Бүген: 06.10.2024
“МАКСАТЧАН ДА, ҮҖӘТ ТӘ БУЛА БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

“МАКСАТЧАН ДА, ҮҖӘТ ТӘ БУЛА БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

Менделеевск районының Псәй авылы егете Рәниф РӘХМӘТУЛЛИН пауэрлифтинг (инглиз сүзе, көч белән күтәрелү мәгънәсендә. Авыр штанганы өч төрле формада күтәреп ярышу) белән шөгыльләнә. Соңгы арада бу спортта зур уңыш яулады. — Улым...

103 яшьлек Хәдичә әби ШӘЙДУЛЛИНА: “ТЕЛӘГЕМ — “АК БАРС” ЧЕМПИОН БУЛСЫН!”

103 яшьлек Хәдичә әби ШӘЙДУЛЛИНА: “ТЕЛӘГЕМ — “АК БАРС” ЧЕМПИОН БУЛСЫН!”

Озак еллар Азнакайда гомер итеп, бүген Казанда улы һәм килене тәрбиясендә яшәүче Хәдичә әби Шәйдуллинага 103 яшь тулды. Туган көне быел аеруча истә калырлык булган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау хаты...

81 ЯШЬЛЕК ГЕРЧЕ ТИМЕРХАН КАМИЛЬЯНОВ: “ГЕРНЕ 700 МӘРТӘБӘ ДӘ КҮТӘРӘ АЛАМ”

81 ЯШЬЛЕК ГЕРЧЕ ТИМЕРХАН КАМИЛЬЯНОВ: “ГЕРНЕ 700 МӘРТӘБӘ ДӘ КҮТӘРӘ АЛАМ”

Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында яшәүче 81 яшьлек Тимерхан КАМИЛЬЯНОВ — гер күтәрү буенча 8 тапкыр Дөнья, Европа, Россия һәм Азия чемпионатларын отучы спортчы. Ул — халыкара класслы спорт остасы. Тимерхан...

“Гер күтәрүемә күпләр каршы килде”

“Гер күтәрүемә күпләр каршы килде”

Башкортстанның Балтач районы Яңа Балтач авылында туып-үскән, БДУның Бөре филиалында IV курста укучы Розана КАШАПОВА — герче кыз. Бу спортка үсмер чактан кереп китә. Соңгы алты елда профессиональ рәвештә шөгыльләнү чорында бер-бер...

“ПАРАЛИМПИЯ УЕННАРЫНА 8 ЕЛ ӘЗЕРЛӘНГӘН ИДЕМ”

“ПАРАЛИМПИЯ УЕННАРЫНА 8 ЕЛ ӘЗЕРЛӘНГӘН ИДЕМ”

Пекинда узган Паралимпия уеннарына Россия данын якларга дип барган Саба егете, чаңгычы Рушан Миңнегулов белән әңгәмә эшләргә теләгән идек. Тик спортчылар арасында шундый ырым бар икән: ярышларга кадәр интервью бирмиләр. Рушан белән...

“КАР ӨСТЕННӘН ОЕКБАШ БЕЛӘН 3 КМ ЙӨГЕРДЕ”

“КАР ӨСТЕННӘН ОЕКБАШ БЕЛӘН 3 КМ ЙӨГЕРДЕ”

Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә туып-үскән Илнар Хәбибуллин триатлон буенча илкүләм ярышларда алдынгы урыннар яулый. 18 яшьлек егет спорт остасына кандидат булып тора. Триатлонда максатлары зурдан. — Илнар — тырыш, шул ук вакытта характерлы...

“Спорттагы гаделсезлек мине тагын да чыныктыра ”

“Спорттагы гаделсезлек мине тагын да чыныктыра ”

Көрәшче Ислам ФӘЛӘХОВ — Алабуга егете. Ул — билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы, көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы. Хәзерге көндә Алабуга районын яклап, 70 кг авырлыкта бил алыша. Кайчак Казанның...

“Беренче көннән үк үземне кулга алдым”

“Беренче көннән үк үземне кулга алдым”

Кама Тамагы егете Динар МИФТАХОВ — спортның берничә төрендә зур үрләр яулаган спортчы! Ул — спорт остасына кандидат. Татарстан, Россия генә түгел, Дөнья чемпионатында ярышып, алдынгы урыннарны яулады. Мөмкинлеге чикле егеткә кир­тәләр...

“Көрәшкә очраклы гына килеп кердем”

“Көрәшкә очраклы гына килеп кердем”

Танылган көрәшче Нәфис МИҢНЕБАЕВ — Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылы егете. Көрәш белән мәктәп елларында мавыга башлый. — Мәктәптә укыганда профессиональ футболчы булырга хыялландым. Көрәшкә, дөресен әйткәндә, очраклы гына килеп кердем,...

Бит % 1 2 3

Хәбәрләр

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы