уразасының савабы бик зур. Алдан ураза тотып, организмны ияләндерергә була. Аннары ай буе ураза тоту алай авыр тоелмаячак. Ел дәвамында уразаны туктатмаска тырышам. Бу үзеңне тонуста тотарга ярдәм итә.
— Кемнәргә ураза тоту фарыз түгел?
— Балигълык яшенә җитмәгән балаларга, үз гамәлләре өчен җавап бирә алмаган, тән, акыл ягыннан тулы булмаган адәмнәргә, хроник авырулы кешеләргә, хәлсез картларга ураза йөкләнмәгән. Дөрес, теләсә, тота алалар. Ләкин Аллаһы Тәгалә: “Үз-үзегезгә зыян китермәгез”, — дигән. Шуңа бу очракта табиб белән киңәшләшү кирәк. Ураза тотсам, авырырмын, дип уйлау дөрес түгел, моңа ачыктан-ачык сәбәбе булганда гына ураза калдырыла. Шулай ук сәфәрдәге кеше уразадан азат.
— Йорттан ничә чакрым ераклык сәфәрдә булу дип санала?
— Сәфәр дигәндә, яши торган җирдән 80-100 чакрым еракка китү күздә тотыла. Дөрес, иртән сәхәр ашарга җаең бар икән, көндез генә юлга кузгалсаң, уразага керү хәерле. Сәхәргә кадәр чыгып китсәң, уразага кермәскә була. Анысы да кешенең үз ихтыярында.
Шунысын да әйтергә кирәк, ураза тотудан азат ителү ул бу айда нәрсә теләсәң, шуны эшләргә ярый дигән сүз түгел. Әгәр мөмкинлегең юк икән, телең, калебең белән ураза тот. Гайбәттән, начар ниятләрдән, ямьсез сүзләрдән ерак тор. Монысы ризыктан тыелуга караганда да авыррак. Уразаның асылы ач тору түгел, әдәп-әхлагыбызны тәрбияләү. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең хәдисе бар: “Ураза тоткан кешенең йокысы — гыйбадәт, эндәшмәве — тәсбихтер”. Ураза тотам дип ниятләү дә — саваплы гамәл.
“СӘБӘПСЕЗ БОЗСАҢ, 60 КӨН ТОТАШТАН ТОТАРГА КИРӘК”
— Сәхәрдән соң ятып тору рөхсәт ителәме?
— Йокы уразаны бозмый. Сәхәрдән соң ятарга ярый. Иртәнге намаздан соң Коръән уку, зикер әйтү, тәсбих тарту — саваплы. Дөрес, фарыз түгел, мөмкинлеге булган кешегә хәерле.
— Иртән йокы бүленмәсен өчен, кичтән ашап, сәхәргә тормыйча гына уразага керергә ярыймы?
— Ярый. Иң мөһиме — кичтән ниятләп ятарга кирәк. Галимнәр ай буена бер тапкыр ният кылу да җитә дип саный.
— Сәхәр ашап бетергәч, иртәнге намазны укырга буламы?
— Була. Диния нәзарәте календарьларында иртәнге намазга кагылышлы “сәхәр тәмам”, “мәчетләрдә укыла” дигән графалар бар. Кеше сәхәр ашап, мәчеткә килеп җитә алсын өчен, аерым сәгать билгеләнгән. Өйдә, сәхәр тәмам булгач та, намазны укырга мөмкин.
— Ураза тота алмаган кешегә нишләргә?
— Ураза тоту — шушы айның Аллаһ вәгъдә иткән әҗер-савапларына ирешү. Рамазан аенда иң дәрәҗәле гамәл — ураза. Күз алдына китерегез, шушы айда гына башкарып булган эш өчен хезмәт хакын өч тапкыр арттырып түләргә вәгъдә итәләр, ди. Башка андый мөмкинлек юк. Ураза да шулай. Шушы гыйбадәтне кыла алмыйча, саваптан коры калабыз икән, аны башка бервакытта да ала алмыйбыз. Уразаны ач тору дип түгел, -Аллаһның ризалыгына ирешеп була торган саваплы ай дип истә калдырырга кирәк. Авыру кешеләр, мосафирлар, йөкле, имезүче хатыннар ураза тота алмаган икән, рамазан тәмамлангач, йә сәламәтләнгәч, аны казага кылып үти ала. Беренчедән, рамазан аеның бурычын өстебездән төшерү мөһим. Авыру көчәюдән куркабыз икән, галимнәр, җайлырак вакытта, мәсәлән, кышын, көннәр кыскарак чакта каза кылырга рөхсәт ителә, ди. Икенчедән, бер көн калдырган ураза өчен бер ятимне, мохтаҗны ашатырга мөмкин. Монда шуны истә тотарга кирәк: ураза тотмыйм, аның урынына берсен ашатам, дип уйлау ялгышлык. Әлеге гамәле өчен савап та булыр, әмма ураза бурычы өстеннән төшми. Әгәр бу гыйбадәттән азат ителгәннәр төркеменә керәсең икән, ятимнәрне ашатырга тиешсең. Диния нәзарәте билгеләгәнчә, фидия сәдакасы — тотмаган бер көн ураза өчен 200 сум. Ягъни мохтаҗларны көненә кимендә 200 сумлык ашату хәерле дигән сүз. Тотмаган бер ай ураза өчен 30 ятимне берьюлы сыйларга да була.
— Уразаны сәбәпсез бозу зур гөнаһмы?
— Уразага кереп, сәбәпсез аны бозу, су эчү, ашау — гөнаһ. Рамазан уразасын үз ихтыяры белән бозган кешегә кәффарәт кылу тиеш. Бу — 60 көн тоташ ураза тоту дигән сүз. Моннан тыш һәр калган көн өчен каза кылу шарт. Әйтик, ун көн ураза калган икән, 70 көн каза кылып тоту кирәк булачак.
“ИФТАРДАН СОҢ АЗ-АЗЛАП СУ ЭЧҮ ФАЙДАЛЫ”
— Намаз укымаган кеше ураза тота аламы?
— Кеше һәр гыйбадәт өчен җавап бирә. Намаз укымау яхшы түгел, ләкин кешенең уразага нияте бар икән, тота ала. Ураза өчен аерым хисап.
— Уразада ничек тукланырга кирәк?
— Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхәрдә хөрмә (финик), сөт ризыклары ашый торган булган. Ураза җиңелрәк узсын өчен, Аллаһтан сорарга һәм медицинаның кайбер киңәшләрен үтәргә кирәк. Кайберәүләр ашамыйча, ачтан интегербез дип уйлап ялгыша. Ураза вакытында организм суны гына югалта. Шуңа да ифтар белән сәхәр арасында чиста суны күп итеп, ләкин аз-азлап эчәргә кирәк. Көне буена җитсен дип, сәхәрдә күп ашарга киңәш ителми. Авыр эшкәртелә торган ризыклар да зыянлы. Организм аларны үзләштерүгә күп энергия сарыф итә. Сөт ризыклары, ярмалы боткалар файдалы. Кыздырылган, артык майлы азык ашамаска тырышыйк.
— Ифтарны кайсы көннәрдә уздыру хәерле? Үзе ураза тотмаган кеше бу мәҗлесне үткәрә аламы?
— Ифтарның аерым көне билгеләнмәгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы аңа да язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”, — дигән. Ифтарны көн саен уздырсаң да, чикләү юк. Кадер кичәсендә ифтар үткәрү хәерле дигән сүз бар. Кадер кичәсен гыйбадәттә уздыру савабына ирешербез. Үзе ураза тотмаган кеше ифтар оештыра ала. Сәбәпсез уразасын калдыра икән, бу гыйбадәтнең савабына ирешмәскә дә мөмкин. Тик ифтар уздыру — әҗерле гамәл. Кабул булу-булмау Аллаһ рәхмәтендә.
— Авызны нәрсә белән ачу хәерле?
— Авызны нәрсә белән ачсаң да ярый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмә, су белән ача торган булган. Безнең халыкта йөзем җимеше, тоз кабып кую гадәте бар. Тырышып ураза тотканнан соң шөкер итеп, Аллаһ рөхсәт иткән ризык белән авыз ачу дөрес булыр. Рамазан айларын каршы алып, уразаны исәнлектә тотарга насыйп булсын. Бу гыйбадәт өчен Раббыбыз һәр кешегә чиксез әҗерен бирер.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.