“Татарстан-Яңа Гасыр” каналында барган “Алмаш” сериалында Энҗе Сәйфетдинова Испаниядән авылга кайткан, бик үзенчәлекле Корнуэлла образын башкара. Энже үзе Әлмәт театры артисты икән. Күпләр аны “Адашкан ир”, “Хыял йорты”, “Яшь йөрәкләр” һәм башка спектакльләр аша таный. Энҗенең моңа кадәр дә экраннардан күренгәне булган. Ул Гаяз Исхакыйның “Остазбикә” кыска метражлы фильмында, “Бер-бер хәл” сериалында, җырчы Булат Җиһаншинның “Уяндым” клибында да төшкән. Энҗе гел эштә, иҗатта кайный. Интервью алырга дип шалтыратканда да, тиз генә тота алмадык үзен: яшь актриса “44 нең май аенда” фильмында төшә.
“БЕР АЙ ДА УКЫМАДЫМ, РОЛЬ БИРДЕЛӘР”
— Энҗе, үзең белән таныштыр әле?
— Тумышым белән Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылыннан. Әнием — мәктәп директоры, әти — машина йөртүче. Бертуган абыем — кафе директоры, Казанда гаиләсе белән яши.
Әтисе Энҗене беренче тапкыр 3 яшьлек чагында Сабан туенда шигырь сөйләргә чыгара. “Сәхнәгә мәхәббәтем шул көннән башланды”, — ди ул. IX сыйныфтан соң театр училищесына керә.
— Танылган артист, режиссерлар Зөлфәт Закиров һәм Резедә Гарипова курсына эләктем. Бер ай да укымадым, миңа Тинчурин театрында “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә Фатыйма ролен бирделәр. IX сыйныфны гына тәмамлап килгән баланы дәүләт театрында уйнатсыннар әле! Бу минем өчен зур бәхет иде. Остазларыма чиксез рәхмәтлемен.
— Шулай да Әлмәт театрын сайлагансың?
— Җиде елга якын бу театрда эшлим. Төрле шәһәрләрдән килгән 35 кә якын режиссер белән эшләдем. Режиссерлар төрле булу — яңа сулыш, яңа мәктәп дигән сүз.
— Сине телевизор экраннары аша еш күрәбез. Ә “Алмаш” фильмы тагын да танытты.
— Фильмнарда, клипларда төшәргә яратам. Беренче фильмым кыска метражлы “Остазбикә” иде. Аннары “Бер-бер хәл” сериалында сәркатип ролендә төштем. Җәйге ялга авылга кайтып барышым, артист Зөлфия Вәлиева: “Иртәгә Казанга килә аласыңмы? Сериал төшерәбез, актрисабыз башка шәһәргә китәргә мәҗбүр булды, син бу рольгә туры киләсең”, — дип чакырды. Авылга кайтып чәй эчтем дә, китеп тә бардым. Бу җәй режиссер Алмаз Әкбәров кастингка чакырды. “Алмаш” сериалына Корнуэлла роленә сайлап алдылар.
“ТЕАТРДА МОНДЫЙ РОЛЬ УЙНАГАНЫМ ЮК ИДЕ”
— Корнуэлла — үзенчәлекле образ. Аның белән уртак якларың бармы?
— Корнуэлла хәйләкәр, усал, мөлаем да. Тискәре образны да үзеңә җайлаштырырга тырышасың, охшаш якларын табасың, ниндидер адымнарын аклыйсың, рольнең адвокатына әвереләсең. Корнуэлла белән охшаш якларым бар. Мәсәлән, ул авыл өчен кайгыра. Мин дә кешегә тиз ияләшәм, аларны сакларга, якларга телим.
— Фильмда кыска итәк, шорты киеп уйнадың. Төз гәүдәңә игътибар итми мөмкин түгел. Сере нидә?
— Кыска итәккә килгәндә, минем өчен бу бик гадәти хәл түгел. Яшь булсам да, оялам, күбрәк озын күлмәккә, чалбарга өстенлек бирәм. Гәүдәмне гел камилләштерергә тырышам. Шоколадтан баш тарта алмыйм әле. Ә итне ике ел ашамыйм, теләгем юк. Дөге, бәрәңге, торт, кыздырылган әйберләр ашамаска тырышам.
— Энҗе, фотоларыңны карап утырганда, никах күлмәге киеп төшкәненә игътибар иттем…
— Туганнан туган апамның никах күлмәкләре кибете бар иде, шунда озак еллар модель булып эшләдем. Егетем бар. Аны күпләр “Бер-бер хәл” сериалы аша белә. “Алмаш”та да аның белән мәхәббәт уйнадык — Фәрһад Мөхәммәтҗанов. Хәзер Мәскәүдә белем ала. Киң күңелле, игелекле булуы белән үзенә каратты. Тормышка карашыбыз, сәнгатьне яратуыбыз берләштерде безне.
“ҺӘРЧАК УҢАЙ ЯКЛАРНЫ ЭЗЛИМ”
— Күптән түгел режиссер дипломы да алдың.
— Театрда режиссер булып та эшлим. Балалар спектакльләре куям, олылар өчен дә берәр әсәр сәхнәләштерү хыялы бар. Актерлык белән режиссерлыкны бергә алып барырга уйлыйм.
— Театрдан тыш ниләр белән шөгыльләнәсең?
— Музыкаль инструментларда уйнарга өйрәнәм, бассейнда йөзәм, җырлыйм, бию түгәрәгенә йөрим. Алып баручы булырга телим, бәлки, берәр телевизион каналга урнаша алырмын.
— Иҗат кешесе эмоциональ була. Авырлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итә?
— Тормышка позитив карыйм. Һәрчак уңай якларны эзлим. Күп көләм, елмаям. Ләкин яшермим, кайчак ялсыз эшләсәм, хәлсезлек биләп ала, төшенкелеккә биреләм. Бу вакытта бер көн ял алып, тыныч кына өйдә ятам, тәмле әйберләр ашыйм. Кичен урамга чыгып, музыка тыңлап, һава сулап йөрим. Чынлап та булыша. Бер урында утырырга яратмыйм. Кайчак, ике-өч көн ял алып, Казанга йә Мәскәүгә барып кайтам. Урын алыштыру да уңай тәэсир итә. Аннары хатын-кыз ярата торган әйберләр: кием, косметика алу, кибеттә йөрү шатлык өсти. Авылга кайтып, мунча кереп килсәм, яңа тугандай булам.
— Мәскәүгә укырга керергә хыяллана идең.
— Санкт-Петербургтагы югары уку йортының (РГИСИ) “Театрның сәнгать җитәкчесе” белгечлегенә укырга кердем. Үзем түләп белем алам. Остазым — Александринский театры җитәкчесе Валерий Фокин. Бу — минем өчен зур дәрәҗә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Әнисе белән
Фәрһад белән
“44 нең май аенда”