Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында яшәүче 81 яшьлек Тимерхан КАМИЛЬЯНОВ — гер күтәрү буенча 8 тапкыр Дөнья, Европа, Россия һәм Азия чемпионатларын отучы спортчы. Ул — халыкара класслы спорт остасы. Тимерхан абый әле дә ярышлардан кайтып керми. 22 октябрьдә Белоруссиянең Витебск шәһәрендә узган гер триатлонында алтын медаль яулады. Тимерхан абыйга “Алтын гер күтәрүче” халыкара ордены тапшырылды.
— Әле ярышлардан туктарга уйламыйм. Кая чакыралар, шунда барам. Юлга акча гына булсын. Барам һәм чемпион булып кайтам, — дип елмая Тимерхан абый. — Хәлем, кәефем, сәламәтлегем яхшы. Яшьләрчә үк булмаса да, 80 яшьтәге кебек тә түгел, Аллага шөкер.
Тимерхан абый Краснокама районында күп балалы гаиләдә туа. Стәрлетамак зооветеринария техникумын тәмамлаганнан соң, Тәтешле районына эшкә җибәрелә. Югары Тәтешледә төпләнеп кала. Шактый гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә, ветеринария тармагына багышлый. Булачак хатыны Әнисә апа белән дә аларны шушы авыл таныштыра. Яшь кыз Бөре педагогика институтыннан практика үтәргә җибәрелгән була. 1964 елда өйләнешәләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Айдар һәм кызлары Айсылу үз гаиләләре белән Тәтешледә яши. Әнисә апа белән Тимерхан абыйның инде оныкчыклары да бар.
— Тимерхан абый, ничә яшьтә гер күтәрә башладыгыз?
— Укыган чакта 30-40 ар тапкыр гер күтәргәли идем. Әмма ныклап мавыгу пенсиягә чыккач башланды. Яшь чакта күбрәк милли көрәш белән мавыктым. Әле дә хәтерлим: Сабантуйларында юл уңаендагы авылларга кереп, рәттән тәкә оттым. Бер көндә өчәр тәкә алып кайткан вакытлар бар иде.
Студент елларында йөгерү белән мавыктым. Стәрлетамакта узган төрле ярышларда беренчелекне ала идем. Шуннан шәһәр җыелмасына керттеләр. Армиядә хезмәт иткәндә дә актив булдым.
Тимерхан абый 27 яшендә, кышкы күзачкысыз буранлы бер көндә, чак кына якты дөнья белән хушлашмый кала. Хатыны Әнисә апаны ат белән хастаханәгә илткәндә, каршыга килә торган трактор астына барып керәләр. Тимерхан абыйны икенче бер трактор белән тиз арада хастаханәгә алып китәләр, гипс салалар. Ел ярым ул хәрәкәтсез ята. Аңа II төркем инвалидлык бирәләр. Әмма үз өстендә эшләп, көн саен хәрәкәтләнеп, аякка баса ул. Инвалидлыктан баш тарта һәм әкренләп яңадан зур спортка килә.
— Бүген герне ничәшәр тапкыр күтәрәсез?
— Ярышларда 1-2 генә минут вакыт бирелә. Кайчак 16 яки 24 кг лы герләр куела. Вакытка эшләгәндә, мәсәлән, 2 минутка 117 мәртәбә күтәргәнем бар. Ә болай, кирәк икән, 300-500 әрне дә күтәрә алам. Чыныккач, көн саен шөгыльләнгәч, авырлыгы юк. Хәтта 700 мәртәбә эшләгәнем бар. Әмма 80 яшьне узгач, ярышларда табиблар күп тапкыр күтәрергә мөмкинлек бирми, ярамый, диләр. Шөгыльләнүне туктатып, герләрне бераз читкә куеп торсаң, организмга авыр була башлый. Шуңа көн саен үзебезнең райондагы “Батыр” комплексына тренировкага йөрергә тырышам. Бармый калган көннәрем сирәк.
— Анда яшьтәшләрегез юктыр инде?
— Спортзалга күбесе яшьләр килә. 80 яшьне узганнардан мин генә. Әмма үземне олы хис итмим әле (көлә), кайчак яшьләрне дә уздырам.
— Сез бит гер күтәрүдә рекорд куйган спортчы!
— Гиннесcның рекордлар китабына кердем. Әллә кайларга ярышларга барыр идем, акча гына юк. Хәтта Америкага да чакыралар. Юл, яшәү өчен түләү бик кыйммәт. Анда барып та җиңеп кайтыр идем дип уйлыйм. Чөнки үз-үземә, көчемә, булдыра алачагыма ышанам.
— Ә шундый зур ярышларга, чемпионатларга барганда, юл чыгымнарын булса да район хакимияте капламасмы соң?
— Моннан акча бирмиләр шул.
— Тимерхан абый, чемпион булгач, бүләкләүләр ничек?
— Гер күтәрүдә акча юк. Дөнья чемпионы булып кайткач, районга чакырып, республика турында энциклопедия-китап бирделәр. Шуның белән шул. “Бюджетта акча каралмаган”, — диләр. Белоруссиядән кайткач, юл хакын түләделәр. Билетларны күрсәттем, жәлләделәр, ахры, шуннан соң акчасын кайтардылар. Күңел өчен генә йөрим. Ярышасы килә бит. Исән булсак, спорттан аерылырга уйламыйм әле.
Лилия ЙОСЫПОВА.