• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәламәтлек

Шикәр диабеты — гомерлек юлдаш

Шикәр диабеты — гомерлек юлдаш

Шикәр диабетын еш кына XXI гасыр эпидемиясе, диләр. Кызганыч, авыручылар елдан-ел арта. Табиблар әйтүенчә, коронавирус шикәр чиренә китергән очраклар да күзәтелә башлаган. Бу авыруны дәвалау, кисәтү турында “Диабетны җиңик” халыкара хәйрия фонды президенты Лилия ӘМИРҖАНОВА белән сөйләштек.

 

“Коронавирус шикәр диабетына китерергә мөмкин”

— Лилия Хәбировна, рес­публикабызда шикәр диабеты белән авыручылар күпме?

— Татарстанда шикәр чи­ре белән авыручылар са­ны тө­гәл билгеле түгел. 300 мең­гә якын дип фаразлана. Шуларның 700 ләбе — ба­ла­лар. Моннан тыш артык гәү­дә авырлыгы, нәселдән кил­гән чир аркасында шикәр диа­бе­ты барлыкка килү куркынычы зур булган төркем кешеләр дә бар.

— Коронавирус шикәр диабеты китереп чыгарырга мөмкинме?

— Коронавирус иммунитетны какшата, йөрәк-кан та­мырлары, үпкә, ашказаны ас­ты бизләренә йогынты ясарга мөмкин. Шикәр чире бе­лән авырган кеше өчен ви­рус аеруча куркыныч. Инсулин эшләп чыгара торган әгъ­заларга зыян килгәндә, мо­ңа кадәр авырмаган кешедә дә шикәр диабеты килеп чыгу ихтималы бар.

— Шикәр чиренә китер­гән сәбәпләр нинди?

— Моны медицина галимнәре төгәл әйтә алмый. I тип­тагы шикәр диабеты ашка­за­ны асты бизе эшчән­леген­дәге тайпылышлар аркасында килеп чыга. Нә­селдәнлек бе­лән дә бәйле дип аңлаталар. Стресс, хә­рәкәт кимү, яшәү рәвеше үзгәрү, эколо­гия­нең йогынтысы зур. Тук­ла­нуга игътибар итәргә ки­рәк. Ризыкның составын укы­сак, күбесен­дә зыянлы матдәләр бар, пальма маен гына алыйк. Эшкәртелгән тех­­ник пальма мае зарарлы. Европада аны күптән тыйдылар. Бездә дә чарасын кү­рер­гә кирәк.

— Авыруның билгеләре нинди?

— Күпләр үзләрендә бу чир барлыгын очраклы рә­вештә белә. Башта канда ши­кәр күләме ачыклана, аннары өстәмә тикшерүләр яр­дәмендә диагноз куела. Ши­кәр диабеты организмдагы матдәләр алмашы бозылу бе­лән бәйле. 90 % очракта ши­кәр диабетының II тибы кү­зәтелә, гадәттә, ул билгеләрсез уза. Ләкин шул вакыт эчендә бөер, бавыр, нерв сис­темасына, йөрәк, эчәклекләргә зыян китерүе бар. Кызганыч, табибка мө­рә­җә­гать иткәндә, ун кешенең ­сигезендә шикәр диабеты баш­ка әгъзаларга зы­ян салып өлгергән була. Олыларда авыруның билгеләре стадиясенә карап ачыклана: гәү­дә авырлыгы арта, күзе на­чар күрә башлый, кан басымы уйный, тромблар барлыкка килә, хәлсезлек, авыз кибү, тән кычыту, эч кибү һәм башкалар күзәтелә. Балаларда исә авыруның билгеләре тизрәк чагыла: алар күп су эчә, ябыгалар, гел кече йо­мышны үтәргә йөриләр. Тумыштан ук бу авыру кү­зә­телгән сабыйлар бар.

 

“Кинәт ябыгу — организм өчен стресс”

— Шикәр диабетын дә­ва­лап буламы?

