Әстерхан өлкәсе эшмәкәре Ринат Бикчураев белән Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында таныштым. Ул чыгышында авыл җирендә акча эшләп булуы турында сөйләде. Алар күптәннән карбыз, кавын үстерә. Аннан кайнатма, цукат ясыйлар. Былтырдан карбыз балы кайната башлаганнар. Бу үзенчәлекле продуктны җитештерү турында тулырак Ринатның үзе белән сөйләштек.
— Ринат, карбыздан бал ясау идеясе ничек туды?
— Әстерхан өлкәсенең Нариман районы Кәменни (русча Линейное) авылында яшибез. Бездә элек-электән карбыз, кавын үстерәләр. Нәрсә үсә, шуңа алынасың инде. Былтыр Казанга татар авыллары эшмәкәрләре җыенына баргач, тырыш кешеләрнең чыгышларын тыңлап, илһамланып кайттым. Шуннан соң карбызны эшкәртә башладык. Шулай карбыз балы ясау идеясе туды. Безнең якларда аны ясый белүче әби-бабайлар инде күптән мәрхүм. Кулдан кулга күчеп сакланып калган рецептларны халыктан барлап, үзебезгә туры килгәнен булдырдык.
— Карбызны күпләп үстерәсезме?
— 7 гектар җирдә карбыз, кавын үстерәбез. Беренче уңыш июньдә өлгерә. Бер гектардан 100 тоннага кадәр карбыз, 80 тонна кавын җыеп алабыз. Карбыз кояш һәм су ярата. 2010 елда Калмыкиянең Утта бистәсендә Россиядә һава температурасы буенча рекорд куелды. Эсселек күләгәдә 45,5 оСка, ә туфрак өстендә 70 оСка кадәр җитте. Утта белән безнең авыл арасы 99 чакрым гына. Карбыз, кавын орлыкларын авыл хуҗалыгы кибетләреннән сатып алабыз. Гадәттә, Голландиянекен, гибрид сортларын утыртабыз. Тамчылап су сибү системасы көйләнгән.
— Карбыз балы ничек ясала?
— Карбызның йомшагын, орлыкларыннан аерып, казанга салабыз, сүрән утта тәүлектән артык кайнатабыз. Аның артык сыеклыгы очып бетә. Куесы төптә кала. 1 кг бал ясар өчен 10 кг га якын карбыз китә. Карбыз балын нардек дип йөртәләр.
— Бал — күп авыруга дәва. Ә нардек нәрсә өчен файдалы?
— Элек әби-бабайларыбыз дарулар булмаганда карбыздан файда күргән. Нардек салкын тигәндә, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны авыруларын кисәтү өчен файдалы санала.
— Сатуда карбыз балы кыйммәт йөриме?
— Карбыз балын 250 мл лы банкаларда сатуга чыгарабыз. Берсе — 300-350 сум. Ул Россиянең төрле төбәкләренә тарала. Хәзер балны 100 мл лы савытларда да чыгара башладык. Аларны аэропортларда сатуга куярга уйлыйбыз. Анда 100 мл дан зур булмаган савытларда гына сыеклык алып керергә мөмкин.
— Ринат, авылыгызда татарлар күпме?
— Кәменни татар авылы санала. Биредә 1000 гә якын кеше яши. Кызганыч, балалар бакчасында, мәктәптә дә татар теле укытылмый.
— Үзегез татарча бик матур сөйләшәсез. Ана телен ничек саклап кала алдыгыз?
— Телне саклау кешенең үзеннән тора. Тарихый ватаныбыз — Татарстаннан читтәрәк булгач, безнең якларда руслашу, ассимиляция күренеше аеруча ачык күренә. Урамда да татар мохите димәс идем. Ана теле турында сөйли башласаң, милләтче дип гаепләүләре дә мөмкин. Татарча сөйләшүче өлкән яшьтәгеләр бар. Без, мәсәлән, гаиләдә ана телендә генә аралашабыз. Барлык туганнарыма, әби-бабайларга, безнең балалар белән татарча сөйләшегез, дип әйттек. Шундый катгый таләп куелса да, олы улым балалар бакчасыннан кайткач, русчага күчеп ала әле. Бу хәлләргә йөрәк яна. Кызганыч, тәрбиячеләр, укытучылар татарча белсәләр дә, ана телендә сөйләмиләр.
— Авылда эш юк дигәннәргә әйтер сүзегез…
— Хәрәкәттә — бәрәкәт, дип юкка әйтмәгән борынгылар. Үз җирлегеңдә нәрсә бар, шуның белән шөгыльләнеп карарга кирәк. Хәзер экопродукция, экофермалар бик популяр. Авылда яшәгән кеше өчен үз эшен ачып, мөмкинлектән файдаланырга менә дигән җай. Эшне башлап җибәргәндә белемле технологны җәлеп иттек. Ул серләре белән бүлеште. Үзебез генә өлгерми башлагач, ике кеше ялларга туры килде. Быел тагын да зураерга, яңа цех ачарга ниятлибез. Безнең авыл тирәсендә карбыз-кавын үстерүче 20 гә якын крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Киләчәктә карбызны халыктан да кабул итәргә туры килүе бар. Үз үрнәгебездә яшьләргә авылда да акча эшләп булганны күрсәтергә телибез.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.