Быелгы җәй яңгырларга бай. Гөмбә җыярга яратучылар моңа аеруча шатлана. Чөнки яңгыр сибәләп киткән саен, гөмбә чалгы белән чабарлык булып чыга. Кемдер маринадлый, икенчеләр туңдыргычка кую ягын карый. Гөмбә җыйганда урманга барып саф һава сулап, башны ял иттереп, кирәкмәс уйлардан арынып кайтасың. Кыскасы, күпләр бу көннәрдә күңелле мәшәкатьләр белән вакытын уздыра.
“Гөмбә җыярга күршем өйрәтте”
Ләйлә САЛИХҖАНОВА, Актаныш районы Зөбәер авылы, балалар бакчасы мөдире:
— Гөмбә җыярга күрше апам өйрәтте. Быел яңгыр күп яуды, гөмбә җыяр вакытны түземсезләнеп көттем. Тормыш иптәшем Айдар белән барырга яратам. Гөмбә җыю бик кызык ул, йөгерә-йөгерә җыясың, кәрзин дә тиз тула. Рәхәтләнеп нарат исен иснибез, табигать матурлыгына хозурланабыз. Майлы гөмбә җыйдык. Алар яшь нарат урманында күп. Өйгә кайткач, 1-2 сәгать салкын суда тотам, чүбеннән арындыргач, югач, маринадлыйм. Кыш көне гөмбә бик тансык. Туганнарга, дусларга җибәрергә менә дигән күчтәнәч.
Гөлчәчәк ГАБИТОВА, Биектау районы Юртыш авылы, пешекче:
— Безнең яклар гөмбәле җирләргә, урманнарга бик бай. Каен, ак, майлы, дуңгыз гөмбәсе һәм гөреҗдә җыябыз. Гөмбәгә ирем белән йөрим. Быел, чынлап та, гөмбә күп, чалгы белән чабып алырлык. Иң мөһиме — җыеп һәм эшкәртеп өлгерергә генә кирәк. Майлы гөмбә белән гөреҗдәне маринадладык. Каен һәм ак гөмбәне бер кат пешереп, савытларга салып, туңдыргычка куям. Кыш көне гөмбәне бәрәңге белән кыздырып, җәйне искә алып, гаиләм белән авыз итәбез.
Миләүшә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Казан, үзмәшгуль:
— Гөмбәне туган ягым Яшел Үзән районы Олы Яке авылы тирәсендәге урманнарга барып җыйдык. Майлы гөмбә, усак һәм каен гөмбәсе күп булды. Быел, гомумән, гөмбәгә бай ел. Гөмбә җыю ошый, эшкәртүе мәшәкатьле. Элек гөмбәне аермый идем. Әти оста гөмбәче, аның белән Мари урманнарына йөреп, гөмбә таный башладым. Гөмбәне юып, пакетка тутырып, туңдыргычка да куйдык, маринадладык та. Тозлый торганнарын җыярга яратмыйм, ләкин ашарга тәмле инде.
“Тозлап куйдык”
Харис ХӨСНЕТДИНОВ, Тинчурин театры артисты:
— Гөмбә җыярга әнием өйрәтте. Быел Питрәч районы Богородское авылы яныннан җыйдык. Хатыным тозлап та куйды инде. Аллаһ боерса, 11 октябрьдә театрда 50 яшьлек юбилей кичәм узачак. Шунда хезмәттәшләремне сыйларга телим. Дуңгыз гөмбәсен агулы, диләр. Көзен әнигә 86 яшь тулачак. Әни гомер буе шул гөмбәне яратып ашады.
“Гөмбәдә адаша күрмәгез!”
Клара ЕРМОЛАЕВА, Зәй, корреспондент:
— Гөмбәгә Сарсаз-Баграж урманнарына йөрибез. Узган ялларда майлы һәм җирән гөмбә җыйдык. Берничә гөреҗдә дә очрады. Майлы гөмбәгә соңга калганбыз, кортлаганнары күп. Иптәшем Михаил белән бардык. Икәүләшеп 4 чакрым полоса буйлап төшеп киттек. Аны алдан бара дип торам, күпмедер баргач кычкырам, эндәшүче юк. Кире менгән юлымнан киттем. Ирем дә чиләкләрен ташлаган да мине эзләп йөри икән. Куркып беттем, ди. Адашмагыз!
“Оныкларымны да гөмбә аерырга өйрәтәм”
Лилия ФӘТХЕТДИНОВА, Чистай, тәрбияче (җырчы Румия Фәтхетдинованың әнисе):
— Урман бездән ерак иде. Шунлыктан гөмбә белән кечкенәдән таныш булмадык. Чистайга килеп урнашкач, күрше апа чакырып алды. “Кызым, гөмбә алып кайттым, алмыйсыңмы?” — ди. Ә мин бөтенләй эшкәртә белмим. Әби барысын да тәфсилләп өйрәтте. Ваннага су, тоз салып, гөмбәләрне бер көн тота идем. Икенче көнгә юып, казанда пешергәнемне хәтерлим. Ул елны 10-15 банка 3 литрлы гөмбә яптым.
Элек иртә яздан кәҗә гөмбәсе дә җыя идек. Безнең янда бик матур болын бар. Җылы яңгырдан соң баллы гөмбә үсеп чыга. Оныкларым белән рәхәтләнеп җыеп кайтабыз, саф һава да сулыйбыз. Оныкларымны да гөмбә танырга өйрәтәм.
Лилия ФӘТХЕТДИНОВАдан маринад рецепты
1 л су, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе, 3-4 лавр яфрагы,
5-6 төелмәгән кара борыч салып кайнатып чыгаргач, гөмбәләрне салып, 10 минут пешерәм. Стерильләштерелгән банкаларга укроп, сарымсак, чия яфрагы салам да гөмбәләрне банкаларга тутырам, капкач астына серкәгә чылатылган бинт кисәге куям, капкачын ябам.
Гөмбәләрне маринадлаганчы озаклап пешерергә кирәк. Чистартылган майлы гөмбәне — 50 минут, гөреҗдәне бер тәүлек тозлы суда тотып, бер сәгать пешерәм.
“Белгән гөмбәләрне генә җыям”
Лия МАРДЕГӘЛЛАМОВА, Тукай районы, хәбәрче:
— Гөмбәне бик яратып җыям һәм әзерлим. Аны бик затлы ризык дип саныйм. Хәтта солянканы да гөмбә белән эшлим. Үзем яхшы белгән гөмбәләрне генә җыям. Башкаларга да шикләнгәннәрен алмаска киңәш итәм. Соңгы тапкыр гөмбәгә барганда, метр ярымлы кара елан күрдем. Җитмәсә, аякка галош кына кигән идем. Икенче юлы резин итек кияргә кирәк, дигән нәтиҗә ясадым. Өйгә кайтканда, гөмбә җыйган ирле-хатынлы кешеләр очрады. Болар нинди гөмбә күрә, бөтенесен бер чиләккә тутырган. Арада шиклеләре дә күзгә чалынды. Гөмбә бик куркыныч, шуңа күрә бөтенесен бер чиләккә җыю дөрес түгел.
“Урманга күчтәнәч белән барам”
Вәсилә МӨҖИПОВА, Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы мәдәният йорты хезмәткәре:
— Гөмбәне иртә яздан җыя башлыйм. Кәҗә гөмбәсен чи килеш туңдыргычка куям. Жульенга әйбәт. Гөреҗдәне чи килеш тәпәнгә тозлап куям. Аны чия, карлыган яфраклары, төрле үләннәр белән тозлыйм. Урманга күчтәнәч белән барам. Ул перәннек йә кәнфит була. Урман иясенә сәлам биреп, күчтәнәчне кырмыска оясына куеп китәм. Урман иясе, гөмбә урынын күрсәт, дим. Ахырдан рәхмәт әйтәм. Үзем генә белгән гөмбәле урыннарым бар. Урманда поши мөгезләре дә очрый. Коллекциядә алар да бар.
Арыслан ГӘРӘЕВ әзерләде.