— Инвалидлыкка һәм үлем­гә китергән 60 меңгә якын авыру арасында бу чир өченче урында. Кызганыч, аны тулысынча дәвалап булмый, шикәр диабеты — гомерлек юлдаш кебек. Диагнозы хакында белгән кеше башта шок хә­лендә кала. Ал­га таба ничек яшәргә, ниш­ләр­гә? Авыруга битараф кал­­саң, ул уртача гомер озынлыгын сизелерлек кыскарта. Ләкин шикәр чирен ва­кытында ачыклап, дәвалану чараларын күргәндә, куркырлык нәрсә юк. Әгәр кеше дарулар ярдәм итми дип зарлана икән, димәк, туклануга, яшәү рәвешенә игътибар бирергә кирәк. Даруларны мөстәкыйль кулланырга ярамый. Авыруның стадиясенә карап дарулар, уколлар яр­дәмендә кандагы ши­кәр күләмен нормада тотарга, заманча технологияләр, төр­ле диеталарга нигезләнеп дә­валанырга була. Бу — шак­тый “кыйммәтле” авыру. Шикәр диабетлы кешеләрне дәвалау өчен дәүләттән акча бүлеп бирелә. Тест-таякчыклар, инсулин шприцлары арзан тормый. Моннан тыш кайбер даруларны пациентка үз акчасына сатып алырга туры килә. Инсулин ясатучы кеше моны гел конт­рольдә тотса, аерым дәф­тәр­гә теркәп барса яхшырак. Чөнки онытылып, до­заны арттырып, кабат инсулин кадау аяныч нәтиҗәгә ки­терергә мөмкин.

— Авырган кешегә күп ризыктан баш тартырга туры килә, диләр.

— Алай ук түгел, теләгән ризыкны ашарга була, бары чамасын белергә кирәк. Мә­сәлән, авырган кешегә көне­нә өч чәй кашыгы бә­рәңге җи­­тә. Кандагы шикәр күлә­мен арттырмый торган яшел­чә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә, күбрәк парда пешкән ризык ашарга, кыздырылган азыктан тыелырга киңәш ителә. Җиңел үз­ләштерелә торган углеводларга бай ризыклар, мәсә­лән, шикәр, бал, сок, кайнатмалар зыянлы. Балаларның, үсмерләрнең ашаган ризыклары 50 % углевод, 20 % аксым, 30 % майдан торса, дө­рес булыр. Аз-азлап, көненә берничә тапкыр ашау файдалы.

— Яшьләр арасында ябы­­гам дип артык тырышучылар бар. Бу шикәр диабетына китерә аламы?

— Ашамыйча тору, тиз арада ябыгырга теләү, дө­рес булмаган диеталар — организм өчен стресс, баланс бозылуга бер сәбәп. Артык гәүдә авырлыгыннан ко­­тылырга теләү начар тү­гел анысы. Ләкин кинәт ябыгырга тырышу шикәр диабетына китерергә мөм­кин. Шуңа да диетаны белгеч белән берлектә сайларга киңәш ителә. Углеводлар кешегә энергия, көч алу өчен кирәк. Канда шикәр күлә­менең ки­нәт кимүе гипогликемиягә ки­терүе бар. Мә­сәлән, ашамыйча торган кеше бакчага эшләргә чыкты, ди. Берникадәр вакыттан соң ул хәле беткәнен тоя, тирли башлый. Бу канда шикәр төшкәнне аңлата. Мондый очракта углеводка бай ризык йә шикәр кабып куярга ки­рәк.

— Шикәр авыруын ничек кисәтергә?

— Ши­кәр диабеты белән көрәштә иң нәтиҗәлесе — аны ки­сәтү. Моның өчен нә­селдән килгән авыруларга, үзе­ңә игътибарлы булырга, диспансеризация узарга ки­рәк. Даруханә­дә сатыла торган махсус глюкометр яр­дәмендә кандагы шикәрне өйдә дә үлчәргә мөмкин. Иң ышанычлысы — махсус кан анализы тапшыру. Республика клиник хастаханәсендә “Сәламәт+” иҗтимагый сә­ла­мәтлек үзә­ге эшли. Анда ат­нага бер тапкыр ши­кәр диа­бетлы кешеләрне ка­бул итәләр. Бу авыру вакытында ничек тукланырга, ниш­ләр­гә кирәклеген өйрәт­кән махсус мәк­тәп­ләр бар. Саф һавада күбрәк булу, физик кү­негүләр эшләү, хә­рә­кәт­ләнү, туклануга игътибар бирү сорала. Авыру ачыкланган икән, табиб кушканнарны үтәп, тиеш­ле даруларны вакытында куллансаң, шикәр диабеты белән дә озак, рә­хәт яшәргә мөм­кин.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”
Төрлесеннән

“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”

by irekmanager irekmanager
31 июля, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru